16+

“Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мәгълүмат чараларында яктыртуга лаеклы матур мисаллар бихисап”

Кичә Казанда Россия территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла торган "Күп төсмерле Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

“Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мәгълүмат чараларында яктыртуга лаеклы матур мисаллар бихисап”

Кичә Казанда Россия территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла торган "Күп төсмерле Россия" VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Бәйге кысаларында журналистлар өчен "Конфессияара һәм милләтара мәсьәләләрне чагылдыруда массакүләм мәгълүмат чараларының роле" дигән темага семинар уздырылды. Этникара журналистика Гильдиясе президенты Маргарита Лянге сүзләренчә, бүген дөньяда барган катлаулы вазгыятьне киң катлам укучыларга дөрес итеп җиткерүдә, илдәге милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда журналистларның роле зур.

- Бүгенге көндә халыкка кайда су баскан, кайда самолет шартлаган, кайда террорчылар бомба шартлаткан һәм башка шуның ише хәвеф-хәтәрләр кызыксындыра. Әйтерсең, без ниндидер куркыныч илдә яшибез. Бөтен матбугат негатив яңалыклар белән тулган. Ә бит без күпмилләтле ил. Һәр милләтнең үз гореф-гадәте, милли традицияләре бар. 193 төрле милләт, димәк, 193 төрле тәрбия, дөньяга караш, туклану, сәламәт, бәхетле булу рецепты - нишләп әле шулар турында язмаска, - дип, ул журналистларга игътибарны милләтләр темасына юнәлтергә чакырды.

Аның фикеренә, әлеге темага үзе теләп алынучы юк дәрәҗәсендә. Язганнары да коры саннарга гына таянып, мәгълүмат бирү белән генә чикләнә.

- Югыйсә бит милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә мәгълүмат чараларында яктыртуга лаеклы матур мисаллар бихисап. Аларны очрек жанрында, тәэсирле итеп язганда менә дигән укылышлы материал килеп чыга, - ди Маргарита Лянге.

Этникара журналистика Гильдиясе президенты семинарда тагын бер проблеманы күтәрде. Аныңча, журналистлар "кайнар кадр яки тема" артыннан куып, милләтләр арасында үзләре үк низаг китереп чыгарырга да күп сорап тормыйлар.

- Бу журналистларның белемсезлеге, тәҗрибәсезлеге, әзерлексезлеге, тизрәк таныласы килүе дип аңлыйм мин моны. Корбан бәйрәме алдыннан, гадәттә, халык арасында тагын мескен сарыкны чалалар инде дип сүз куерта башлыйлар. Ничәмә-ничә еллар шуның турында ишетәбез. Чынлыкта бит корбан чалу бер мөселманнарда гына түгел, осетиннар һәм башка христианнарда да бар ул. Корбан бәйрәме алдыннан без шулар турында мәгълүмат биреп, халыкны тынычландырабыз. Һәр халыкның гореф-гадәтен, йоласын хөрмәт итәргә чакырабыз. Бүген халыкка яңалыклар белән танышу чаралары бик күп. Сез исә халыкны уйландыра, күңелен күтәрә, кызыксындыра торган аналитик язмаларга өстенлек бирегез, - дип киңәшләрен бирде Маргарита Лянге журналистларга.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading