16+

Ләйсән Сафина: «Татарча белү таләп түгел»

Моннан 26 ел элек Татар яшьләре көннәре оештыру идеясе белән Рим Гыйльфанов белән Резеда Сафиуллина чыга.

Ләйсән Сафина: «Татарча белү таләп түгел»

Моннан 26 ел элек Татар яшьләре көннәре оештыру идеясе белән Рим Гыйльфанов белән Резеда Сафиуллина чыга.

Алар башлаган эшнең ния­те изге, нигезе нык була. Бүген Татар яшьләре көннәре йогынтысында, Россия төбәкләрендә йөздән артык татар яшьләре оешмалары барлыкка килде, шушында очрашып кавышкан кырыкка якын татар гаиләсе туды.
- Кайберәүләр татар яшьләре бирегә килеп, җырлап-биеп, күңел ачып кына йөри дип уйлый. Төптән карасак, аларны сәясәт тә, милли тормыш та, тарих та кызыксындыра.

Татарстанда барган һәр вакыйгага алар үз карашын белдереп тора. Хәзер яшьләрнең үзара гына түгел, ә балалар белән эшләве дә сөендерә. Әлеге чаралардан илһамланып, үзәк федераль округта берәр татар балалар бакчасы эшләп китсә дә, безнең өчен зур казаныш булачак бу. Россиянең ике ерак төбәгеннән бер пар кавышса, татар телендә сөйләшүче, милли җанлы балалар туа дигән сүз. Димәк, безнең киләчәк өметле. Хәзерге вакытта татар телен белүне таләп итеп куймыйбыз. Чөнки монда тел белү генә түгел, оештыру сәләте булу да мөһим. Татарча сөйләшмисең икән, безгә килмә дисәк, без аларны бөтенләйгә югалтачакбыз гына, - диде «Идел» яшьләр үзә­ге җитәкчесе Ләйсән Сафина.



Үзәктә яшьләрнең бер генә минут та тик утырырга вакытлары юк. Татар тарихы, татар теле, театр осталыгы, гарәби каллиграфия, журналистика, вокал, кул эшләре, татар биюе буенча барган һәр дәресне сеңдереп барырга кирәк аларга. Үзләре дә төрле кызыклы идеяләре белән бүлешә.

Санкт-Петербург татарлары инде бер елга якын «Сабантуй-ШОУ» проектын үткәрә. Ул «Беренче канал»да барган «Кичке Ургант» программасына охшатып эшләнгән. Биредә татар дөньясына кагылышлы яңалыклар белән уртаклашалар, чәй өстәле янында аралашалар, төрле уеннар уйныйлар, кунаклар чакыралар. Яз көне очрашуга Камал театры актерлары Эмиль Талипов белән Алмаз Гәрәев килгән. Ләкин әлегә чаралар бары урыс телендә генә бара. Санкт-Петербург яшьләренең ата-аналары әле телне саклап калса, балалар инде аны онытып килә икән.

Диләрә Садыйкова белән Илүсә Дәүләтшина шәһәр яшьләренә татар телен тарату эше белән шөгыльләнә.



- Татар яшьләре берләшмәсе барлыкка килүгә, үзебезгә татар телен тарату максатын куйдык. Янәшәдә яшәүче яшьләрне бер тирәгә җыярга тырышабыз, төрле чараларга чакырабыз. Санкт-Петербургта ун меңгә якын татар бар, шуларның 20 процентын яшьләр тәшкил итә. Бездә татар оешмалары арасында иң борчыган проблема ул - бердәм булмау. Яшьләр оешмаларын бөтенләй күрмиләр, югыйсә милли тәрбия балачактан ук башланырга тиеш бит, - диде Санкт-Петербург татар яшьләре берлеге рәисе урынбасары Диләрә Садыйкова.

Телне өйрәнергә теләүче кешеләргә чикләр юк, Петербургта да яшьләр «Мин татарча сөйләшәм» дигән татар теле мәктәбе булдырган. Аны Башкортстаннан килгән ике татар кызы җитәкли икән.
-Әти-әнием Казаннан, үзем Санкт-Петербург шәһәрендә тудым. Гаиләдә без гел татар телендә генә сөйләшәбез. Үз балаларымны да татар телендә сөйләшергә өйрәтәчәкмен. Балачакта татар теле минем өчен ата-ана теле генә булса, үсә төшкәч, тормышымда телнең ничек кирәк булуын аңладым. Тел милләтемне саклап калырга ярдәм итә. Ни кызганыч, сөйләм телем яхшы булса да, грамматикам начар. Мәктәптән үк татар телендә дәресләр керсә, ничек әйбәт булыр иде бит, ә? - дип уфтана Диләрә.

Илүсә Дәүләтшина исә Арча кызы, Санкт-Петербург шәһәрендә икътисад белгечлеген ала. Беренче курс.
- Чит шәһәргә килгән беренче көнемдә үк милләттәшләремне эзләдем. Монда мине бик яратып каршы алдылар, - ди ул.
Иваново Татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстан республикасының грантын отып килгән. Аларның презентацияләре дә өченче урын яулаган. Берлекнең рәисе Марат Йосыпов үзәктә алган һәр мәгълүматны колагына киртләп куя, соңыннан бу проектларны үзләрендә дә тормышка ашырмакчы.

- Татар яшьләре көннәрендә мин инде икенче тапкыр катнашам. Быел, максатчан рәвештә, татар халык биюләрен өйрәнергә дип килдем. Үзебездә татар халык биюләрен өйрәтә алучы хореограф юк. Проектларга килгәндә, «Татар аш-су осталыгы буенча ярышлар» үткәрәбез, татар спектакльләре куябыз, мехенди, калфак тегү буенча мастер-класслар оештырабыз. Бу атнада бездә татар балалар бакчасы ачылырга тиеш, - диде Марат.

Сарытау яшьләр оешмасының активисты Рафаэль Хайров белдергәнчә, оешма, «Идел» яшьләр үзәге бе­лән берлектә, үзләрендә лидерлар мәктәбен оештырганнар.



- Без әле ике айга бер тапкыр хәмерсез татар дис­кәтүкләре оештырабыз. Татар яшьләре җыелышып кич утырабыз, кыш көне тимераякта шуабыз. Балалар бакчалары белән эшлибез. Балаларга, кечкенәдән туган теле булмаган халыкның киләчәге юк, дип сеңдерергә тырышабыз. Сарытауда бер генә татар телле мәктәп бар, хәтта авылларда да хәзер балалар урысча белем ала, шуңа да тел белү дәрәҗәсе түбән безнең. Мин монда килгәч кенә, «әлбәттә», «ләкин», «мөмкин» дигән сүзләрне өйрәндем. Шулай ук татар телен интернетта «Ана теле» проекты аша өйрәнәбез, -диде Рафаэль.

Свердлау өлкәсе «Яшен» проектын алып кил­гән. Биредә татар яшь­ләре инде тугыз ел берләшеп, төрле чаралар алып бара.
- Без яшь йөрәкләрне кавыштырабыз, татар халык бию төркемебез бар, татарча караоке оештырабыз. Балалар өчен татар телендә чыршы бәйрәмнәрен үткәрәбез. Быел Тукай әкиятләре персонажлары катнашында бәйрәм үткәрдек, анда 45 гаиләне чакырдык. Татар телен өйрәнү буенча өч еллык курслар да бар бездә. Кешеләр анда туганнарым белән авыз тутырып татарча сөйләшә алсам иде дип килә. Татар яшьләре көненә менә инде бишенче ел рәттән делегация белән киләбез. Монда килү миңа тагын бер елга җиң сызганып эшләргә дәрт-дәрман бирә, - диде оешма җитәкчесе Таңсылу Фазылова.

Оештыручылар хәзер Яшьләр көннәрен Татарстаннан тыш башка төбәкләр үткәрергә алынуына да сөенеп туя алмый. Удмуртия яшьләре табигать кочагында татар яшьләре слеты оештыра башлаган. Яз көне Пермь яшьләре үзләрендә Татар яшьләре көнен оештырган, шундый ук чара сентябрьдә Иваново өлкәсендә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading