16+

Милли китапханәдә яңа җитәкче

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Аны Сөембикә Җиһаншина җитәклиячәк.

Милли китапханәдә яңа җитәкче

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде. Аны Сөембикә Җиһаншина җитәклиячәк.


Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән Милли китапханәнең элеккеге директоры Наил Камбеевка күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сөембикә Җиһаншинага исә министр яңа эшендә уңышлар һәм киләчәктә коллектив алдына куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыруны теләде.

Белешмә
Сөембикә Разил кызы Җиһаншина 1968 елның 15 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

1985 елда Казан шәһәренең 39 нчы урта мәктәбен тәмамлый. 1990 елда Казан дәүләт педагогия институтында тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге буенча белем алган.

1994-1995 елларда «Китапханә һәм мәгълүмат фәннәре» белгечлеге буенча АКШның Урбане-Шампейндагы Иллинойс штаты Университеты магистратурасында укый.

2004-2006 елларда «Мәдәният оешмаларында социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыру» программасына нигезләнеп, Өстәмә һөнәри белем бирү институтында квалификациясен күтәрә.

1992-1996 елларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханәче, 1996-2007 елларда әлеге китапханәнең чит телләрдәге әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

2007 елның апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының урынбасары вазыйфаларын башкара иде.

Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе, «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading