Казанда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Ленин дамбасында (Кремль дамбасы) Казансу аша яңа күпер төзелеше бара.
Кичә мэр Илсур Метшин объектны карап чыкканнан соң, төзелеш эшләренең графиктан калышуын бетерергә кушты. Хәзер булачак күпернең терәк баганалары утыртыла, генераль подрядчы - «Казан» җитештерү төзү берләшмәсе. Төзелеш җитәкчелеге аңлатканча, баштарак графиктан калышу 1,5 айны тәшкил итсә, бүген ул 10 көнгә калган. Биредәге эшләргә 338 эшче җәлеп ителгән, эш тәүлек буена туктатылмый.
Иске күперне сүткән чорда пантон күпердән файдаланып тору ниятләнелгән иде. Ләкин хәрби часть корылмасын арендалауның бик кыйммәт бәягә төшәчәге ачыкланган. Ленин дамбасында вакытлы күпер куеп торылачак. Юл өеме өчен 60 мең тонна туфрак кирәк, бүгенгә шуның 28 мең тоннасы ташылган. Вакытлы күпернең үткәрүчәнлеген арттыру максатларында хәрәкәт 4 полосалы итеп оештырыла, юл өеме асфальт белән түшәлә. Су күтәрелгәч, ишелү булмасын өчен, алмаш юл өеме шпунт терәткечләр белән ныгытыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар