16+

Күзгә - күз үткән ихлас аралашулар ике як өчен бик файдалы

“Сәләт”оешмасын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Утыз ел буе бик күпләрнең сәләтләрен үстерде, офыкларга карап очар өчен канат куйды ул.

Күзгә - күз үткән ихлас аралашулар ике як өчен бик файдалы

“Сәләт”оешмасын белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Утыз ел буе бик күпләрнең сәләтләрен үстерде, офыкларга карап очар өчен канат куйды ул.

Бер кыйблага караган җандаш үсмерләрне бер максат астына берләштереп, нинди генә фестиваль, бәйгеләр уздырылмады биредә. Күрше республикада яшәүче малай-кызларны бәхетле итәргә дә сәләтле икән бит әлеге оешма! Күптән түгел “Сәләт-  Батыр” базасында моның үрнәк дәлиленең шаһиты булырга туры килде. Ул күрше республиканың  Кызыл Чишмә авылында урнашкан. Чын мәгънәсендә “Сәләт”нең әтисе дип аталучы,  аның  оештыручысы шагыйрь-галим Җәүдәт Сөләймановның туган авылы ул. Чит илләрне көнләштерерлек яңа заманча, бар уңайлыклары, пандуслары да булган бина төзеп куйганнар. 

Каләм тибрәтүче,  иҗат итәргә яратучы балалар арасында быел да зур төбәкара конкурс уздырган икән бит “Сәләт”ебез. Исеме дә уйланып сайланган -  “Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары”.  Очраклы исем түгел бу.  Геннадий Айги Батыр туфрагында туып-үскән танылган чуаш әдибе булса, Кави Латыйп та шушы авылдан үзебезнең атаклы татар язучысы. Аларның варислары булырга, эшләрен дәвам итәргә теләп, күп кенә малай-кызлар кулларына каләм алган, иҗат җимешләрен конкурска юллаган. Ике республикадан да булгач,  шактый күп җыелган алар, йөздән артык.  Ә инде аларны бәяләргә тәҗрибәле каләм ияләрен: Нәбирә Гыйматдинова, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Рәмис Әймәт, Рифат Сәлахны дәшкәннәр.

Алар арасында мин дә бар идем – балалар әдәбияты өлкәсендәге әсәрләрне укыдым. Ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Шундый таләпчән жюри тарафыннан җиз иләктән үткәрелеп җыелган  малай-кызлар (һәр республикадан 45әр) “Сәләт-Батыр” базасына  конкурсның йомгаклавына килгән. Без —жюри әгъзалары алар белән шунда очраштык, осталык дәресләре бирдек. Күзгә - күз үткән ихлас аралашулар ике як өчен бик файдалы. Өлкәннәр әдәбиятка кемнәр килеп, ниндирәк сулыш өрергә җыенганын чамаласа, яшьләр тәҗрибәле әдипләр авызыннан урынлы киңәшләр ишетә. Жюри Казаннан гына түгел, Чабаксардан да килгән иде.  Мактау  сүзләре җиңүчеләргә өч телдә яңгырады. Чуаш балалары “Әфәрин!” дияргә өйрәнсә, татар егет-кызлары “матур-матур!” дип кабатлады. “Матур” чуаш телендә “молодец” дигән сүз икән.

Җиңүчеләр танылган язучылар кулыннан өч телдә язылган җиңүче дипломнары алды. Ә иң төп җиңүче ике республиканың да туган телләре: татар һәм чуаш телләре булганына берәү дә шикләнмәде. Мондый чарадан соң малайлар-кызлар үз туган телләре белән тагын да күбрәк кызыксынырлар,  өйрәнерләр, белерләр дигән ышаныч туды күңелдә. Чөнки мондый уртак конкурс беренчесе генә, ләкин соңгысы түгел дип ышандырды оештыручылар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading