16+

Метшин әкият сөйләгәндә өч миллион акча җыелган

Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган ТР Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты нәтиҗәсендә 3,5 млн сум җыелган.

Метшин әкият сөйләгәндә өч миллион акча җыелган

Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган ТР Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты нәтиҗәсендә 3,5 млн сум җыелган.

Казанда, Татарстанда беренче балалар хосписы төзелешенә ярдәм итү максатыннан, ТР Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты булды. Акция нәтиҗәсендә 3 млн 465 мең 590 сум акча җыелган, алар Анжела Вавилова фондына биреләчәк. Бу үзенчәлекле концертта профессиональ артистлар гына түгел, ә Казан мэры Илсур Метшин да чыгыш ясады. Ул Г.Камал исемендәге театр артисты Нәфисә Хәйруллина белән Петр Чайковский музыкасына һәм Мариус Петип либреттосына «Щелкунчик» симфоник әкиятен башкарды.
ТР Дәүләт симфоник оркестры концертларында, гадәттә, урыннар булмый, бу юлы да шулай иде. Кунаклар арасында шәһәр халкы гына түгел, ә республика җитәкчелеге вәкилләре дә булды. Залда балалар да бар, чөнки әкият балалар өчен иде һәм концерт Халыкара онкологик авыру балалар көненә багышланды.
Экраннарда ике яктан совет чорының «Щелкунчик» әкияте өлешләре күрсәтелде. Шулай ук концертта Казан хореография училищесы студентлары катнашты. Илсур Метшинның уку манерасы профессиональ актриса Нәфисә Хәйруллина техникасыннан аерылса да, ул үз бурычын бик яхшы башкарды. Мэр журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, дулкынланудан ул хәтта тавышын утырткан. Илсур Метшин бик тырышып әзерләнгән - белгечләр белән сөйләмен кабатлаган, репетицияләрдә катнашкан.
«Дулкынланам, дип әйтсәм, берни дә әйтмәдем була! Шәһәр Думасында хисап сессиясе алдыннан дулкынлану азрак, бу, мөгаен, әлеге эшне белгәнгәдер. Бу - тапшырып бетермәслек хис, мин аны сәхнәдә беренче тапкыр кичерәм», - дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Концерт тәмамлангач, сәхнәгә Анжела Вавилова фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов чыкты, аңа 3 млн 465 мең 590 сумлык сертификат тапшырдылар. Бу акчалар хоспис төзелешен тәмамлау өчен, әлбәттә, җитмәячәк, тагын 70 млн сум кирәк, ләкин хоспис, тамчыдан күл җыелган кебек, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә ачылачак. Моннан тыш, Александр Сладковский сәхнәдән оркестрның мондый хәйрия концертларын ахырга кадәр уздырачагын вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading