16+

Кытайда тайфуннар холыксызлана

Кытайга быел бер-бер артлы берсеннән-берсе хәтәррәк тайфуннар һөҗүм итеп тора. Ел башыннан «күк асты империясе» өстенә инде егермеләп тропик давыл ишелеп төште. Соңгылары - сентябрь ахырында ярсыган «Усаги» белән 7 октябрь көнге «Фитоу» тайфуннары аеруча да хәвефле булдылар.

Кытайда тайфуннар холыксызлана

Кытайга быел бер-бер артлы берсеннән-берсе хәтәррәк тайфуннар һөҗүм итеп тора. Ел башыннан «күк асты империясе» өстенә инде егермеләп тропик давыл ишелеп төште. Соңгылары - сентябрь ахырында ярсыган «Усаги» белән 7 октябрь көнге «Фитоу» тайфуннары аеруча да хәвефле булдылар.

«Усаги» тайфуныннан 3,5 миллионга якын кеше зыян күреп, 25 кеше батып яки җимереклекләр астында калып һәлак булганнар иде. «Фитоу» тагын да үчлерәк булды: соңгы сәгатькә аннан зарар күргән 7 миллион кеше, 6 һәлак булучы һәм 4 хәбәрсез югалучы турында сүз бара. Кеше корбаннарыннан тыш, тайфунның йортларга, юлларга, транспортка китергән зыяны да байтак - беренчел исәпләр буенча гына да ул 2 миллиард долларны тәшкил итә. Су басудан аеруча зыян күргән районнарда хәзер юл өсте һәм һава транспорты эшләми, торак пунктлар төзекләндерүгә мохтаҗ, кешеләр утсыз утыра.
Япониягә дә өченче көнне ,«сугыш игълан итеп тормыйча гына», «Данас» тайфуны ябырылды. Бу давылның да холкы Кытайны тар-мар иткән тайфуннарныкыннан бер дә ким түгел. «Данас» әле үзенең хәрәкәтен туктатмаган һәм аның, «Фитоу» үткән юлын кабатлап, Кытайга да барып җитү куркынычы бар. Метеорологлар фаразлаганча, ул тайфунның Россия җирләренә «күз ташлавы» ихтималлыгы аз, шулай да ул Ерак Көнчыгышның һава торышына тәэсир итәргә мөмкин икән. Август аендагы су басулардан әле һаман да «яраларын ялап» бетерә алмаган Ерак Көнчыгышны берүк тайфуннар борчый күрмәсен иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading