16+

Күңел ач, хәвеф-хәтәрдән кач

Яңа ел символы булган чыршы да хәвеф-хәтәр хәлләр сәбәбе булуы ихтимал.

Күңел ач, хәвеф-хәтәрдән кач

Яңа ел символы булган чыршы да хәвеф-хәтәр хәлләр сәбәбе булуы ихтимал.

Бәйрәмнәрне республикада киң колачлап үткәрү гадәткә кергән. Быелгы озын Яңа ел ялларында да кая барыйм, ни эшлим дип аптырап утырасы булмаячак. Республика, шәһәр, район күләмендә мең дә бер чара үткәреләчәк. Аларның һәркайсын күңелле генә түгел, хәвеф-хәтәрсез уздыруга да зур көчләр куела.

Мәдәни чараларның ниндиен генә оештыру планлаштырылмый. Һәр мәдәни оешманың үз кабатланмас бәйрәм программасы. Теләсәң циркка, теләсәң музейга, теләсәң театр-концертка бар. Мастер-класслар, экскурсияләр, квестлар, тематик тамашалар, интерактивлар – мәдәният хезмәткәрләренең фантазиясенә исең-акылың китәрлек. Урамдагы чыршы мәйданчыклары янында да көн дә диярлек ниндидер активлык, күңел ачу мөмкинлеге. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда барлыгы 113 чыршы шәһәрчеге эшләячәк, шуларның 43е – Казанда. 

Активрак яллар яраткан кешеләргә спорт объектларына барып кайтырга киңәш итәләр. Күпсанлы шугалаклар, чаңгы трассалары, менә дигән тау чаңгысында шуу комплеклары эшләп торачак.  

Яңа ел каникуллары чорында республика традиция буенча күпсанлы кунакларны да көтә. Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, республика кунакханәләр броньлау рейтинглары буенча популяр  лидерлар өчлегенә керә. Якынча 16 меңгә якын турист килер дип исәпләнә. Кунакханәләр уртача 65-70 проценка тулы инде, 5 гыйнварга кадәр аларның кайберләрендә инде буш номерлар бик аз калган. Шәһәрдән читтә урнашкан объектлар һәм глэмпинглар да халык арасында популяр. Соңгы ике елда Татарстанда мондый ял урыннары шактыйга арткан. Бүген республиканың 3 шәһәрендә һәм 20 районында шундый объектлар бар. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру идарәсе башлыгы Евгений Прытков ассызыклап узганча, Яңа ел бәйрәмнәре чорында татарстанлыларның һәм кунакларның иминлеге өстенлекле мәсьәләләр рәтендә тора. Узган елда Яңа ел каникуллары чорында шугалакларда, паркларда һәм чыршы шәһәрчекләрендә көн саен 30 меңгә якын кеше булган, Яңа ел төнендә 120 мең кеше бәйрәм итәргә чыккан. Быел да шуннан кимрәк булмас дип уйлыйлар. Шуңа күрә барысы да имин-тыныч узсын өчен полиция көчәйтелгән режимда эшлиячәк. Тәүлек әйләнәсендә 2 мең хезмәткәр кизү торачак, 1 мең данә техника җәлеп ителәчәк. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә, гадәттә, янгыннар белән бәйле вазгыять тә катлаулана. Уртача алганда, ел саен Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар саны гади көннәр белән чагыштырганда 20 процентка, үлем 14 процентка, җәрәхәтләнүчеләр саны 2 тапкырга арта. Әйтик, 2023 елның 30нчы декабреннән 2024 елның 9нчы гыйнварына кадәр Татарстанда 112 янгын теркәлгән, аларда 5 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган, 13 кеше җәрәхәтләр алган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе саклык чараларын үтәргә чакырды. 

Пиротехника куллануда да куркынычсызлык кагыйдәләренә битарафлык күрсәтмәскә өндиләр. Аларны сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы урнашу урыннарыннан 500 метр, торак-хуҗалык объектларыннан 30 метр ераклыкта гына яндырырга мөмкин. Пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алырга, аның куллану вакыты чыкмаган, төргәге ертылмаган, дымланмаган булуына игътибар итәргә кирәк. Бу эшләнмәләрне җылыткычлардан, кояш нурлары төшә торган урыннардан ераграк сакларга, кесәдә, машинада йөртмәскә киңәш ителә.

Яңа ел символы булган чыршы да хәвеф-хәтәр хәлләр сәбәбе булуы ихтимал. Шуңа да аны тотрыклы итеп урнаштыру, бары тик сыйфатлы гирляндалар куллану, төнгә һәм өйдән чыгып киткәндә аларны сүндерү кебек кагыйдәләрне үтәүгә җитди караш булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading