16+

Машинаны җәяүле ремонтлаячак

Юлдагы авария җәяүле юлны дөрес чыкмау аркасында килеп чыга икән, машинаны ремонтлау өчен нәкъ менә ул түләргә тиеш булачак.

Машинаны җәяүле ремонтлаячак

Юлдагы авария җәяүле юлны дөрес чыкмау аркасында килеп чыга икән, машинаны ремонтлау өчен нәкъ менә ул түләргә тиеш булачак.

Мондый карарны РФ Конституцион Суды юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән бер кешегә компенсация түләү турындагы эшне карау барышында кабул иткән. Әмма машина йөртүчеләр сөенергә ашыкмасын әле. Гражданнар Кодексының 1079 нчы маддәсе буенча, машина хуҗасы, гаепле булу-булмавына карамастан, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә китергән зыянны мәҗбүри рәвештә компенсацияләргә тиеш. Шулай булгач, юлны тиешле урыннан чыкмау аркасында машина астына эләккән кешене дәвалау өчен, ул барыбер дә кесәсеннән акча чыгарырга тиеш була. Зыян күрүче яки аның туганнары моны таләп иткән очракта, билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading