16+

“Мин ятим балага йөрәгемдә булган яратуымны бирәсем килә”

Социаль вазгыятькә бәйле рәвештә мондый җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга әзер кешеләр азрак икән.

“Мин ятим балага йөрәгемдә булган яратуымны бирәсем килә”

Социаль вазгыятькә бәйле рәвештә мондый җаваплылыкны үз җилкәсенә алырга әзер кешеләр азрак икән.

Үз канаты астына караучысыз калган яки ятим баланы сыендыру бик игелекле, әмма бар кеше дә булдыра алмаслык гамәл. Шуңа күрә гаиләгә бала алырга теләүчеләрне вак иләк аша уздыралар. 

Бу адымга баручыларның торак шартлары, керем дәрәҗәсе, сәламәтлеге җентекләп тикшерелә. Әмма иң мөһиме – кешенең моңа эчке әзерлеге. Юкка гына мондый җитди карар кабул иткән һәркемне Гаиләгә бала алырга теләүчеләр мәктәбе аша уздырмыйлар. Махсус әзерлек курслары үтү нарасыйны уллыкка-кызлыкка, опекага бирүнең мәҗбүри шарты булып тора. Чөнки бала алабыз дип ныклы карарга килгәннәр дә, белгечләр һәм психологлар белән аралашканнан соң, “Мин бу адымга әлегә әзер түгел” дип кире уйлау очраклары бар икән.

– Безнең мәктәпкә укырга килгән һәр кеше иң беренче итеп анкета тутыра, ул анда үзенең ниятләрен күрсәтә. Бер ай дәвамында, атнасына өч тапкыр, алар белән белгечләр, психологлар эшли. Аннары аларда нинди үзгәрешләр булуын ачыклау өчен икенче анкета тутырыла. Соңгы дәрестә исә без әзерлек узган ата-аналар белән формаль булмаган мохиттә аралашабыз. Шунда кайберәүләр ачылып китеп: “Без бала алырга теләгән идек, әмма моңа әзер түгел икәнебезне аңладык”, – дип әйтергә көч таба. Бу безнең өчен шулай ук мөһим. Кешеләр инде бала алырга ниятләдем, кирегә юл юк дип уйларга тиеш түгел. Кешенең эчке әзерлеге мөһим. Уйлаганыннан кире кайтучылар булмаса, балаларны кире кайтарулар тагын да күбрәк булыр иде, – ди Казанның шәһәр мәгариф үзәге базасындагы Гаиләгә бала алырга теләүчеләр мәктәбе кураторы Рауза Ермакова.

Башкалабызда гаиләгә бала алырга теләүчеләр белән эшли торган ике шундый мәктәп бар. Берсе Горький шоссесында урнашкан Гаилә коруга ярдәм итү базасында, икенчесе шушы – шәһәр үзәгендә Мәгариф үзәге нигезендә оешканы. Алар икесе ике төрле һәм һәркайсының үз эш үзенчәлекләре бар.  Киров районында урнашкан мәктәпкә күпчелектә районнардан килеп укыйлар. Аларга биредә дәресләрнең ял көннәренең берсендә уздырылуы кулай. Шулай укякын тирәдә яшәүчеләр шунда мөрәҗәгать итә.

Шәһәр Мәгариф үзәге нигезендәге мәктәпкә исә үзәккә якынрак яшәүчеләр килә. Әти-әни булырга тизрәк өйрәнергә теләүчеләр дә бирегә мөрәҗәгать итә – дәресләрнең атнага өч тапкыр уздырылуы барлык кирәкле әзерлекне бер ай эчендә үтәргә мөмкинлек бирә. 

Рауза Ермакова сүзләренчә, алар мәктәбендә ай саен якынча 20 кеше укып чыга, кайсыдыр айда бу сан азрак, кайсыдыр айда бераз күбрәк булырга мөмкин. Бала алырга теләк белдерүчеләр саны илдәге социаль вазгыятькә карап үзгәрә, ди ул. Бүген хәлләр киеренкерәк, шуңа мондый җаваплылыкны үз җилкәләренә алырга әзер кешеләр дә азрак.

Ятим балага ата-ана назы бирергә теләүчеләр арасында төрлесе бар – үзләре бала алып кайта алмаган гаиләләр дә, үз балаларын тәрбияләп үстереп, тагын берне яки берничәне аякка бастырырга көч тоючылар да, ялгыз ирләр, ялгыз хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә. Күпчелеге үз ниятен: “Мин ятим балага йөрәгемдә булган яратуымны бирәсем килә”, – дип билгели икән.

– Бала алу – ул мин аны яратам, башыннан сыйпыйм һәм ул миңа рәхмәтле булачак кына түгел, бу зур җаваплылык һәм эш. Теләк кенә җитәрлек түгел, кешенең баланы гаиләгә кабул итәргә ресурслары, белеме булырга тиеш. Яратудан бигрәк түземлелек кирәк. Мәктәптә без шул хакта сөйлибез. Әмма без бу ата-ана бала алырга хокуклы, монысына бала бирергә ярамый дип хәл итмибез. Чөнки без психологик иләк ролен үтәмибез. Мәктәп укытулар уздыра. Ә кеше инде карарны үзе кабул итә, – дип аңлатты Гаиләгә бала алырга теләүчеләр мәктәбе кураторы.

Мәктәпнең төп бурычы – бала сыендырырга теләүчегә үзенең нинди мотивация белән эш итүен аңларга булышу. Әгәр дә мотивация балага юнәлтелгән булса, бу яхшы. Ә инде ата-ана моннан үзенә файда эзләсә, монысы борчу уята. 

Күпчелек, билгеле, нәни бала алырга тели. Үсмерләрне гаиләгә кабул итүчеләр аз. Алар үзләре дә балалар йортыннан китәргә ашкынып тормый. Гаиләгә эләгеп, үзләре көтмәгән шартларга эләккәннән соң, кире дәүләт карамагына кайтучы үсмерләр бар, ди Рауза Ермакова. Чөнки балалар йортында аларны ашаталар, киендерәләр, җыештыралар. Әмма күбесе 18 яшь тулгач, шул ук дөньяга, кешеләр арасына чыгасыларын, алар җилкәсенә шул ук бурычлар, җаваплылык ятасын аңлап бетерми. Бу очракта инде аларга социальләшү дә авыррак булачак. Шуңа күрә хәзерге вакытта остазлык мәктәбен булдыру турында фикер алышулар бара.

Бала алырга теләүчеләр мәктәбендә уку чорын исә, Рауза Ермакова гаиләләр өчен икенче ширбәт ае дип атый. Өйләнешкәннән соң беренче ширбәт аенда ир һәм хатын бер-берсенә генә карый. Бала алырга теләүчеләрне исә мәктәптә бер юнәлештә карарга өйрәтәләр, ир һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр яңа үсеш кичерә.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading