16+

Машина сатам, кем ала?

Узган “кризислы” елларда, акча юклыкка зарлана-зарлана, яңа фатирлар алып кала алдыгызмы? Ярты бәясенә “доп”лар элә-элә хәрәмләшкән дилерлар белән сүгешә-талаша алган кыйбатлы иномаркаларыгыз йөреп торамы? Күпме кредит түлисегез калды әле? 

Машина сатам, кем ала?

Узган “кризислы” елларда, акча юклыкка зарлана-зарлана, яңа фатирлар алып кала алдыгызмы? Ярты бәясенә “доп”лар элә-элә хәрәмләшкән дилерлар белән сүгешә-талаша алган кыйбатлы иномаркаларыгыз йөреп торамы? Күпме кредит түлисегез калды әле? 

Һааай, кыйбат иде элек фатир-машиналар, әйеме? Ә хәзер...

“Автостат” агентлыгы тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның беренче кварталында Россиядә өр-яңа машина сату күләме уртача 30 процентка аска тәгәрәгән. Иң күп югалткан машина базары булып премиаль сегмент (безнеңчә “байлар сегменты”) танылган. Көнбатыш санкцияләрнең тискәре басымы астында илдә “Кадиллак”, “Лексус”, “Ауди”, “Мерседес”, “Ленд Ровер”, “Порше” машиналарына зур кытлык туган. Безнең ише “эшче-крестьян” ала торган машина сатулары да шактый кимегән, менә алар – “Шкода” (-47%), “Сузуки” (-46%), “Субару” (-44,6%), “Фолькваген” (-43,7%), “Лада” (-37,2%), “КИА” (-34,8%), “Мазда” (-33%) һәм башкалар.

Минуслы диңгез эчендә плюслы атаучыклар да юк түгел анысы. Әйтик Кытайның EXEED маркасы елның беренче 3 аенда гына да абсолют популярлык казанып, Россия буйлап 3,5 тапкырга күбрәк машина саткан. Көньяк Кореяның “Шевроле” (Дэу Нексияне хәтерлисезме?) маркасы да бездәге сатуларын 209 процентка арттырган имеш. Шулай ук Кытай машиналары да соңгы 2 айда шактый зур популярлык казанып килә диләр “Автостат”ның егет-кызлары. 

Яңа машина сатучы дилерлар исә февраль ахыры, март башындагы ата – улны, ана – кызны танымый башлаган бер арада бөтен машиналар бер мизгелдә 2шәр, 3әр бәясенә сатылып беткәч, салоннарда ничек шар тәгәрәтеп уйнаганнарын сөйлиләр. Мәскәү салоннарының берсендә эшләүче егетләр, әле дә туктый алмыйча, чигә тирәсендә бармакларын бора-бора, 1 миллион 860 мең сумга сугыша-сугыша соңгы “Лада Ларгус”ларын алып киткән бер абзыйдан көләләр. 
Шулай да, Россиядә моңарчы (кытайныкы “фу, кытай” булудан туктаганчы) иң популяр булган машина бәяләре ничек үзгәргән икән соң?..

“Лада Веста” машинасы 30 процентка артып 1,12 млн сумга җиткән, “Лада Грант2а исә, 21,5% кыйммәтләнеп 728 мең сум тирәсе йөри ди. Әлеге дә баягы “Лада Ларгус” та 49%ка артып 1,23 млн сумга җиткән, “Рено Дастер” бәясе 41% күтәрелеп 1 млн 618 мең сумнан, “Хёндай Солярис” һәм “Хёндай Крета”, 28әр процентка кыйммәтләнеп, 1,25 млн һәм 1,66 млн сумнан сатыла башлаган. “Тойота”ның Россиядә иң популяр “Камри” һәм “RAV 4” модельләре якынча 22-23 процентка арткан һәм 2,5, 2,6 миллион сум тирәсенә сатылалар имеш. Шулай да, “2020нче елгы “Тойота RAV 4” сатам! Бәясе 10 миллион сум!” дип беркатлы кавем өчен “шомлы” көннәрдән бирле эленеп торган белдерүләр интернетта һаман да күренгәли. 

Бер яктан, моңа мантыйкый җирлек тә бар. Ни өчен дисәгез, “Тойота” – Россиянең тотылган автомобильләр базарында иң күп сатыла торган чит ил маркасы, кулдан сатылучы автомобильләрнең 12 проценты Россиянең кәттә юллары буйлап “Тойота” логотибы белән чаптыра. 

Гомумән, тотылган машиналар сату күләме, узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 8,5%ын гына югалткан булып чыккан. 3 айда 30 процентын югалткан яңа машина базары белән чагыштырганда, күп түгел бу. 

Статистикадан күренгәнчә, илдә кулдан-кулга иң еш күчеп йөрүче автомобиль – “ЛАДА”, бу – абсолют лидер, ил буйлап кулдан сатылган машиналарның ¼ өлеше диярлек. Һәм шунысы да кызык, “ЛАДА”лар арасында иң еш сатылучы модель булып кабат ВАЗ-2114 автомобиле танылган! Җәмгысе 2022 гыйнвар-мартында Россия буйлап 9 мең ярым “чепырка” сатылган. 

Вакытлар алмашына, әмма легендар ВАЗ-2114 үз бәясен югалтмый!

Сезнең Әмир Исламов.

Фото: https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading