16+

Мигрантларны кыерсытмыйлармы?

Татарстан Мәдәният министрлыгында «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016)» дәүләт программаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланган киңәйтелгән утырышында республика министрлыклары һәм ведомстволары эшләнгән эшләре турында хисап тоттылар.

Мигрантларны кыерсытмыйлармы?

Татарстан Мәдәният министрлыгында «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» һәм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016)» дәүләт программаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланган киңәйтелгән утырышында республика министрлыклары һәм ведомстволары эшләнгән эшләре турында хисап тоттылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренә караганда, өч ел эчендә конгресс 157 чарада катнашкан. Шуларның 58е программа кысаларында 2016 елда гамәлгә ашырылган. Ел дәвамында ана телен дистанцион рәвештә өйрәтү максатыннан, татар телен өйрәнергә теләгән катнашучыларны туплауга, югары уку йортларында белем алу өчен Россия төбәкләреннән, ерак чит илләрдән талантлы татар яшьләрен җәлеп итүгә ярдәм күрсәтелгән. Татарлар яшәгән чит төбәкләрдә этно-мәдәни үзенчәлекне саклау буенча, «Пар канатлар» гаилә бәйгесе үткәрелгән.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, төрле милләтләрнең бәйрәмнәре дә халыкта зур кызыксыну уяткан. Узган ел, мәсәлән, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе 321 урында уздырылган. Шул исәптән 249ы Россиянең 57 субъектында булса, 72се якын һәм ерак чит илләрдә уздырылган.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасы кысаларында өч төрле проектны тормышка ашырулары хакында хәбәр итте. Алар арасында мигрантларга рус теле, Россия тарихы һәм законнарын өйрәтү программасы да бар.
Утырышта мигрантлар темасына кагылышлы борчылуларын Иҗтимагый совет әгъзасы Юрий Балашов та җиткерде.

- Планлаштырылган барлык эшләрнең башкарылып чыгуы яхшы анысы, - диде ул. - Әмма бүген хисап кына тыңлыйсы килми бит, бу эшләрнең нәтиҗәләрен дә беләсе иде. Барысы да шулкадәр яхшымыни? Гадәттә, тормыш каршылыклардан тора һәм шуларны җиңеп чыгу бәрабәренә алга бара. Мәсәлән, узган ел университет бер социологның тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган иде. Анда, мәктәп мигрантларны кире кага, дигән фикер күтәрелгән. Гомумән алганда, халык мигрантларга начар мөнәсәбәттә түгел анысы, әмма мәктәпләрдә проблемалар бар. Менә бу очракта нәрсә эшләргә соң?
Президент департаментының милли сәясәтен тормышка ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин аңа үз җавабын бирде.

- Әлеге мәгълүматны җиткергән автор мате­риалларының беренчел нәтиҗәләре белән генә уртаклашуын таныды. Анда бары тик йөз кешенең генә фикере өйрәнелгән. Бу очракта әлеге мәкалә нигезендә генә укытучыларның мигрантларга булган мөнәсәбәтенә бәя бирү дөрес булмас иде. Мәсьәлә тагын каралыр әле. Социологик тикшеренүләргә карата булган таләпләр турында сөйләсәк, бу очракта тәнкыйть урынсыз. Шуңа күрә әйдәгез, университет нәтиҗәләрне карасын, өйрәнсен, аннан соң барысы да үз урынына кайтыр. Чөнки республикада, шул исәптән миграция берләшмәләрендә дә барлык социологик тикшеренүләр мигрантларга булган мөнә­сәбәт яхшы икәнлеген күрсәтә. Бу мәсьәләдә борчылырлык урын юк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading