16+

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә.  Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә.  Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

Һәр гаилә – игътибар үзәгендә
Россия Президенты оештырырга тәкъдим иткән дәүләт фонды махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яу кырында һәлак булганнарның гаиләләренә адреслы социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтү эшен җайга салырга тиеш, дип күзаллана.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүген республикада нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе турында мәгълүмат бирде.

Мәсәлән, шундый гаиләләрдәге 18 яше тулмаган һәр балага Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча түләнә. Гаиләдә бала туганда сабый өчен кирәк-яраклар комплекты бүләк ителә. Гаиләнең олы яшьтәге әгъзалары (60 яшьтән узган ир-атлар, 55 яшьтән узган хатын-кызлар) шифаханә-курортта дәвалану өчен юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителә, өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларга өйләренә килеп бушлай социаль хезмәт күрсәтелә, интернат-йортларга һәм тернәкләндерү үзәкләренә кабул иткәндә (шул исәптән инвалид балаларны да) өстенлек бирелә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан кешенең туганы эшсез калса, аңа туры килә торганын тәкъдим итеп булмаган очракта, ул өч көндә эшсез статусын терки ала. Андый кешеләр үз эшен оештырырга теләсә, бизнес-планнары беренче чиратта карала.

Мәктәп укучылары һәм көндезге бүлектә укучы студентлар – бушлай кайнар аш, мобилизацияләнүчеләрнең 7-17 яшькәчә балалары төрле ял оешмаларына юлламалар белән тәэмин ителә. Гаиләнең йорт кишәрлеге эчендә газ үткәрергә, газ җиһазы сатып алырга туры килсә, чыгымнарны каплау өчен 100 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен аерым кешеләрне билгеләү турында да карар кылынган иде. Ярдәмчеләр бу гаиләгә бүген гамәлдә булган бөтен социаль хезмәтләр, аларга дәгъва итү өчен нинди документлар таләп ителүен хәбәр итеп тора, һәрьяклап булыша. 

Айлык түләү билгеләнә
Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин да махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында тәфсилләп сөйләде. «Социаль фондның Татарстан бүлеге федераль дәрәҗәдә билгеләнгән түләүләрне һәм компенсацияләрне үз вакытында һәм тулы күләмдә җиткереп тору өчен җаваплы», - диде ул.

Эдуард Вафин сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына айлык акчалата түләү – 2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә, ә 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга (шул исәптән үз теләге белән катнашучыларга да) билгеләнә.

– Әлеге түләү хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгы (ул хезмәт урынында бирелә) буенча рәсмиләштерелә. Күләме – 3,8 мең сум (шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы – 1,4 мең сум). Үткән ел ул – 575, быел инде 89 ветеранга билгеләнде, – диде Эдуард Вафин.
Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган яки вафат булган ветераннарның гаиләләрендәге эшкә сәләтсез әгъзаларына да (туйдыручыны югалту сәбәпле пенсия алучыларга) 2,1 мең сум күләмендә айлык түләүләр бар.

– Россия Геройларына һәм һәлак булган яки вафат булган Россия Геройларының гаилә әгъзаларына (тол хатыны, әти-әнисе, 18 яшькәчә балалары, балигълык яшенә кадәр инвалид булып, хәзер инде 18 яшьтән узган балалары, көндезге бүлектә укучы 23 яшькәчә балалары) ай саен Россия Социаль фонды аша акчалата түләү каралган. 2023 елның февраленнән ул 83,5 мең сум тәшкил итә (ул гомуми суммадан һәр гаилә әгъзасына тигез итеп бүлеп түләнә), – диде Социаль фонд вәкиле. 

Мохтаҗлык ничек бәяләнә? 
Эдуард Вафин аңлатканча, Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре бала туу һәм аны тәрбияләү уңаеннан айлык пособие (бердәм пособие) ала. 2023 елда пособие мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең көмәнле 15 хатынына һәм мобилизацияләнгән 400дән артык ир-атның гаиләләрендәге 677 балага билгеләнгән.

Татарстан гаиләләренә беренче бала туу яки 3 яшькәчә беренче сабыйны уллыкка алу уңаеннан да айлык түләүләр каралган. 2023 елда бу түләүләрне мобилизацияләнгән өч хәрби хезмәткәрнең гаиләсе ала башлаган.

Мәгълүм булганча, бала тугач, ул 3 яшькә җиткәнче ана (гаилә) капиталы хисабыннан айлык түләү билгеләү мөмкинлеге бар. Аңа гаиләнең һәр әгъзасына уртача кереме Россия субъектында һәр кешегә яшәү минимумының икеләтә күләменнән (Татарстанда 24,4 мең сум) артмаган очракта дәгъва итеп була. «2022 елның 1 ноябреннән балаларга һәм йөкле хатын-кызларга пособиеләр билгеләгәндә мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре исәпкә алынмаячагы Хөкүмәт карары белән беркетелде. Бу пособиегә дәгъва итү өчен ата-ананың расланган керемнәре яки ни өчен керемнәре булмауның объектив сәбәпләре китерелергә, гаиләнең милке билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш», - дип искәртте Эдуард Вафин.

Шул рәвешле, әгәр баланың әтисен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның элеккеге керемнәре (шул исәптән хезмәт хакы, премияләре, эшмәкәрлектән кергән табышы һәм башкасы) гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә исәпкә алынмый. «Пособие гаиләгә алты айга билгеләнә, аннары Социаль фондка яңадан гариза тапшырырга кирәк. Гариза бирүче чакырылыш буенча мобилизацияләнүче статусын раслый торган документларны безгә үзе китерергә тиеш», – диде фонд вәкиле.

Гаиләләре онытылмый
Эдуард Вафин чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынучыларга пенсия билгеләү үзенчәлекләре һәм башка социаль ярдәм чаралары турында да аңлатты.

– Әгәр чакырылыш буенча киткән хәрби хезмәткәр алган яралардан инвалид калса, аңа пенсияне, яки туендыручыны югалту сәбәпле гаиләгә айлык пособиене Социаль фондның Татарстан бүлеге түли. Ә контракт буенча хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләргә пособие бу очракта көч ведомстволары тарафыннан түләнә, - диде ул. 

Моннан тыш, хәрби хезмәт чорында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларының торак өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә, ә балаларына айлык пособие билгеләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында тулырак Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге сайтында (sfr.gov.ru) һәм контакт-үзәкнең 8 800 1-000-001 телефоны аша белешергә мөмкин. 


Татарстаннан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаиләләренә, дәүләт ведомстволарыннан тыш, «Без бергә» волонтерлар штабы һәм «Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте дә булыша. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенең «кайнар линия» телефоны: 8-800-350-02-16. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X