16+

“Мин бит йортсыз, җәлләгез инде”

Барыбыз да яратып йөри торган фаст-фуд кафесында гаҗәп хәл булды. Иртәнге аш капкалап утырганда, кафега теләнеп йөрүче мохтаҗлар килеп керде.  Алама пычрак киемнәрдән үзләре, “тәмле су” исләре дә борынны кытыклый. Баксаң, алар кычкырыша башлады. Нәрсә эшлиләр инде дисәм, сугышалар!

“Мин бит йортсыз, җәлләгез инде”

Барыбыз да яратып йөри торган фаст-фуд кафесында гаҗәп хәл булды. Иртәнге аш капкалап утырганда, кафега теләнеп йөрүче мохтаҗлар килеп керде.  Алама пычрак киемнәрдән үзләре, “тәмле су” исләре дә борынны кытыклый. Баксаң, алар кычкырыша башлады. Нәрсә эшлиләр инде дисәм, сугышалар!

Территория бүләләр, җәмәгать. Әле ничек кенә... Катлы-катлы сүгенү сүзләреннән хәтта колаклар оялды. Сугыш-талаштан соң, җирле өч бомж, читтән килгән кунакны куып чыгарды. Тынычландылар. 

Иртәнге ашымны дәвам итәм дигәндә: “Йорты булмаган кешегә булышыгызчы”, – дигән тавыш яңгырады. Авыздагы ризыкны чәйнәп җавап биргәнче, “җырлыйм, шигырь сөйлим, булышыгыз инде”, – дип тезеп китте. Кәгазь акча үзем белән булмагач, ничек бар шулай җавап бирдем. “Алайса ашарга алып бирегез”, – ди ир-ат. Янымда утырган дустым түзә алмады, ярдәм итәргә китте. Ачка койрык чәнчеп йөридер дип, бомжны кайгырткан дустым шаккаткан.  
– Мин аңа туклыклырак әйбер алып бирермен дигән идем. Ә ул туңдырма сорый. “Миңа шоколад тәмлесе кирәк”, – дип өйрәтеп тә тора әле. Сораганын алдым инде, – ди.

Озак та үтмәде, яңа танышыбыз янәдән акча сорап килде. Бу юлы аның кулында кыздырган бәрәңге дә бар иде. “Мохтаҗга ярдәм итегез, җырлый, шигырь сөйли беләм”, – ди. “Туңдырма алып бирдек, тагын нәрсә кирәк соң?” – дигән сорауга йорты булмаган шәп җавап тапты: “Минем тамагым туймады бит”. 
Ни өчен сау-сәламәт, әле җырга-шигырьгә сәләте булган кеше үзеннән мескен ясап йөри? “Мин бит йортсыз, җәлләгез инде”, – диеп тә куя. Бөтен дөнья бер мохтаҗ көенә биергә тиеш кебек. Башкаларны кем җәлләр?

Ә шулай да, йорты булмаган ир-ат алдатмаган. Теләнеп йөрү өчен, шәп җир сайлаган. Бауман урамында урнашкан бу фаст-фудта, гадәттә, яшьләр туклана. Дөньяны үзгәртергә теләүчеләр, мәрхәмәтлек күрсәтеп,  мохтаҗларга ярдәм кулын суза. Ә тамак һаман туймый. Кафе җитәкчелеге өчен дә табыш бар бит. Бомж бушка ашый, ә акча җитәкчелек кесәсенә тама. 

Ярдәм иткән өчен чын күңелдән әйтелгән гап-гади “рәхмәт”кә сусый башладык.  Аны “тиеш”, “кирәк”, “бир” сүзләре алыштырды.  Мәрхәмәтлек күрсәтергә ашкынып торучылар барлыгы, әлбәттә, шатландыра. Кызганыч, бу яхшылыктан файдаланырга теләүчеләр саны гына кимеми.  
Әле башка туймас тамакларны да ашатасы бар...

Фото: https://unsplash.com/
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading