16+

«Мальчишник»ка бер көн кала

«Егетләр белән очрашырбыз, дип торабыз, Алла боерса, мальчишник безнең», - диде Фидаил Җәләлиев, серле генә елмаеп. Бик тиздән җитәсе туган көненә ишарәләве: 75 яшь туласы икән егетнең асылына. Аңардагы уңай караш, тормышны яратуы урамдагы яз шаукымы белән тәңгәл килә бугай. Ирексездән, сөбханалла, күз тимәсен, дип куйдым. Ә бер карасаң, нинди...

«Мальчишник»ка бер көн кала

«Егетләр белән очрашырбыз, дип торабыз, Алла боерса, мальчишник безнең», - диде Фидаил Җәләлиев, серле генә елмаеп. Бик тиздән җитәсе туган көненә ишарәләве: 75 яшь туласы икән егетнең асылына. Аңардагы уңай караш, тормышны яратуы урамдагы яз шаукымы белән тәңгәл килә бугай. Ирексездән, сөбханалла, күз тимәсен, дип куйдым. Ә бер карасаң, нинди...

Сыер куып, Арчадан Казанга...
- Уналты яшь тулганчы, әти үлеп китте, ике туганымны, әнине кайгырту минем өскә калды, - дип, истәлекләрен яңартуны башлады Фидаил Җәләлиев. - Хыяллар да яшенә күрә инде, очучы буласым килә иде дә, гел каршылыгы чыга торды. Шуңа күрә, ул елны җәй, көз вакытлыча эшләр белән азмы-күпме керем табып, гаиләгә булышырга тырыштым. Заготконтора рәисе, Казанга сыерлар куып барырга кирәк, дигәч тә, риза булдым. Болыннарда ашата-ашата, елгаларда су эчертеп, 200 сыерны дүрт көн буе Казанга кудык. Анысына акчасын алгач, янәдән сыерлар белән, бу юлы инде вагоннарга төяп, Мәскәүгә барырга тәкъдим иттеләр, монысына да каршы килеп тормадым.
Менә шулай 16 яшьтә башлаган хезмәт юлын 51 ел - 68 яше тулып киткәнче дәвам итә ул. Эш башында бер автохуҗалыкка солидол белән майлап торучы гына булып урнашса да, спорт белән җенләнә, комсомол эшендә катнаша, кичке мәктәптә укый һәм тиз арада үзенең ныклыгын, оештыру сәләтен күрсәтергә өлгерә. Озакламый район газетасына җурналист итеп чакыралар аны. Монда да шикләнеп кенә килсә дә, 14 ел эшли, хәтта «Комсомольская правда» кебек газеталарда да язмалары чыга. Шул елларда университетның журналистика бүлеген читтән торып бетерә. Дипломны да рус һәм татар телләрендә яклый, бу бик сирәк күренеш, диләр Фидаил Җәләлиевкә укытучылары. Бик үгетләгәннән соң, ярты ел райкомда да эшләп ала. Аннан соң аны Арча нефтебазасына директор итеп җибәрәләр. «Безгә төрле җирләрдән директор булып килделәр, ләкин менә җурналист... монысы - беренче очрак», - диләр аңа Казандагы идарәдә. Аннан соң, сөйләшә торгач, үсмер елларында солидол белән эш иткәнен искә төшергәч: «Эшнең башы нефтькә бәйле булган ләбаса», - дип, уенын-чынын бергә кушып, яңа вазифага фатиха бирәләр.

Тынычлыкны бозучы
Нәкъ менә шулай дип искә алалар Фидаил Җәләлиевнең Арча нефтебазасында эшләгән елларын иптәшләре. Тугыз ел эшләү дәверендә бихисап яңалыклар кертелә, база үзгәртеп корыла, техник яктан баетыла. База каршындагы зәңгәр чыршыларны да нәкъ шул елларда Фидаил Җәләлиев утырта. Аларның буй җиткәнен генә күрергә насыйп булмый, хезмәт юлы аны Казанга илтә. Анда берсеннән-берсе җаваплырак хезмәтләр башкарып, Арчага чыршылары үсеп җиткәч кенә әйләнеп кайта. Шушы ук базада директорның урынбасары булып яңадан алты ел эшли.
...Очрашудан чыккач, бер ак карга, бер Фидаил абыйның күзләре кебек зәп-зәңгәр күккә карап, уйланып бардым. Төсләр аның тормышында әле бүген дә җетелеген җуймаган. Күр әнә, «мальчишникка җыелабыз», дип шаярта бит. Бу бәйрәмне аңа үзе эшләп чыккан «Арчанефтепродукт» җәмгыяте оештыра икән. Ул җитмеш тирәсендәге егетләрнең күбесе турында сөйләп тә китте: берсеннән-берсе күркәмрәк, матур язмышлы кешеләр икән. Безгә әле бу буыннан бик күп нәрсәгә өйрәнәсе иде. Иң беренче чиратта, тормышны яратырга, аның кыйммәтләрен сайлый белергә, дуслык кадерен, кешелек сыйфатларын югалтмаска!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading