16+

Мәчетләрнең макетларын ясаучы Илгиз Гиниятуллин: «Бәяләре 12 мең тәңкәдән башлана...»

Өйләр сала ул, мәчетләр төзи... Һәр корылмасын милли үрнәкләр белән бик пөхтә итеп, иренмичә бизәкли. Әле тулы бер авыл корырга исәпли. 

Мәчетләрнең макетларын ясаучы Илгиз Гиниятуллин: «Бәяләре 12 мең тәңкәдән башлана...»

Өйләр сала ул, мәчетләр төзи... Һәр корылмасын милли үрнәкләр белән бик пөхтә итеп, иренмичә бизәкли. Әле тулы бер авыл корырга исәпли. 

Хыял үзендә! Күңелендә гөрләгән төзелешне дә тәмләп шәрехли: тезелеп китәр ди авыл өйләре, нур сибәр мәчете, коесы булыр сиртмәле... Көннәрдән бер көнне бу теләгенә дә керешер. Иң мөһиме – иганәчеләр табу кирәк. 

Ә алар юк түгел! Авыл җанлы эшмәкәрәләрнең күбесенә җирсү хисе тынгы бирми. Туган ягын, балачагын, үскән йортын кем дә сагына. Чабатаны гына түгел, әткәй-әнкәйле балачакны һәрберебез түргә үк элеп куярга әзер дә... 

Күңеленә шифа эзләүчеләрнең юлы Буа районы Норлат авылында яшәүче Илгиз Гиниятуллин йортына алып килә... Авыл өйләре, мәчетләрнең макетларын ясау белән мәшгуль ул. Кемгә ниндие кирәк! Гадәттә фото үрнәгендә, үз теләген җиткереп эшләтүчеләр дә бар. Алдан ук әйтим – бәяле! 12 мең тәңкәдән башлап, хаклар югарыга таба үсә. Ишетер колакка күп күренсә дә, чынлыкта, оста кулында ул бер ай эшләнә. Ашык-пошык эшләүне Илгиз үзе дә килештерми. Иҗат кешесе эшенең ләззәтен тоймаса, нәтиҗәсенең сөендерүе икеле.

Бер карасаң авыл җирендә яшәүче ир-ат өчен бөтенләй ят эш. Терлек асрап, бакча сөрер урынына ул көннәр буе пәке белән йомычка юына... 
– Өч баладан бер мин, әти мәрхүм әйтешми, сәер... Дүрт яшемнән сәгать йөрешен белә идем, кечкенәдән рәсем ясап тилердем, гәҗит битеме, абыйның караламасымы, кулга нинди кәгазь эләгә, дигәндәй. Әби күрде дә: “Йәле, улым, мәчет яса да, менә шушы сүзләрне язып бир әле...” – ди. Шамаил! Гарәпчә килештерә дә белмим, әби кушкач тырыштым үзем. Аны ул ятаганың баш очына элдерде. Бүген дә исән, алып карыйм да, аю аягы әмәлләгәнмени... – дип елмая Илгиз. 

Буада рәссам һөнәренә укый ул. Һөнәр көллиятендә вакытлы гына булса да шундый белгечлек ачыла.
– Әти минем кайда укыганымны да белмәде. Өченче курс ахырында ата-аналар җыелышына чакырдылар, кайтып әйттем. Әти: “Барам!..” – дип калды. Көтәм – юк. Ә ул мине, башка егетләр кебек Буа ветеринария техникумында укый дип белгән. Шуның ишек төбендә көтә икән. Авыл кешесе бит инде, кыюсыз. Мин күренмәгәч, кайтып киткән. Аңышкач: “Тапкансың икән...” – диде. Диплом алуга хәрби хезмәт... Аннан Мәскәүгә киттем. Әти кайтартты. “Авылда югаласың...” – дип туганнар да өзгәләнде, үзем дә белдем. Шәһәрдә бәлки танылыр да идем. Әти сүзе бит: “Мин үстергәндә сезгә бер мәртәбә дә сүгенмәдем. Нигезне буш итмисең!” – диде. Авылда кайда эшлисең?.. Трактор. Авылда иң абруйлы эш тә шул, бар хаҗәтеңә техника кулыңда. Яисә ферма. Әзме-күпме, “ияреп” кайта. Эшләп карадам, яшермим, кулым ятмады, рәссамлыкка укыган ич мин, – ди Илгиз.

Үз һөнәренә якын эш таба ул – автобус предприятсендә маршрут күрсәтмәләрен яза. Анысы да вак-төяк кебек тоела. Әтисе үгете белән такта яру цехына урнаша. Агач исен тоеп эшләгәнгә генә җаны бераз сулыш ала. 
– Менә шул чакларда ук керешмәгәнмен. Эшлә инде агачтан сувенирлар!.. Авыл кешесенең үзаңы икенче шул... Кирәкме ул аның кадәр юкмы, ашап бетерәсеңме, черетәсеңме бер бакча бәрәңгең белән бишәр түтәл чөгендер-кишереңне утыртырга тиешсең, җәе буе бакчада билең турайтмыйча эшлисең, чөнки башкалар шулай итә. Бакча үстермәсәң, син – ялкау, бөтен авыл көләчәк, – ди Илгиз.

Күңелдәге теләк, калебеңдәге сәләт барыбер югалырга юл куймый икән кешегә. Мәктәптә ягучы булып эшләгәндә, пәкесенә кызыгып, янына берничә укучы бала ияләшә. Кызыксынуларын күреп Илгиз дә сөенә генә! Агач белән эшләргә, йомычка белән “сөйләшергә” өйрәтә, өстәмә эш җиһазлары да алып килә. Түгәрәк ачып, эшләп җибәрәсе генә!.. Югыйсә, агач эшенә өйрәткән белемле остазлар да юк дәрәҗәсендә авыл җирендә.

– Кулларында пәке бит, малайлар шаярышып та китәләр. Алар өчен җавап та бирәсе. Җиде еллап, үзләре кызыксынган малайларны өйрәттем әле мин. Күргәч, рәхмәт әйтәләр!.. Аннары билсез калып, ел ярым тирәсе урында яттым. Яшьлек шаяруым гаепле, яшермим. Тернәкләнгәч, агач линейкадан гына сувенир мәчет макеты ясадым. Берсе кызыкты да, сатып җибәрдем. Шуннан китте инде. Кайчагында күргәзмәләргә дә чакыралар. Эшләрем өелеп ятмый, кулдан төшкән берсен алып китәләр. Мин аларны яшәү чыганагы булганга да ясыйм. Әле инвалидлык акчасы килеп торганда җиңелрәк иде. Яшәргә кирәк, шуңа башны күтәрмим дә! Бакча белмим, терлек асрамыйм, гел шушы эштә күңел... — ди Илгиз.

Илгиз Гиниятуллинны авыл тарлыгыннан чыгып, шәһәр мохитендә күрәсе килә дә. Бәлки иҗаты да киңрәк колач алыр иде. Буйдаклыгына нокта куеп өйләнер һич югы. Тик 48 яшенә кадәр үз авылына береккән яшәеше киңлеккә тансык күңелен җибәрмәс кебек үзеннән... 

Сәкинә Хәйруллина.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading