16+

Мәдәнияткә ярдәм булачак

«Быелгы ел мәдәни чараларга бай булды». Мәдәният министрлыгы коллегиясендә министр үзенең чыгышын әнә шулай дип башлады. Аларны үткәрүдә һәм мәдәният өлкәсенә грантлар бүлеп бирүдә ярдәм иткән өчен, ул Президентка рәхмәтен җиткерде.

Мәдәнияткә ярдәм булачак

«Быелгы ел мәдәни чараларга бай булды». Мәдәният министрлыгы коллегиясендә министр үзенең чыгышын әнә шулай дип башлады. Аларны үткәрүдә һәм мәдәният өлкәсенә грантлар бүлеп бирүдә ярдәм иткән өчен, ул Президентка рәхмәтен җиткерде.

Айрат Минемулла улы узган ел мәдәни мирас корылмаларын саклауга әһәмият бирелүен билгеләп үтте. Быелгы елда ул Г.Тукайның әдәби музеен, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрын төзекләндерергә, китапларны саклау өчен Милли китапханәгә бина кирәклегенә басым ясады. Шулай ук Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең күләмен арттыру турында Президентка да мөрәҗәгать итте.
Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә Татарстан якташлык җәмгыяте оештырылуын җиткерде. Равил әфәнде әйтүенчә, үзләрендә үткән мәдәни чараларны яктырту өчен, «Яңа Гасыр» телевидениесеннән татар хәбәрчесе булдырырга кирәк. Мәскәүдә яшәп, сәнгатебезгә хезмәт иткән милләттәшләргә хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәр дә бирелергә тиеш.
Композитор Резеда Ахиярова исә талантлы яшь композиторларны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә җибәреп укыту мәсьәләсен күтәрде. Чит илләрдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәргәндә, фольклор коллективларын гына түгел, композиторлар әсәрләрен дә ишеттерергә кирәклеген ассызыклады ул.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, Президент: «Мәдәният елында без алдыбызга мөһим бурычлар куярга тиеш», - дип белдерде. Ул 2013 елны: «Мәдәният өчен уңышлы ел булды», - дип бәяләде. Рөстәм Миңнеханов иске биналарны төзекләндерүгә инвесторларның тартылуын хуплады һәм бу алымнарны башка шәһәрләрдә кулланырга кирәклеген әйтте. Казанга туристлар җәлеп итү юлларын эзләүне дә максат итеп куярга чакырды ул. Рөстәм Нургали улы мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә киләчәктә дә ярдәм булачагына ышандырды. Аннары ул бертөркем сәнгать әһелләренә мактаулы исемнәр бирү таныклыкларын тапшырды. Аеруча уңышлы эшләп беренче урынны яулаган Тәтеш муниципаль районы мәдәният идарәсенә - 500 мең, икенче урынны алган Лаеш мәдәният идарәсенә - 300 мең, өченче урынга ия булган Питрәч мәдәният идарәсенә 200 мең сумлык сертификатлар бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading