16+

Милләткә хезмәт итүчеләрне ниләр борчый?

Татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре үз халкына ничек хезмәт итә ала, аның үсешенә, телен-мәдәниятен саклап калуга нинди ярдәм күрсәтә ала, бу өлкәдә кайсы юнәлештә эшләргә кирәк? Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узган "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дискуссия мәйданчыгында сүз, асылда, шул хакта барды

Милләткә хезмәт итүчеләрне ниләр борчый?

Татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре үз халкына ничек хезмәт итә ала, аның үсешенә, телен-мәдәниятен саклап калуга нинди ярдәм күрсәтә ала, бу өлкәдә кайсы юнәлештә эшләргә кирәк? Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында узган "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дискуссия мәйданчыгында сүз, асылда, шул хакта барды


Казанга туристлар китерәбез

Оренбург шәһәреннән килгән Рушания Аббасова сүзләренчә, читтә яшәүче татарлар Татарстаннан ярдәм көтеп кенә утырмый, ә үзләре үк аңа хезмәт итәргә, аның үсешенә булышлык итәргә тырыша. Рушания ханым 2009 елдан бирле туризм белән шөгыльләнә. Шушы чор эчендә аның туристлык фирмасы Татарстанга 30000 турист алып килгән.

- Бездә, сезнең Казанда булганыгыз бармы, дигән сорау гадәти сорауга әйләнде. Соңгы елларда татарлар мәркәзе Казанны килеп күрергә теләүчеләрнең саны тагын да артты. Хәтта күрше Казахстан кешеләре дә Казанга безнең фирма аша килә. Максатыбыз да - өлкә халкын бай тарихлы татар милләте, Татарстан белән таныштыру. Моның өчен махсус программа да төзедек. Ул үз эченә Казанның истәлекле урыннарын гына түгел, изге Болгарны да ала. Бу гүзәл урыннарны бер тапкыр килеп күргән кеше туганын, дустын да алып килә. Элек Казанга аена бер тапкыр килгән булсак, хәзер атнага бер мәртәбә килеп китәбез. Идел буйлап теплоходта йөрүне үз эченә алган ике көнлек экскурсияләр дә оештырып җибәрдек. Май аенда уза торган Изге Болгар җыенына да бишәр йөз кешене алып киләбез. Киләчәктә Оренбургка килгән Кытай, Венгрия, гарәп илләре туристларын да Казанга җәлеп итәргә уйлыйбыз. Шушы эшчәнлек төребез белән Татарстанга акча кертергә тырышабыз, аны танытабыз, экскурсияләр аша туристларны татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Туристлар сыйфатында килгән яшьләрдә, Казанны күргәч, монда килеп укыйсы, яшисе, эшлисе килү теләге уяна, - диде "Идел-Урал" туристлык операторы директоры.

"Хәзинә-тур" туроператоры директоры Комил Сираҗетдинов та бу юнәлештә актив эш алып бара. Ун ел эчендә алар Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да билгеле оешма булган. Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән Татарстанга 100 меңләп турист алып килдек, аларны Болгар, зөя белән дә таныштырдык, диде ул.

Татар кешесе турында фильм

Кыргызстаннан делегат булып килгән бизнесмен Тимур Кәримов фикеренчә, читтә яшәүче татарларга телен, мәдәниятен саклап калуда эшмәкәрләр ярдәм итә.

- Нинди генә чаралар оештырсак та, иң беренче финанс аның ягын уйлыйсың. Кыргызстанда яшәүче татарлар арасында эшмәкәрләр бар һәм гел булышып торалар. Бу бездә генә түгел, башка республика, төбәкләрдә дә шулай. Татарстан, татар конгрессы исә безгә мораль яктан ярдәм итә. Әмма мин алар ягыннан тагын бер ярдәм күрәсем килә: татар эшмәкәрләрен мәгълүмати яктан берләштереп, аларның гомуми базасын булдырсыннар иде. Мин моны Татарстанның эшлекле форумында да әйткән идем. Күп кеше чыгыш ясый, алар үзләренең эшчәнлек төре белән таныштыра, үзе җитештергән продуктлар турында сөйли, хезмәттәшлеккә өнди, трибуна артыннан төшә дә шуның белән бетте. Яңа гына эш башларга теләүче яшь татар егетләре бар, алар да татар конгрессына мөрәҗәгать итә алсыннар иде. Кайсы төбәккә ул үз продукты белән чыга ала, анда кем белән хезмәттәшлек итеп була - болар турында мәгълүмат һәм аны бәйнә-бәйнә аңлатып бирүче булса иде. Бер-беребезгә ярдәм итеп, берләшеп эшләгәндә эшләребез дә уң булыр, - дип сөйләде ул "Шәһри Казан" журналистына.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты президиумы әгъзасы, "ЕвроСибОйл" нефть компаниясе президенты Нурулла Саттаров фикеренчә дә, биш елга бер тапкыр Казанга җыелышып килеп чәй эчеп, аннан һәр кеше үз юлы белән китеп барса, соңрак аралашу дәвам итмәсә, берничек тә берләшеп булмый.

- Ә берләшеп исә без татар милләтенә тагын да ныграк хезмәт итәр идек. Бәлки, халыкара татарлар бердәмлеге фондын төзергә кирәктер. Шул фондка кереп, иганәчелек эшен җәелдереп була. Элек татарлар хәйрия эше белән актив шөгыльләнгән. Ә без моңа бөтенләй игътибар итмибез. Хәйрия акчасына күп проектлар җәелдереп була. Әйтик, татарларның батырлыгын күрсәткән фильмнар төшерергә. Патриотизмны үстерергә кирәк дип әйтергә яратабыз. Без яшь вакытта совет фильмнарын карап, шулар белән тәрбияләнеп үстек. Андагы геройларның батырлыгына соклана идек. Татарлар арасында да бар бит андый батырлар, әмма алар турында кинолар юк. Кырымда туып үскән кырым татары кызы - атаклы разведчик Алиме Абденанова турында ишеткәнегез бармы? Кырым Россиягә кушылгач, Россия Президенты Владимир Путин аңа Россия герое исемен бирде. 20 яшендә аны фашистлар җәзалап үтерә. Алиме Абденанова турында фильм төшерү идеясе бар. Бөтен татарларга аның батырлыгын күрсәтәсе килә. Моны без эшләмәсәк, беркем дә эшләмәячәк, - дип сөйләде ул.

Иганәчелек яши

Дискуссия мәйданчыгында иганәчелек турында да сүз булды. Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең директоры Фәрит Уразаев элек татарлар тормышында зур бер урын алып торган иганәчелек эшенең кайбер үрнәкләрен хәзер дә күрергә мөмкин булуын билгеләп үтте, төбәкләрдә эшләп килүче хәйрия фондларын мисал итеп китерде. Шундыйларның берсе - Төмән өлкәсенең "Бездә ятим бала юк" хәйрия фонды. Аның попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

- Фонд ун ел элек оешты. Хакимият оешмалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Өлкәдәге балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә йөрибез. Анда тәрбияләнүчеләр өчен чаралар уздырабыз, бүләкләр таратабыз. Фонд тәрбиясендә бүгенге көндә 120 бала, Борки балалар йорты, Тубыл социаль-тернәкләндерү үзәге, Тубыл балалар йорты исәпләнә. 2014 елдан 2017 елга кадәр фондның кереме - 1 350 778 сум булды. Шушы вакыт аралыгында ун гаиләнең торак мәсьәләсен хәл иттек. Алар өчен 1 млн 170 мең сум тотылды. Янгында зыян күргән гаиләгә 122 мең сум бүлеп бирелде. Төмәннең Тугыз авылында су басудан зыян күрүчеләргә дә шактый зур ярдәм күрсәтелде. Фондка үзебезнең татар эшмәкәрләре һәрдаим булышып тора. Алар матди яктан да, киңәшләре белән дә ярдәм итәләр, - ди ул.

Татар аты бренды

Эшмәкәрләр җыелган дискуссия мәйданчыгында татар атлары брендын булдыру идеясе дә яңгырады. Казан дәүләт ветеринария академиясе галиме, биология фәннәре докторы Равил Хәйретдинов сүзләренчә, татар атларын башка токымлы атлар белән бутарга кирәкми.

- Хәзер аларның нинди булганын да бик сирәк кенә кеше белә. Аларны үрчетү белән Лениногорск районында Фәрит Нәбиуллин шөгыльләнә. Аның 70 аты бар инде, аларның санын йөзгә җиткерү бурычы бар, шуннан соң гына без бу токымны рәсми рәвештә теркәтә алабыз. Атның бер буынын алу өчен җиде ел вакыт кирәк булуын аңладык. Шуңа да эш акрын бара. Әлеге эштә сезнең дә ярдәм кирәк. Татар атсыз яшәргә тиеш түгел, татар аты безнең брендыбыз булсын иде, - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading