«Юк-юк-юк, Миңгәр Сабан туен башка бер генә Сабан туй белән дә чагыштырып булмый». Сүз дә юк, Җәвит Шакиров бу сүзләрне берничә ел рәттән Миңгәр Сабан туеның үзәк мәйданын тотучыларының берсе булмаса да әйтә алган булыр иде.
Чыннан да, мондый Сабан туе булса да шул Миңгәрдә генә булыр. Булыр-булмас җиргә халыкны аркан белән дә тартып китерә алмыйсың. Ә монда меңәрләгән халык, берничә сәгать алдан килеп, яр буйларында, үзе теләгән мәйданнарда урын ала башлый. Сабан туе буласы урынга килеп төшкәч тә, һәр хәрефен шактый ук саллы пьедесталларга менгереп «бастырган» Миңгәр сүзе баштарак ятрак тоелса да, Сабан туе ахырына чыннан да аның моңа лаек икәненә кат-кат инанасың. Миңгәр башка. Коры җирдә дә җилкәннәрен күтәртеп кораб «йөздерәләр» монда. Калкулыкта Сөембикә манарасына охшатып төзелеш башлаганнар. Җитмәсә әнә, Җәүдәт Миннәхмәтов соравы буенча, Алмаз Хәмзин, Миңгәргә багышлап, өр-яңа җыр язган. Академия театрлары артистлары катнашында клип та төшергәннәр. Җырның премьерасы Сабан туен көткән булып чыкты.
Миңгәр Сабан туенда чыгыш ясаган артистларның чуты-чамасы булмагандыр. Моңа аптырыйсы да юк. Чөнки моннан элек легендар BoneyM төркеменә кадәр килгәне бар Миңгәргә. Бу юлы да, үзебезнең мәшһүр артистлар Салават, Хәния Фәрхи, Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Камал театры артистлары, «Мунча ташы» театры, «Барс-Медиа» артистларының чыгышлары һ.б. белән беррәттән, Украинаның халык артислары, Аркадий Райкин исемендәге Кубок ияләре Владимир Данилец һәм Владимир Моисеенконың чыгышларын да күрергә була иде. Кояш кыздырып торганда, Мишә буенда барган бәйгеләрдә катнашуның ләззәте турында әйтеп торасы да юк. Көч биреп торучы тамашачысы да, Рамил Шәрапов, Алмаз Гәрәев кебек салпы ягына салам кыстырып су өстендә барган бар тамашаны шәрехләп торучылары да килешле. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы. Иң кызыгы шунда - ярышлар, ягъни кул белән балык тоту да; арканга тотынып елганың бер ягыннан икенче ягына чыгып урап кайту да («Тарзан»); елга аша салынган бүрәнә өстендәге «гладиаторлар» сугышы да; селкенеп торган авыш багана очындагы шарны алу да; сабынланган юеш «тау»га менү дә («Тау патшасы»); көймәләрдә узышу да һ.б. бөтенесе берьюлы бара. Авыз ачып, бер җирдә оебрак торсаң, кырыйдарак кына барган иң кызык тамашаны күрми калуың да бар. Әйтик, елга эченә бер-бер артлы урнаштырылган 6-7 төрле каршылыкны үтеп йөгерүче егетләрне күрмәгәнсең икән, бу инде Миңгәр Сабан туендагы экстримнарның берсеннән колак кактың дигән сүз. Җиңүчеләргә: беренче урынга - 15 мең, икенче урынга - 10 мең, өченче урынга кер юу машинасы вәгъдә итәләр. Аннан соңгылар да бүләксез калмаячак - ТВ. антенна, 5 мең һ.б. призлар булачак. Тамашачы җан-фәрманга көч биреп торды үзләренә. Багги узышлары да иң «кайнар нокталарның» берсе иде. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов җиңүе белән тәмамланды ул. Ә менә Сабан туеның умыртка баганасы булган татарча көрәш исә, берничә категориягә бүленеп, балалар, яшьләр, ветераннар, ир-егетләр, хатын-кызлар арасында барды. Җәмгысы Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән 70ләп көрәшче бил алышты. Ветераннар арасында мәйдан тотучылардан Миңгәр авылында гомер буе шофер, лаеклы ялга чыкканнан соң парк мөдире булып эшләгән Рәфыйк ага Нурмиевка тиңнәр булмады.
- Беренче тапкыр 16 яшьтә батыр калган идем, шуннан бирле көрәшәм. 2008 елда абсолютка «пятерка» машинасы алдым. Кызганыч, минем буын көрәшчеләр кимеп бара, - ди шушы көннәрдә 70 яшен билгеләп үтәргә җыенучы Рәфыйк ага.
Озак көттерми генә, быелгы Сабан туеның баш батыры да билгеле булды. Көрәшчеләр бөтенесе бер булып җиңүчене - 26 яшьлек Фәнил Шәйхетдиновны(Казан) күккә чөйделәр. Озакка сузылган фейерверклар да Сабан туена нокта куя алмады шикелле. Бары тик төп мәйдандагы халык Салават җыр театры һәм ROCKING Son (Dschinghis-Khan легендар төркеменең кавер-башкаручылары) концертлары, дискотека барган мәйданнарына күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар