16+

«Үлемсез полк»та 120 меңгә якын кеше катнашты (ВИДЕО)

«Үлемсез полк»та 120 меңгә якын кеше катнашты (ВИДЕО)

Бүген Казанның үзәк урамнары буйлап "Үлемсез полк" үтте. 120 меңгә якын кеше сугышта катнашкан һәм тыл хезмәтчәннәренең фотолары куелган транспаратлар белән Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буйлап узды. Полк йөрешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Халык көндезге берләр тирәсендә җыела башлаган иде. Бирегә һәркем үз тарихы белән килгән. Кырымда туып-үскән Владимир Зыгарь бүген әтисе һәм бабасы фотосурәте белән катнаша. Владимир өчен бу үзгә бәйрәм, ул үзе дә Казан танк училичасын тәмамлап, озак еллар хәрби хезмәттә булган. Подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Җиңү көне аның өчен изге бәйрәм.

- Әти Бөек Ватан сугышы вакытында Севастополь шәһәрен яклаган. Бабамны 1943 елның 23нче феваралендә атып үтергәннәр. Аны полиция хезмәткәрләре фашистларга саткан. Сугыштан кайткач, әти шул сатлыкҗанны табып үч алмакчы булган. Ләкин балалары ялварганнан соң кызганып, ул полициягә тимәгән. "Үлемсез полк" - һәркемнең хәтере ул. Аны сакларга кирәк. Бүген без сакласак, иртәгә башка буыннарга күчә ул, - ди Владимир. Әтисе һәм бабасы турында искә алганда аның күзләре яшь белән тулган иде.

Ләлә Мусина акциягә тормыш иптәше һәм кызы белән килгән. Транспаратта бабасының соңгы фотосы.

- Бабам Гомәр Гобайдуллин сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Ленинград якларында хезмәт иткән. Шунда ук яраланып гангренадан үлгән. Ул вакытта аның кызы, минем әнигә, ни бары җиде яшь булган. Бүгенге көндә кабере дә билгесез. Аның турында мәгълүматны "Хәтер китабы"ннан табып белдек. Бу акцияне уйлап тапкан барлык кешегә дә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Тиздән сугышта катнашкан ветераннарыбызның берсе дә исән калмаска мөмкин. Ләкин бу акция аларны чыннан да үлемсез итә, - ди Ләлә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading