16+

Кризис вакытында яхшы хезмәткәр эшсез калмаячак

Республикада эшсезләр саны арта бара. Сәбәбе - илдәге икътисади кризис. Әйтүләренчә, февраль азакларына эштән кыскартуларның яңа дулкыны көтелә. Бүгенге көндә халыкны бер нәрсә генә борчый - иртәгә эшсез калмаммы?

Кризис вакытында яхшы хезмәткәр эшсез калмаячак

Республикада эшсезләр саны арта бара. Сәбәбе - илдәге икътисади кризис. Әйтүләренчә, февраль азакларына эштән кыскартуларның яңа дулкыны көтелә. Бүгенге көндә халыкны бер нәрсә генә борчый - иртәгә эшсез калмаммы?

Нинди белгеч артык...
Белгечләр фикеренчә, кризисны аеруча җитештерү тармагында эшләүчеләр сизәчәк. Эшсезләрнең күпчелек өлеше сәүдә, төзелеш, транспорт, элемтә тармакларыннан булырга мөмкин. Икътисади кризис чорында, гадәттә, компанияләр өчен профильле булмаган, ягъни аларга турыдан-туры кагылмаган бүлекләр таркала, әйтик, маркетинг, реклама, PRчыларга эш кими. Офис персоналларының да күбесенә эш эзләргә туры килмәгәе. Бүгенге көндә банк системасында да эшләр начар бара, илдә атнасына икешәр банк үзенең эшчәнлеген туктата икән. Төзелеш тармагына килгәндә, күп кенә төзелеш объектларында хәзергә эшләр тукталып калган. Клиентларын югалткан туристлык компанияләре дә зар елый бүген.

Әйтәсем килмәсә дә, эшсез калу куркынычы журналистларга да яный икән.

Кыйммәтле товарлар, машиналар, көнкүреш техникасы, косметика сатучы кибетләргә дә халык йөрми башлаган. Рестораннар белән бар хезмәткәрләре кризисны инде Яңа елга кадәр үк сизде.

Үзебездә хәлләр ничек тора соң? Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, эшсез буларак теркәлгәннәрен иң күбесе - эшче һөнәрләре: машина йөртүче, азык-төлек булмаган товарлар сатучы, җыештыручы, каравылчы, вахтер, слесарь-ремонтчы, кладовщик, электрон-исәпләү машинасы операторы, пешекче. Махсус белеме булган хезмәткәрләр арасында бухгалтер, менеджер, инженер, баш бухгалтер, кассир, мастер, экономистлар эш эзләп аптырый.


...кем кирәк?
Шул ук вакытта эш бирүчеләр нәкъ менә юристлар белән бухгалтерлар эзлиләр. Ләкин төп таләп - аларның тәҗрибәле һәм бик оста булулары. Яңа гына институт тәмамлаучы юристларга бик сак карыйлар ди. 2015 ел фаразларына караганда, быел иң кирәкле, алай гына да түгел, чәчәк атачак һөнәрләр - теләсә нинди профильдәге интернет-белгечләр. Инде берничә ел дәвамында иң кирәкле һөнәрләр рейтингында алар беренчелекне бирми. Якты киләчәк коллекторлар, ягъни салымнар җыю буенча белгечләрне көтә.

Кризис вакытында түләнмәгән салымнарның саны артачак, димәк, кемдер аларны түләтү белән шөгыльләнәчәк. Компьютер куркынычсызлыгы өлкәсендә эшләүчеләр дә кризисны сизмәячәк, ни өчен дигәндә, әлеге дә баягы мошенникларның да саны арту көтелә. Сату буенча менеджерлар компаниягә тере акчалар китерә, аларның да иң осталары үз урынында кала. Россия туризмы белән шөгыльләнүчеләргә дә куркырга кирәкми, чит илгә чыгып ял итүчеләр хәзер үзебездәге ялга өстенлек бирәчәк. Физик культура белән сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре дә кризис җилен тоймаячак.

Яхшы хезмәткәр эшсез калмаячак
Өй персоналын сайлау агентлыгы җитәкчесе Лилия Гафиятуллина шундый фикердә тора. Аның сүзләренчә, Яңа елдан соң эш эзләп килүчеләрнең саны арткан. Ул да әлеге дә баягы сатучыларның күпләп килүен әйтә.

- Безнең агентлыкның үз үзенчәлеге бар: безгә күбесенчә медицина, педагогик белемнәре булган кешеләр кирәк. Аларны бала караучы, өй җыештыручы, гувернантка, репетитор, пешекче итеп урнаштырабыз. Эш тәҗрибәсе булган, балалар үстергән 40 яшьтән узган сабыр, акыллы ханымнарны сайлап алырга тырышабыз. Эш урыныгызның кадерен белегез дип әйтеп торабыз. Ни өчен дигәндә, алар үзләрен эшкә алган гаиләләрнең бер әгъзасы сыманрак булып китәләр, кризис булса да, тегеләре үз хезмәткәрләрен ничек тә саклап калырга тырыша. Һичьюгы эш көннәрен яки эш сәгатьләрен кыскартып булса да. Безнең агентлык кешеләрнең тормышын уңайлы итү девизы белән эшли. Ә адәм баласы яхшыга тиз ияләшә, няня хезмәтенә ияләшкән кеше аны соңгы минутка кадәр сакларга тырыша. Репетиторлар алар һәрчак кирәк. Гомумән, үз эшенең остасы булган хезмәткәр беркайчан да эшсез калмаячак. Димәк, үз өстеңдә күбрәк эшләргә, белемеңне һәрдаим күтәреп торырга, өлгер булырга кирәк.

Илдә ниләр бар...
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, алга таба эшсезләрнең саны күпме булачагы илдәге икътисади вазгыять белән бәйле. Тик шулай да, алар быелның азакларына 20 меңгә якын кеше эшсез калырга мөмкин дигән фикердә торалар. Алдагы өч айдга 244 предприятиедән 2275 хезмәткәрне кыскарту алдында тора. Ел башында эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсез буларак 15,2 мең кеше теркәлгән.

Соңгы вакытта эшсезләр саны сәүдә тармагында аеруча арткан. 24 декабрь - 10 гыйнвар аралыгында әлеге өлкәдә эшләгән 216 хезмәткәр эш урыныннан китәргә мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта республика вакансияләр банкында күпме эш урыны булуы турында да кызыксындык. 33,4 мең эш урыны бар ди. Димәк, бер вакансиягә уртача 0,45 кеше дәгъва кыла.

Эшсез калучыларга башка һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә каралган. 2014 елда эшсезләрне трамвай, автобус, троллейбус йөртүчегә, ландшафт, интерьер, компьютер дизайнына, кондитер, туризм менеджеры, экскаватор машинисты, оператор, моторчы, тегүче, пешекче, слесарь, токарь, флорист, штукатур, маляр, электромонтерлыкка һәм башка һөнәрләргә укытканнар.

Министрлык хезмәт базарындагы вазгыятьне атна саен күзәтеп бара. Пособиеләргә үзгәрешләр дә кертелгән. Узган елның 17 декабреннән пособиенең ???? минималь күләме - 850 сум, максималь күләме - 4900 сум итеп билгеләнгән. Уртачасы - 3565,5 сум (узган елны 3302,7 сум булган). Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Гайдар форумында дәүләтнең хезмәт базарына ярдәм итәчәген ышандырды. Күп балалы һәм керемнәре аз булган гаиләләргә өстәмә акча эшләү мөмкинлеген тудырырга, үз бизнесларын булдырырга, башка һөнәрләргә укытырга киңәш итте.

Эш эзләүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы сер түгел. Эш белән тәэмин итү үзәкләре аларга да игътибарын арттырачак. Узган елны 14-29 яшьлек 40,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән аларга, шуларның 30,3 меңе эшле булган. Эшсез калучыларга белгечләр яшәү урыннары буенча эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә куша, анда сезгә профессиональ рәвештә ярдәм күрсәтеләчәк.

Акча эшләргә өйрәнәбез
Кризис вакытында белгечләр хоббиегызны эшкә әверелдерегез дип киңәш итә. Бәйлисеңме, чигәсеңме, тегәсеңме - яраткан шөгылең акча да китерә. Нишләп әле үзем өчен генә дип утырырга, сата башла, заказлар җый. Пешеренергә яратсаң, тортыңны, бәлешеңне фотога төшереп, интернетка эл. Аппетитлары ачылып, шалтырата да башлаячаклар. Буш вакытта фатир җыештыру, тәрәзәләр юу эшенә алынырга була. Гөлләр яки яшелчә үсентеләре үстереп сатучыларны да беләм мин.

Текстлар тәрҗемә итү, сайтлар ясау, тамада, аниматор булу, фотога төшерү, компьютер төзәтү, дизайнер хезмәтләре дә хәзер модада. Массаж ясап та ач калмаячаксыз. Игъланнар сайтында хәтта җирләү эшләрен башкарабыз дигәненә дә тап булдым.

Ирләргә килгәндә, алтын куллы кеше эшсез тормый. Төзүче яки ремонт ясаучы икәнсең, димәк, синең тагын бер һөнәрең бар - консультант булу. Ремонт ясаганда нинди материаллар кулланырга? Кайсы фирманыкы яхшырак, кайсы сыйфатлырак дигәндәй, белгәнеңне әйт тә сал - азмы-күпме акчалы буласың. Медицина хезмәткәрләре укол кадый, педагоглар күрше малаен БДИга әзерли, юристлар төрле җитди килешүләр төзегәндә катнаша, киңәш бирә ала. Вариантлар бик күп.

Ирләргә игъланнар сайтындагы «люстра эләргә», «кер юу машинасын кранга тоташтырырга», «ишекнең йозагын алыштырырга», «мебель күчерергә» ише игъланнарга күз салырга кирәк. Линолеум җәю, обой ябыштыру эшенә дә тотына аласыз. Эштән соңгы вакытта каравылчы, вахтер, диспетчер, йөк ташучы булып та урнашырга мөмкин.
Студентлар әлеге дә баягы промоутер, игъланнар ябыштыручы, курьер хезмәтен башкара ала.

Фото: www.kazantrud.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading