16+

Мамадыш халкын кредитка чумдырганнар

Мошенникларның ниндие генә юк монысына да ышанырга була. “Бер хатын ярты Мамадыш халкын кредитка утыртып бетергән. Бу хакта күпме генә сөйләсәләр, чаң суксалар да, мошенникта гаепләнүче ханым әле дә үз эшен дәвам итә”,  – дигән хәбәрләр килеп иреште.

Мамадыш халкын кредитка чумдырганнар

Мошенникларның ниндие генә юк монысына да ышанырга була. “Бер хатын ярты Мамадыш халкын кредитка утыртып бетергән. Бу хакта күпме генә сөйләсәләр, чаң суксалар да, мошенникта гаепләнүче ханым әле дә үз эшен дәвам итә”,  – дигән хәбәрләр килеп иреште.

Мамадыш районыннан бер төркем халык каравыл кычкыра: Гөлгенә Гайнанова кеше исеменнән кредит алып, акчасын үз кесәсенә сала, әле җитмәсә айлык түләүләрне дә үзләштерә, имеш. Аның кыланмышларыннан зыян күрүчеләр бихисап, әмма бернәрсә дә эшләтә алмыйлар, янәсе. Берничә ел элек аны хөкемгә дә тарткан булганнар, тик ике кечкенә баласы булу сәбәпле ул амнистиягә эләгеп, иреккә чыккан. Шуннан соң да үзенең кыңгыр эшләрен дәвам итә, диләр.

Менә сезгә бер мисал. Тәкәнеш авылыннан Фәридә Бикмөхәмәтованы алдап, Гөлгенә Гайнанова 100 мең сум кредит алдырткан. Әлбәттә, акчаның күп өлешен ул үзенә алган. Әле айлык түләүләрне дә җибәрергә кушкан, янәсе, банкка биреп барачак, ә чынлыкта алай эшләмәгән. Менә сиңа схема, әйеме? Моның белән генә вакыйга тукталмый. Фәридә ханым бүтән кредитны түли алмыйм дигәч, аны микрозайм бирә торган оешмаган алып килгән. Ул акчаны да үз кесәсенә салган. Хәзер Бикмөхәмәтова кредитны пенсиясеннән түләп барырга мәҗбүр. Ә бит суммасы да кечкенә түгел, кайчандыр 100 мең сум итеп алганы бүген 300 меңгә менгән, аның бу кадәр акчаны гомергә күргәне юк.

“Нишләп кредит алырга ризалык бирдегез соң? Алдаганын аңламадыгыз мени?” – дип, сорадым зыян күрүчедән. 
– Үзем дә аңлый алмый. Менә башкалар белән сөйләшәбез дә, ниндидер гипноз әйберләрен белә ахры ул дигән фикергә киләбез. Без акылсыз түгел инде түгелен, тик ничектер мошенник ышанычка керә алды. Ул бит үзенә яраклы кешеләрне генә сайлый, аның “сообщниклары” бар, характер буенча чамалыйлар кебек. Күбрәк өлкәнннәр, ялгызлар, яклаучысыз булганнар аның кармагына килеп эләгә, – ди Фәридә Бикмөхәммәтова.
Шундый ук схема нигезендә Мамадыш районында яшәүче Шәүкәт Госамов белән Лилия Миннәхмәтова да алдана. Аларга бирелгән кредитны да Гөлгенә Гайнанова үзенә ала, аңарчы гади авыл халкыннан “доверенность” рәсмиләштерә.

Әйтик, документларга ышансак, Лилия Миннәхмәтовага микрозайм оешмасы 25 мең сум акча биргән диелгән, чынлыкта исә кызның әлеге сумманы күргәне дә юк. Һәр ай банкка бирә торган түләүне ул теге хатынга җибәргәләгән. Ул инде анысын да үзенә алган. 

Кредит рәсмиләштерү белән генә бу тарих төгәлләнми. Бер кыңгыр эшкә кереп киткән икән, кеше әллә нинди этлекләргә дә барып җитә. Шул ук Гөлгенә Гайнанова балалар йортында үскән Марсель Сафинның дәүләт тарафыннан бирелгән фатирына да дәгъва белдерә. Имеш, ул әлеге егет артыннан кечкенәдән үк карап торган, шуңа күрә дә торакны үзенә рәсмиләштерергә тулы хокукка ия. Марсельнең туган апасы Вероника Швецова сүзләренчә, Гөлгенә ханымның аларның гаиләсенә бернинди дә катнашы юк, аның энесенең фатирын үзләштерүе көпә-көндез кычкыртып талауга тиң. Хәзерге вакытта Гайнанова аны арендага бирә, шуның белән акча эшли.

Шунысы да сәер һәм аяныч, бу хәлләр башлангач, Марсель Сафин Алабугадан Мамадышка кайткан юлында юкка чыга. Аны әле дә тапмаганнар, ә торагы өчен көрәш әле дә дәвам итә. 
Башта кешеләрне кредит алуга этәрә, кайвакыт аларның документларын куллана, аннары акчаны үзенә ала, айлык түләүләрне дә җибәрттерә. Менә сиңа шәп схема бу! Бер кешене хәтта ике мәртәбә төп башына утырткан. Тегеләре ни рәвешле банкка кредит артыннан барып җитүләрен дә аңламый. Экстрасенслар көрәше бара мени!

Бигрәк гадәти булмаган хәлләр булып ята бу кечкенә генә районда. Зыян күрүчеләр җитәрлек, әмма хокук саклау органнары да, җирле хакимият вәкилләре дә халыкка ярдәм итү өчен әлләни эшләмәгән.
Гөлгенә Гайнановадан зыян күргән кешеләр хокук саклау органнарыннан, хакимияттән үзләрен яклауны сорый, чөнки әлеге алданучылар кредитларны үзләренең пенсиясеннән түли. Ханым бүген матур гына Тәкәнеш авылында яшәп ята. Халык фикеренчә, әгәр чаралар күрелмәсә, ул тиздән башка районда эшен башлап җибәрәчәк.
Без Гөлгенә Гайнанова белән элемтәгә чыктык. Аның фикеренчә, кеше арасында йөри торган сүзләрнең барысы да ялган, аларга ышанырга кирәкми.

– Кешенең үзеннән башка, кирәкле рәвештә тутырылмаган документларсыз, шәхсән үзең килмичә берничек тә кредит алып булмый. Бер банк та аны бирмәячәк, өстәвенә алар бик каты тикшерәләр, шуңа күрә бу сүзләргә колак салырга кирәкми. Сез дә башка эшләр белән шөгыльләнегез, теләсә нәрсәгә ышанып ятмагыз! – диде миңа әлеге ханым. 

Сәер, әлбәттә, маңгаена пистолет терәп, берәү дә кредит алдыртмый бит инде, шулай да менә сезнең хозурыгызга шундыйрак хәл. Хәзер әллә нинди мошенниклык күренешләре бар, шуңа күрә дә монысына да ышанырга була. Хәйләсез дөнья файдасыз, диләр, хәер, бу сүзләр генә кешене алдауга этәрергә тиеш түгел инде.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Берәр җирдә башына ялгыш кына кирпеч төшсә генә инде, алданучылар җыелып.

    Мөһим

    loading