16+

Кызлар – йолдызлар!

Тамырларында татар каны аккан кызларыбыз арасында дөнья күләмендә билгелеләре дә күп, шөкер. Алар югары үрләргә күтәрелгәндә, уңышларга ирешкәндә безнең дә йөрәкләр ирексездән горурлык хисләре белән тула. Һәм җыр сүзләре хәтергә килә: «Безнекеләр!» диярлекләр, «Кемнекеләр?» дигәндә... Tataram.ru порталы иң популяр булган татар кызлары рейтингын төзегән менә.

Кызлар – йолдызлар!

Тамырларында татар каны аккан кызларыбыз арасында дөнья күләмендә билгелеләре дә күп, шөкер. Алар югары үрләргә күтәрелгәндә, уңышларга ирешкәндә безнең дә йөрәкләр ирексездән горурлык хисләре белән тула. Һәм җыр сүзләре хәтергә килә: «Безнекеләр!» диярлекләр, «Кемнекеләр?» дигәндә... Tataram.ru порталы иң популяр булган татар кызлары рейтингын төзегән менә.

Беренче баскычта гимнастка Ләйсән Үтәшева тора. Берникадәр вакыт элек Ләйсән бер эшмәкәр белән бик үк матур булмаган хәлгә тарыган иде. Имештер, Ләйсән аңа күп суммада акча тиеш... Аннары кызыбыз югалды... Апрель аенда исә бар дөнья Ләйсәннең кияүгә чыкканлыгын - «Comedy Club» резиденты Павел Воляны иярләгәнен белде. Кияүгә чыгу хәбәре тынып та өлгермәде, аның Роберт атлы малай әнисе булуын да белеп шатландык.
Икенче урын Эльвира Ибраһимовага тәтегән. «Кабан күле хәзинәләре» фильмы прокатка чыкканнан соң, тулы метражлы нәфис фильмда баш рольләрнең берсен уйнаган телевидение алып баручысы күп кенә басмалар героинясына әйләнде. Эльвирадан әледән-әле интервьюлар алдылар, аның гаилә хәле, мавыгулары, эше белән кызыксынып тордылар. Кино тәнкыйтьчеләре аны уңай яктан бәяләде.
Популярлык баскычында өченче урынны Динә Гарипова алды. «Евровидение» бәйгесенең финалы май аенда ук булуга карамастан, Динә әле Универсиада беткәнче журналист язмаларының төп герое булып кала бирде. Универсиада ябылышы тантанасыннан соң, Динәнең татар теленә тәрҗемә ителгән «What If» җырын күпләр уеннарның ябылыш тантанасы гимны да була алган булыр иде дип билгеләп үттеләр.
Дүртенче урын Ирина Шейкныкы. Аның Мадридның «Реал» командасы ярымсакчысы Криштиану Роналду белән романы тирәсендәге имеш-мимешләр бүгенге көнгә чаклы тынмаган. Бу пар узган ел ук өйләнешергә тиеш булса да, туй булмады. Ирина Шәйхелисламова (Шейк) үз фанатларын сексуаль характердагы киемнәре һәм фотосессияләр белән дә гел «бәйдә» тота.
Иң билгеле татар кызлары бишлеген Аида Гарифуллина йомгаклый. Бүгенге көнгә ул Татарстаннан чыккан иң күренекле опера җырчыларының берсе.
Иң билгеле татар кызлары рейтингына тагын триумфаль Земфира, татар телендә җырлаучы Эльмира Кәлимуллина, хәйрияче Чулпан Хаматова, гаугачыл Роза Сябитова һәм эшлекле ханым Эльвира Нәбиуллина да эләккәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading