16+

Магнит давыллары булган көннәрдә метеобәйле кешеләргә ял бирергә җыеналар

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов метеобәйле кешеләргә магнит бураннары булган көннәрдә ял бирергә тәкъдим итә. Статистика буенча, инфаркт һәм инсультларның 70 проценты магнит бураннары вакытында була. Бу авырулар исә дөньяда башка авырулар арасында беренче урында тора, дигән ул.

Власов әлеге тема буенча Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сорау юллаган. Ул бу көннәрдә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары һәм производстводагы җәрәхәтләр алу статистикасын ачыклауны сораган. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тиешле канун проектын әзерләүдә катнашырга тәкъдим иткән. Шундый ук сорауны либерал-демократ Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага да юллаган.

Роза Алимова, Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиеник тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару бүлеге белгече:

- Яхшы идея, әмма ул беркайчан да чынга ашмаячак. Статистика буенча, илнең 35 процент халкы метеобәйлелектән интегә. Аларга ял бирә башласаң, кем генә эшләр соң? Аннары, кемдер аны магнит бураны буласы көн алдыннан, кемдер соңыннан сизә. Баш авыртулар берничә көнгә дә сузылырга мөмкин. Аларны кем контрольдә тотып бетерәчәк? Андый диагноз куелмый бит бездә. Ә магнит бураны көннәрендә аны сизә торган кешеләрнең хәлләре чынлап та мөшкел була - моны да танырга кирәк.

Фото: zt116.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading