16+

Мексика җыелма командасына Казанда сюрприз ясаганнар (ФОТО)

Мексика җыелма командасын Казанның "Мираж" отеле кунакчыл каршы алды, дип хәбәр итә Татар-информ . Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйный.

Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: "Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!" дип язылган.

Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр Кубогының төркем этабында ике матчта катнаша. 18 июньдә алар - Португалиягә каршы, ә 24 июньдә "Казан-Арена" кырында Россия җыелмасы белән уйный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading