16+

Кош гриппы Казанга килеп җитте: нишләргә һәм ул кеше өчен куркынычмы?

Кош гриппы Казанга килеп җитте: нишләргә һәм ул кеше өчен куркынычмы?

Лаеш кошчылык комплексында тавыкларда H5 штаммлы вирус табылу турында узган санда язган идек. Комплекска кош гриппыннан килгән зыян 100 миллион сумнан артык дип исәпләнә. 447 мең баш тавыкны яндырачаклар дип язган идек.


Бу хәлдән соң республиканың башка районнарында да тавыкларны тикшерә башладылар. Нәтиҗәдә, Татарстанда тагын берничә урында - Нурлат, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында шәхси хуҗалыкларда кош гриппы вирусы ачыкланган. Чир Казанга да килеп җиткән. Дәрвишләр бистәсендә бер шәхси хуҗалыкта 500ләп тавык, үрдәк кырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бу территорияләрдә 21 көнлек карантин игълан ителде. Дәрвишләр бистәсе тирәсендәге карантин зонасына эләккән Яңа Савин, Авиатөзелеш, Биектау районындагы хуҗалыктагы кошларны да ныклап тикшерәчәкләр, тавыкларга прививка ясаячаклар.

- Бернинди дә куркыныч юк. Вирус ачыкланган барлык тавыклар да Лаеш кошчылык комплексыннан сатып алынган булган. Кош-корт сатып алмыйча да булмый, хәзер сезоны бит. Бары тиешле таләпләрне генә үтәргә кирәк. Ветеринария документлары булмаган оешмалардан, санкцияләнмәгән базарлардан кош сатып алмагыз. Йорт кошларында авыру билгеләре күзәтелгәндә, шәһәр яки районның дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, - ди Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин.
Сүз уңаеннан, Идел буе федераль округының берничә төбәгендә: Оренбург, Саратов, Пенза, Чуашия, Перьмдә 15 ноябрьгә кадәр Татарстаннан кош-корт һәм кошлар өчен азык алу тыелган, дип хәбәр итә ТАСС. Күрше төбәкләрдә дә кош гриппыннан саклану чараларын күрә башлаганнар. Чуашиядә, мәсәлән, хуҗалыкларга кош гриппы турында язылган белешмәлекләр тараталар, кошларны иминиятләштерергә киңәш итәләр. Ульяновск өлкәсендә кош сату өлкәсендә күзәтчелекне көчәйткәннәр. Кошчылык фабрикалары ябык типтагы эш режимына күчкән.


Кош гриппы турында 3 сорау

Кеше өчен куркынычмы?

Владимирдагы Бөтенроссия терлекчелек фәнни-тикшеренү институты уздырган лаборатор тикшерүләр буенча, Лаеш кошчылык комплексындагы тавыкларда ачыкланган H5 штаммлы вирус кеше өчен куркыныч тудырмый.

Тавыктагы вирус үрдәкләргә, казларга күчәме?

Кошларда очрый торган вирус булгач, ул казга, үрдәккә, күркәгә дә күчәргә мөмкин.

Авылда бер шәхси хуҗалыкта кош гориппы ачыкланса, бөтен кешенең тавыгын да юк итәчәкләрме?

Юк. Бары вирус ачыкланган тавыкларны гына юк итәләр. Ул урынны дизенфекцияләчәкләр. Ә күршеләргә тавыкларын күзәтеп торырга киңәш ителә, кош гриппы турында белешмәлек бирәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading