16+

Мәгариф министры театрларга йөрүне тыймый

Соңгы вакытта: «Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып бару өчен акча җыюны тыя», - дигән сүзләр еш яңгырый. Бу сүзләр премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә, 7 октябрьдән башлап ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларда акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыярга,...

Мәгариф министры театрларга йөрүне тыймый

Соңгы вакытта: «Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып бару өчен акча җыюны тыя», - дигән сүзләр еш яңгырый. Бу сүзләр премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә, 7 октябрьдән башлап ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларда акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыярга,...

Әлеге хат мәктәп җитәкчеләренә килеп ирешүгә, беренче чиратта «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры кыен хәлдә калды. Чөнки сыйныф җитәкчеләре балаларны күмәкләп театрларга алып килми башлады.

- Әлеге яңалык беренче чиратта балалар театрларына кагылды, - диде «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова. - Без атна уртасында да балалар белән эшлибез бит. Алар сыйныфлары белән театрга культпоход оештыралар иде. Соңыннан спектакль турында фикер алышалар. Безнең репертуарда балалар өчен 40 спектакль бар. Туфан Миңнуллинның гына җиде әсәре бара. Фестивальләргә баргач та, балаларны татар фольклоры белән таныштырганга шаккаталар иде. Безнең спектакльләр - республиканың визит карточкасы, дияр идем. Артистларыбыз гастрольләргә баргач, аларны Алабуга районы мәктәпләренә кертмәделәр. Азнакай, Түбән Кама шәһәрләрендә өч спектакль урынына берне генә уйнарга туры килде. Без бу хәлгә бик борчылдык.
Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры администраторы Любидә Йосыпова да үзләрен, әлеге хатны, дөресрәге, ата-аналардан акча җыюны сылтау итеп, Казандагы балалар бакчаларына, мәктәпләренә кертми башладылар ди.

- Балтачта сөйләшеп, билетларны сатарга калдырып кайткан идек. Аннары рөхсәт бирмичә кире бордылар. Безнең репертуарда - уннан артык спектакль. Аларның һәркайсы диярлек мәктәп программасына кертелгән, - ди ул.

Мәгариф һәм фән министрлыгы исә үз якларыннан андый тыю булмады дип бара.

- Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә дә, мәгариф идарәсенә дә балаларны күмәкләп театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады, - дигән министр Энгель Фәттахов ТНВ каналында чыгучы «Белем дөньясы» тапшыруында. -Бу - күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләп бетермәве. Шуңа күрә моны вакытлыча күренеш дип кабул итәм. Без әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәбез.

Якын арада министрлык мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading