16+

Кулдан машина алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бер танышым буш вакытларымда иске машиналар алып ремонтлый һәм шуны сату белән шөгыльләнә. Инде күптән кулдан машина алганда ниләргә игътибар итәргә икән дип йөри идем.

Кулдан машина алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Бер танышым буш вакытларымда иске машиналар алып ремонтлый һәм шуны сату белән шөгыльләнә. Инде күптән кулдан машина алганда ниләргә игътибар итәргә икән дип йөри идем.

Танышларым мине үртәп: "Синең янда артык сүз ычкындырырга ярамый, диктофоның кесәңдәдер", - дияргә ярата. Андый вакытта, гадәттә, көләм генә. Менә, ниһаять, вакыты җитте. Бер күрешү вакытында шыпырт кына диктофонымны кабызым куйдым да, "саудым" тегене. Ишеткәннәрем газета укучыларга да кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

- Айдар, кеше ни өчен кулланылышта булган машинага өстенлек бирә?

- Күпләр өчен бу - руль артына утыру өчен бердәнбер мөмкинлек. Икенчеләре белә торып тотылган машинаны сайлый. Имеш, ул "обкатка" узган, сигнализация куелган, музыкасы көйләнгән. Кеше арзан бәягә яхшы автомобиль сатып алырга тели. Тик шуны онытмагыз: яхшы машина - арзан, арзан машина яхшы булмый.

- Машина сайлаганда карауны иң элек нидән башларга?

- Әлбәттә, кузовтан. Бер серне ачам: рульгә игътибар итәргә кирәк. Озак кулланылышта булган машинаның руле шомарып бетә. Кызык өчен үз машинагызның рулен карагыз, күп очракта аның өске ягы шомарган була. Әгәр машина бер-ике еллык кына икән, күзгә күренеп торган коррозия билгеләре инде аның ремонтка кереп чыгуы турында сөйли. Ләкин аларның булмавы да машина идеаль дигән сүз түгел. Машина өслегендәге лак бертөрле, "сыздылы-быздылы" булырга тиеш түгел. Ишек арасындагы, "крылья" һәм капот арасындагы ярыклар тигез булсын. Әгәр алар тигез түгел икән, димәк, машина кузов ремонты тәмен татырга өлгергән. Салон торышына (капотта кырылган эзләр юкмы, урындыклар нинди халәттә, педальнең резиналары яхшы сакланганмы), капот астына карап автомобильнең реаль үткән юлы белән спидометр күрсәткечен чагыштырырга була. Дөрес, кеше машина алганда каушый, югалып кала. Бервакыт бер абзый килеп машинаны тышкы яктан карады да, киемнәрен алыштырып, машина астына да кереп китте. Бу сатучы өчен уңай түгел, әлбәттә, чөнки кайбер намуссыз арадашчылар шул вакытта тотыла.

- Машина сатканда тест-драйв үтәргә бирәсезме?

- Шәхсән үзем бирәм. Машинаны чокырлы-чакырлы юлда йөртеп, аның "ходовоен" тикшерергә була. Юлда төрле тизлек режимына куеп тизлекне алыштыру тартмасын, арткы мостны тыңларга була. Төзәтелгән агрегатлар ят тавышлар чыгармый. Алгы приводлы машиналар өчен мондый тест үткәрергә була: рульне терәлгәнгә кадәр сул якка борырга һәм газга басарга, аннан соң шуны уң якка таба эшләргә. Алгы приводта тәгәрмәч шыгырдарга тиеш түгел. Әгәр ул ишетелә икән, бу шарнирлар эштән чыккан дигән сүз. Ә ул - кыйммәтле деталь. Двигательнең тавышын минутына 2000-2500 әйләнеш белән тыңларга кирәк. Капотны ачыгыз да сатучының газга басуын сорагыз. Бу вакытта "движок"ның кимчелекләрен тоярга була.

- Машинаның әлегә кадәр нинди максатларда кулланылуына игътибар итәргә кирәкме?

- Әлбәттә. Бәлки хуҗасы аның белән бакчага гына йөргәндер. Бәлки көне-төне чапкандыр. Аннан соң тимер атның кайда торуы белән дә кызыксыну мөһим. Ул гаражда торганмы, әллә урамдамы? Сатучыдан яки машина хуҗасыннан машина нинди ремонтлар үткәнен, кайсы детальләре алышынуын да сорарга кирәк. Машина торган урынга карагыз - астан нинди дә булса сыеклык акмаганмы? Двигатель чиста булырга тиеш. Әгәр ул ялтырый икән, димәк, сатарга куяр алдыннан тиз генә юганнар. Теләсә нинди изолента, тимерчыбык сезне шикләндерергә тиеш. Ременьне карагыз, эштән чыккан ремень, кагыйдә буларак, агара, анда арматура җепләре күренә. Төтеннең төсен күзәтегез. Ак төс мотор җылынуга ук бетәргә тиеш (әгәр көн җылы, коры икән), бетмәсә - моторда цилиндр блогы белән проблемаларга ишарә, кара төс двигательнең көйләнү көтүен сөйли, ә зәңгәр төс - җитди ремонт кирәк дигән сүз. Амортизатор халәтен машинаның һәр почмагын кискен селкетеп карарга мөмкин. Әгәр бер генә тирбәнү хәрәкәте ясаса да, амортизатор алыштыру көтә. Фара, поворотник, стоп-сигнал, артка таба йөрү сигналларын карагыз. Рульнең люфтына игътибар итегез. Тормозга баскач, машинаны кырыйга бәрмиме, чит авазлар ишетелмиме? Моны да җентекләп карарга кирәк.

- Инде машина белән танышып чыктык, ди. Тимер атның үзе белән нинди документлары булырга тиеш?

- Төп документ - сату-алу турындагы килешү кәгазе. Анда автомобильнең маркасы, төсе, чыгарылган елы, техник характеристикалары күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш, документта сатып алучы түлисе акча суммасы, кайчанга кадәр түләргә тиешлек срогы, машинаның үз документлары күрсәтелә. Әлеге килешүгә кушымта булып милек сату-алу буенча акт беркетелә. Монда автомобильнең кулдан-кулга күчү факты, саткан вакыттагы физик халәте әйтелә, сатып алганнан соң ике як та бер-берсенә дәгъва белдермәү шарты языла. Өченче документ булып акча алу турындагы расписка санала. Расписка шаһитлар алдында язылса яхшы. ПТСны (техник чараның паспортын) сатучы автомобиль белән бергә бирә.

- Барыбер бер белмәгән кешедән машина сатып алырга шикләндерә бит әле...

- Автомобильне кешедән ышаныч кәгазе белән генә алмагыз, хәтта бу нотариаль ышаныч кәгазе булса да. Машина алганда ПТС оригиналь булырга тиеш. Аның копиясен генә тәкъдим итү автомобильнең залог чыганагы булырга мөмкинлеге турында сөйли. ПТСны игътибар белән карагыз, анда машинаның ничә хуҗа алыштыруын гына түгел, ул хуҗага ничә ел хезмәт итүе турында да белергә була. Әгәр хуҗалар еш алышынган икән, уйланырга җирлек бар. Моннан тыш, ПТСта күрсәтелгән номер белән машина детальләренең номерларын чагыштыру да комачау итми.

Белеп тор!
Арзан бәя, машинаның чыккан елына кызыгып, 90 процент сатып алучы машина алганда аны ныклап тикшерми. Икенчел базарда сатылучы машинаның 25 проценты бер айдан соң ук ныклы ремонтка керә. Ешрак машинаның ЛКПсында (лако-красочное покрытие) яшерен дефектлар күренә башлый икән.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading