Җәмгыятебез алдашу, урлашу, әшнәлек кебек яман гадәтләр сазлыгына елдан-ел тирәнгәрәк бата бара, ахрысы.
Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышында мине әнә шундый төшенке уйлар биләп алды. Анда 29 апрельдә «Коррупциягә каршы эшчәнлектә иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның роле» темасына түгәрәк өстәл үткәрелгән иде. Сөйләшүдә дәүләт һәм хөкүмәт органнары вәкилләре, хакимият органнарында эшләгән пенсионерлар, «Казан хокук яклау үзәге», «Татарстанның иҗади яшьләр академиясе», «Татарстанның яшьләр берлеге», «Антикоррупция» иҗтимагый оешмалары әгъзалары катнашты.
Гаеплеләр эләккәли
Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы идарә җитәкчесе Марс Бәдретдинов үзенең кереш сүзендә сөйләгәнчә, республикада соңгы 5 елда 750 җитәкче, коррупциядә гаепләнелеп, җавапка тартылган. Финанс чыганакларын, тәгаенләнгән эшләргә юнәлтмичә, үз белдекләренчә тоткан өчен республиканың җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр, мәдәният, төзелеш, мәшгульлек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрларына шелтә белдерелгән. Марс Бәдретдинов коррупциягә каршы көрәшүче иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар санын күбәйтү зарурлыгын алгы планга куйды. Бу фикерне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин да куәтләде. Ул: «Җирләрне, стратегик предприятиеләрне бүлешү законга ярашлымы? «Уралмаш», «Норникель» кебек заводларның аерым кеше кулында шәхси милек булуы дөрес хәлме? Россия халкы коррупция күренешләренә ризасызлык белдерә. Җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең катгый сүзе бик мөһим», - дип, сүзне ерактан урап сөйләсә дә, дәрәҗәле җыелышларда мондый кыю чыгышка юлыкканым юк иде әле. Кызганыч, Анатолий Фомин үзебезнең республикадагы «замана байлары»н телгә алмады. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы эшчәнлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Дмитрий Козлов соңгы 5 елда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тармагындагы 35 хезмәткәрнең, ә шушы арада гына Яшел Үзән районында салым инспекторларының ришвәт алуда тотылуларын хәбәр итте. Ул шулай ук республикада 34 районда авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләренең, бюджет акчаларын тиешле максатларда файдаланмаганнары өчен, административ җавапка тартылганлыкларын да әйтеп үтте.
Пенсионерлар үпкәләде
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева үзенең чыгышында: «Иҗтимагый оешмаларга күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк», - дип тәкъдим ясаган иде. Хакимият органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан, ләкин бүген дә министрлыклар каршындагы иҗтимагый советларда әгъза булып торучылар әлеге фикергә каршы төште. Марс Бәдретдинов: «Башта дөреслекне эзлисең, аннары эш урыны эзләргә туры килә. Ветераннар кыю сүзле, алар инде куркып тормый», - дип, пенсионер җәмәгать активистларын тынычландырды. Дөрестән дә, элеккеге мәдәният министры Марсель Таишев: «Безнең чорда райондагы берәр авыл клубына җибәрелгән акча тулысынча барып җитә иде. Хәзер исә акча җибәрелә, ә барып җитми», - дип тәнкыйтьләде әнә. Кайсы яшь хезмәткәр әйтә алыр иде бу сүзләрне...
Гөлнара Сергеева әйткәнчә, Шотландиядә иҗтимагый оешмалар бик актив. АКШта да америкалылар җәмгыятьтәге һәр гаеп-кимчелек турында полициягә шалтыратып хәбәр итәргә гадәтләнгән. Без исә хакимият органнарына хәбәр җиткерүне «сатлыкҗанлык» сыйфатындарак күзаллыйбыз. Түгәрәк өстәлдә фикерләшүдән соң кабул ителгән резолюциядә коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең активлыгын арттыру бурыч итеп билгеләнде. Ришвәтчелеккә кагылышлы хәбәрләрне Татарстан Хөкүмәте һәм Прокуратурасы сайтларына интернет аша да җибәрергә мөмкин. Анатолий Фомин әйткәнчә, безгә, «эшне танышлык аша гына башкарып була», дигән ялгыш фикердән арынырга кирәк, югыйсә, җәмгыятебездә берни дә уңай якка үзгәрмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар