16+

Койрыклар өши, үпкәләр кабара

«Бүген төнлә 24 градус салкын була ди әнә. Әле кыш уртасында түгел, мартында да шарт дигәннәр борынгылар. Хут суыклары чыкканчы әле...» Урамда ике апаның шулай сөйләшеп торганын ишеткәч, интернеттан һава торышларын белешеп алырга булдым. Андагы хәбәрләргә караганда, бездә быел кыш бөтенләй дә «дөрес түгел» икән бит. Шәһәр читендә үз йортлары...

Койрыклар өши, үпкәләр кабара

«Бүген төнлә 24 градус салкын була ди әнә. Әле кыш уртасында түгел, мартында да шарт дигәннәр борынгылар. Хут суыклары чыкканчы әле...» Урамда ике апаның шулай сөйләшеп торганын ишеткәч, интернеттан һава торышларын белешеп алырга булдым. Андагы хәбәрләргә караганда, бездә быел кыш бөтенләй дә «дөрес түгел» икән бит. Шәһәр читендә үз йортлары...

«Бүген төнлә 24 градус салкын була ди әнә. Әле кыш уртасында түгел, мартында да шарт дигәннәр борынгылар. Хут суыклары чыкканчы әле...» Урамда ике апаның шулай сөйләшеп торганын ишеткәч, интернеттан һава торышларын белешеп алырга булдым. Андагы хәбәрләргә караганда, бездә быел кыш бөтенләй дә «дөрес түгел» икән бит. Шәһәр читендә үз йортлары белән торучыларга, азык җитмәгәнлектәндер инде, төлкеләр дә кунаккка килгәли ди әнә. Быелгы кышның холкы экологларны да аптырашта калдырган. Кар аз, көртләр тәбәнәк икән быел. Алга таба да шулай барса, туфракка дым җитешмәскә дә мөмкин. 2012-2013 елгы кышның үзенчәлекле булуыннан хайваннар да җәфа чигә. «Быелгы кыш бер җепшетеп, ул ара да түгел туңдырып, температура уйнатуы белән аерыла. Һава торышы 1-2 көн саен үзгәреп тора», - ди белгечләр. Мондый шартларда йортсыз этләр һәм мәчеләргә бигрәк тә авырга туры килә. Яңа туган эт балалары койрыкларын өшетә, үпкәләре кабарган, салкын тидергән, соң чиккәчә ябыккан хайваннар да бик күбәйгән. Бакчачылык биләмәләренә төлкеләр ябырылган.
Зоопаркта да күпләрне аптырашта калдырган хәл булган. Кыш уртасында Кучум атлы көрән аю йокысыннан уянган. Торып бераз әйләнеп йөргәннән соң, карны тәмләп караган да яңадан ятып йоклаган үзе. Зоопаркта эшләүчеләр моны салкыннарның тиздән китәсенә юраганнар юравын, әмма әле гыйнварның ахыргы көннәрендә Тимофей һәм Афанасий салкыннары буласы бар дип кисәтәләр. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, якын көннәрдә бернинди 30 градуслы салкыннар көтелми. Кыска вакытка температура төшеп алуны исәпкә алмаганда, билгеле. «Казанда - 15, республиканың төрле урыннарында 17 градустан да салкын булмас. Без хәзер антициклон тәэсирендә. Ә алар килгән Самара өлкәсендә күпкә салкынрак. Алга таба һава массалары көнбатыштан көнчыгышка хәрәкәт итәчәк һәм безгә көнбатыштан җылы һава киләчәк», - дип тынычландыра ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading