16+

Машина сатып алдым да утырып чаптым түгел шул

Чит илләр гражданнары транспорт тармагында эшләргә, шул исәптән җәмәгать транспорты маршрутларында автобусларны, троллейбусларны һәм трамвайларны йөртергә уйласалар, аларның транспорт чарасын идарә итү таныклыклары, 2017 елның 1 июленнән башлап, фәкать Россия үрнәгендә генә булырга тиеш.

Машина сатып алдым да утырып чаптым түгел шул

Чит илләр гражданнары транспорт тармагында эшләргә, шул исәптән җәмәгать транспорты маршрутларында автобусларны, троллейбусларны һәм трамвайларны йөртергә уйласалар, аларның транспорт чарасын идарә итү таныклыклары, 2017 елның 1 июленнән башлап, фәкать Россия үрнәгендә генә булырга тиеш.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлегенең транспорт чараларын теркәү һәм имтихан бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәтшина әңгәмә башында ук шушы яңалыкка игътибар юнәлтте. Чит илләрдән килгән кешеләргә Россиядәге автомәктәпләрдә курслар узу соралачак.

Татарстанда узган ел 137916 кешегә таныклык тапшырылган, шуларның 52257се - автомәктәпләрне тәмамлаучылар, 85659ы - таныклык срогын озынайтып яки фамилия үзгәрү сәбәпле алмаштырып алучылар.

Республикада 268 оешма транспорт чараларын идарә итүчеләр әзерли. Дәүләт автоинспекциясе бәяләмәсе буенча, 211 оешманың гына уку һәм матди-техник базасы тиешле таләпләргә җавап бирә. Аларның исемлеге белән ­Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында (www.gibdd.ru) «Проверка автошкол» бүлекчәсендә танышырга була. Автомәктәпләрдә уку срогы - дүрт ай, уртача бәя - 28 мең сум.

- Теориядән һәм гамәли күнекмәдән имтихан тапшырганда документлар өчен ике мең сум түлисең. Әгәр сынауларны беренче керүдә бирә алмасаң, шул түләнгән бәягә җиде көн саен тагын ике мәртәбә узарга рөхсәт.

Теориядән биреп, гамәли күнекмә сынавын уза алмыйча йөрсәң, теориядән имтихан тапшырганлыкның гарантиясе - 6 ай. Хәзер элеккеге кебек өйдә генә әзерләнеп, имтиханга кереп булмый, автомәктәптә курслар узу мәҗбүри. Транспорт чарасын идарә итү танык­лыгы вакытлыча алынган, медицина белешмәсе ялган булган, шулай ук унсигез яше тулмаган кешеләр имтиханга кертелми, - диде Лилия Әхмәтшина.

Россиядә транспорт чарасын идарә итү таныклыгы ун ел срокка бирелә. Таныклыкны икенче срокка алганда имтихан тапшырасы түгел, ә медицина белешмәсен күрсәтү мәҗбүри. Медицина белешмәсенең срогы - 2 ел. Таныклыгың спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырганың, шулай ук авария тудырганың өчен билгеле бер вакытка алынган булса, кабат имтихан бирәсең. Чикләү срогының яртысы узганнан соң, имтихан тапшыра башларга рөхсәт, ләкин таныклыкны суд тарафыннан билгеләнгән вакыт җиткәч кенә аласың.

- «В» категориясендәге авто­һәвәскәр таныклыгы двигатель куәте 50 куб метрдан кимрәк булган мопедларны идарә итәргә хокук бирә. Мотоциклларның «А» категориясенә - 14 яшьтән, ә «Б» категориясенә 16 яшьтән укырга була, әмма таныклыклар ике очракта да 18 яшь тулгач кына кулга тапшырыла, - диде Лилия Әхмәтшина, - транспорт чарасын идарә итүдә яшь чикләве юк. 80 яшьтәге кайбер бабайлар һәм әбиләр дә машинаны ышанычлы йөртә. «Автобабай» конкурсында катнашучы агайларга сокланып карыйсың! Сәламәтлегең какшаса, күзләрең начар күрсә, медицина тикшерүен уза алмыйсың инде ул. Авырган хәлдә руль артына утырмаска кирәк. Тәҗрибәле шоферлар һәм автоһәвәскәрләр, әлбәттә, танык­лыкны яңа гына алган кешеләргә аерым киңәш итәм - юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт җаваплылык тоеп үтәсеннәр иде. Таныклыгың фаҗига түгел, ә сөенеч китерсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading