16+

Өлкәннәрне игътибарсыз калдырмыйк!

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге көн белән бәйле чаралар Казанда 10 көн буена барачак.

Өлкәннәрне игътибарсыз калдырмыйк!

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге көн белән бәйле чаралар Казанда 10 көн буена барачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ирина Просверякова чыгышында әйтелгәнчә, башкалада 322,4 мең пенсионер исәпләнә. Шуларның 3,4 меңе - 90 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәк. «Казанда 2008 елда йөз яшьтәгеләр 25 кенә булса, бүген йөзьяшәрләр инде 55 кеше», - диде ул. Өлкәннәр көне уңаеннан, йөзьяшәрләрнең һәркайсына 1әр мең сум матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Тантаналар 1 октябрьдә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә башланып китә. Биредә республика пенсионерларының «Балкыш» үзешчән сәнгать фестиваленең гала-концерты булачак. Казанлылар өчен тантаналы чара 2 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтәчәк. Быел да Казандагы 11 мунча 1 октябрьдә барлык пенсионерларга да бушлай хезмәт оештыра. Мунчаларның адресы һәм эш сәгатьләре мэриянең kzn.ru сайтына куелган.
Казанда 2300 пенсионер өй шартларында социаль карамакта яши. Җәмәгать оешмалары, студентлар һәм социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә фатирларын җыештыруда булышачак. Районнар хакимиятләре ялгызак пенсионерларга кышлык җиләк-җимеш һәм яшелчә туплауда үз өлешен кертәчәк.
Сәламәтлек саклау идарәсе «Бистә» акциясен дәвам итә. Табибларның күчмә бригадалары Нагорный, Мирный, Петровский, Жилплощадка, Дәрвишләр һәм Крутушка бистәләрендә яшәүче өлкәннәргә медицина каравы уздырачак.
Спорт комплексларында бильярд турниры, шулай ук су-спорт чаралары оештырылачак. Сугыш һәм хезмәт ветераннары мәктәпләргә очрашуларга чакырылачак.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда озын гомерлеләрнең саны артуы - куанычлы күренеш. Бу - пенсияләрнең, медицина һәм социаль ярдәмнәрнең яхшыра баруы нәтиҗәсе. Казанда иң өлкән яшьтәге Татьяна Николаевна Минина 107 нче яше белән бара иде. Кызганыч, ул узган атнада вафат булды. Пенсионер-волонтерлар Универсиада көннәрендә нык тырыштылар. Без дә өлкәннәрне игътибарыбыздан читтә калдырмыйк. Пенсия яше, картлык бусагасына түгел, ә актив тормыш чорына чыгу булсын», - дип, фикерләре белән уртаклашты.
Өлкәннәр декадасы көннәрендә Казанда «кайнар элемтә» телефоннары эшли: сәламәтлек саклау идарәсе - 249-16-97; социаль яклау идарәсе - 238-67-37; торак-коммуналь хуҗалык идарәсе - 292-21-02, 292-61-37.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading