16+

«Үлемсез полк» – хәтер сагында

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.

«Үлемсез полк» – хәтер сагында

«Үлемсез полк» акциясе - 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе. Халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыга.

- Узган ел оештыру эшләре белән мәшгуль булу сәбәпле, акция­дә үзем катнаша алмадым. Быел катнашырга исәп. Бабамның әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Кызганыч, бүгенге көндә аның турында безнең гаиләдә мәгълүмат бик аз. Фотосы да Мари Эл республикасында яшәүче туганнарда. Чарага кадәр аның фотосурәтен барып алырга исәп. «Үлемсез полк» гаилә тарихын белергә, сакларга ярдәм итә. Биредә туганнары турында нинди дә булса мәгълүмат ишетүчеләр дә булды, - ди акциянең Казандагы координаторы Кирилл Шабалин.

Илсия Гәрәева исә ветеран әби-бабасының истәлекләрен кадерләп саклый. Узган ел ул аларның фотоларын зур плакатка ябыштырып чыккан. Бабасы Галимгаян Фәррахов сугышка 1941 елның 22 июнендә үк киткән. Ике тапкыр яраланган. Бер бәрелештә дошманның штабына ук үтеп кереп, андагы офицерларны әсирлеккә төшерәләр, мөһим документлар да кулга керә. Бу батырлыгы өчен Галимгаян Фәрраховны Беренче дәрәҗә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Шулай ук Ленинград, Сталинград, Елгава шәһәрләрен дошманнан азат итүдә катнаша ул. Әбисе Рәйсә Фатыхова өчен сугыш педагогия көллиятенең чыгарылыш кичәсен тәмамлаган көннән башлана. Шул вакытта 19 яшьлек кыз, ике дә уйлап тормый, үзе теләп, фронтка китә, зенитчы була. Берьюлы аларның полкы ике көн эчендә 83 танк, 15 автомашина, ягулык тутырылган 2 цистерна һәм 14 самолет шартлата.

- Минем әби белән бабайны тормыш сугыштан соң таныштыра. Бер мәктәптә эшлиләр. 1946 елның 9 маенда өйләнешәләр. 59 ел тигез, матур тормыш итәләр. Кызганычка, алар безнең янда юк инде. Дәү әтием белән дәү әнием безнең гаиләнең генә түгел, һәммәбезнең горурлыгы! - ди Илсия.

Илсия бәхетле кыз, чөнки сугыш турындагы хатирәләрне аңа әбисе белән бабасы үзләре сөйләп калырга өлгергән. Ә хәзер ул алар турында башкаларга да горурланып сөйли.

- «Үлемсез полк»та катнашканда бөтенләй дә таныш булмаган кешеләр дәү әти белән дәү әнинең тарихы белән кызыксындылар. Әби-бабай фотолары белән әлеге акциядә безнең Уфа шәһәрендәге туганнар да катнашты. Анда дәү әнинең бертуган абыйсы яши. Ул да бөтен гаиләсенә апасының батырлыгы турында гел сөйләп тора. «Үлемсез полк» акциясе геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итә», - ди Илсия.

Ничек катнашырга?

Фото Илсөя Гәрәеваның шәхси архивыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading