16+

«Кремльне кочакла» флешмобы көмеш медальгә лаек булды

Узган атнада Болгариядә "Eventex awards-2016" халыкара премиясенә йомгак ясалды.

«Кремльне кочакла» флешмобы көмеш медальгә лаек булды

Узган атнада Болгариядә "Eventex awards-2016" халыкара премиясенә йомгак ясалды.

Казан "Кремльне кочакла" флешмобы өчен "2015 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы вакыйгалар" номинациясендә көмеш медальгә лаек булган. Әлеге чарада 2 меңнән артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашканлыгы билгеле. Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Михаил Зотов сүзләренчә, "Eventex awards" премиясе 2011 елда барлыкка килгән һәм ул дөнья буенча һөнәри еvent-осталык юнәлешендә бик зур вакыйга булып тора. Казан мэриясе ярдәме белән узган елның 8 августында үткәрелгән "Кремльне кочакла" дигән флешмоб лидерлар рәтенә чыгарга менә дигән мөмкинлек биргән.

- Флешмобта 2 меңнән артык кеше катнашты, алар кулга-кул тотынып, төп истәлекле урын - Казан Кремлен кочаклап шәһәргә хөрмәт хисләре белдерделәр. Нәтиҗәдә, флешмоб, составында бөтен дөнья буенча профессионаллар булган жюри тарафыннан югары бәяләнде, - дип билгеләп үтте Михаил Зотов.

2015 елда иң яхшы вакыйгалар рейтингында Татарстан башкаласыннан алда - Болгария, ә өченче урында - Македония.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading