Казан - Чаллы трассасында урнашкан базарны кем ничек кенә атамый. «Мамадыш», «Сайкичү», «Кыстыбый», «Пәрәмәч» базары, «Тәмле тукталыш» - әле болары минем колакка кергәннәре генә. Базар турында еш ишетсәм дә, күргәнем юк иде. Берничә көн элек кенә шунда туктарга туры килде.
Узган елны газетабызда базарны яңартачаклар дигән язма басылган иде. Анда...
Казан - Чаллы трассасында урнашкан базарны кем ничек кенә атамый. «Мамадыш», «Сайкичү», «Кыстыбый», «Пәрәмәч» базары, «Тәмле тукталыш» - әле болары минем колакка кергәннәре генә. Базар турында еш ишетсәм дә, күргәнем юк иде. Берничә көн элек кенә шунда туктарга туры килде.
Узган елны газетабызда базарны яңартачаклар дигән язма басылган иде. Анда эшләүчеләр дә, алардан ризык алып ашаучылар да, базар ябыла икән, дип хафага төшкәч, базар җитәкчесе «ШК»га аның ябылмаячагын, бары тик камилләштереләчәге турында хәбәр итте. Яңартылуын яңартылган ул, әмма чәй, өчпочмак сатучы апаларның әйтүенчә, сату итү күпкә кимегән.
- Кимед-е-е-е, ничек кенә кимеде әле, - дип сүз башлады пәрәмәчче апаның берсе.
- Элек юл өстендә үк тора идек, хәзер читкә чыгардылар. Әллә шуңадырмы халыкның туктап, монда кадәр киләсе килми. Кешене машина ялкауландырды бит, - дип зарланып алды икенчесе.
- Выжт кына үтеп китеп, күрми дә калалардыр, бәлки, - дип кушылды өченчесе.
Мөгаен шулайдыр, барган юлда мин дә аларны күрми киткәнмен, кайтыр юлда гына күреп алдым. Монда сату итүче апаларга сокландым анысы, җәйге челләме, кышкы чатнама суыкмы - басып торалар. Машинадан төшкән бер халыкка: «Чәй, каһвә, өчпочмак», - дия-дия, телләре дә арадыр. Сменалап саталар икән, ярты көн өчен 250 сум түлиләр. Көне буена торсаң, 500 сум түләргә кирәк.
- Гомер буе шушында сату итәбез, башкача акча эшләп булганны белмибез дә инде, - диләр алар.
Шуңа игътибар иттем: бөтен сатучының да ассортименты бер үк. Беренчесендә нинди пирог, калганнарында да шул. Өстәлгә куелу рәвешләре үк бертөрле. Сату кимү, бәлки, көндәшлек булмаудандыр да. Халыкның тузанлы юл яныннан мантый да алып ашыйсы килмидер инде. Беркемне дә кимсетергә теләмим, әмма дә ләкин мин юл өстеннән пәрәмәч сатып алмас идем. Ризыкның тузанын сыпырып төшереп ашарга күнегелмәгән...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар