Мирас мәсьәләләре буенча редакциябезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Укучыларыбыз соравы буенча, васыять итү, мирас итеп калдыру үзенчәлекләре турында «Татарстанның Нотариаль палатасы» ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев белән сөйләштек.
- Закон нигезендә мираска кемнәр дәгъва кыла ала?
- Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1142нче маддәсе нигезендә закон буенча мираска, беренче чиратта, милек хуҗасының балалары, тормыш иптәше һәм әти-әнисе өмет итә ала.
- Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән бер укучыбыз: «Фатирыбыз ирем исемендә иде, ул үлеп киткәч, кызым белән генә калдык. Иремнең туганнары, бу фатирда әнинең дә өлеше бар, дип, торакка дәгъвалый башладылар. закон нигезендә бу шулай каралганмы?» - дип сорый.
- Әйе, тагын бер кат кабатлап әйтәм, закон нигезендә, милек хуҗасының әти-әнисе дә хатыны, балалары кебек үк бер дәрәҗәдә мирасчы булып санала (бары үз әти-әнисе генә). Ә менә милек хуҗасының ире яки хатынының әти-әнисенең торакта өлеше юк.
- Мирасны кемдер васыять (завещание) итеп калдыра, кайберәүләр дарственный ясата, ягъни бүләк итә. Кайсысы отышлырак?
- Кем өчен ничек инде. Моны һәркем үзе хәл итә. Васыятьнамә - гражданнарның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече. Васыятьнамә һәм милекне бүләк итү - икесе ике нәрсә, алар хокукый яктан да, нәтиҗәләре буенча да аерыла.
Мирасны бүләк итү турында сүз барганда, милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул бүләк иткән мирасыннан колак кага, аның инде ул мөлкәткә бер катнашы да булмый. Бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Теркәлү ун көн эчендә башкарыла. Ә васыятьнамәгә килгәндә, ул бары хуҗасы вафатыннан соң гына гамәлгә керә. Алты ай узгач кына мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Васыять очрагында мирасчының эшкә яраксыз булып саналган тормыш иптәше, балигъ булмаган балалары, әти-әнисенә дә өлеш бүленергә тиеш.
- Кеше, торагын башка берәүгә васыять итеп калдыргач яки бүләк иткәч, үзе мөлкәтсез кала дигән сүзме?
- Бүләк итү вакытында нәкъ шулай. Әгәр кеше бүләк иткән торагында алга таба да яшәргә кала икән, яңа хуҗа аны теләсә кайсы вакытта куып чыгарырга, күченергә мәҗбүр итәргә хокуклы. Шуңа да бүләк итү эшләрен рәсмиләштергәндә сак булырга кушабыз. Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Бары тик бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса гына суд ярдәмендә килешүне өзәргә була. Васыятьнамә вакытында исә мирас хуҗасы үзе исән чакта мөлкәтен теләгәнчә куллана ала, шулай ук мирас итеп тапшыру турындагы күрсәтмәне дә үзгәртә, төзәтә ала.
- Дарственный ясатканда 13 процент салым түләргә туры килә дип ишеткәнем бар. Аны кем түли?
- Россиянең Салым кодексы нигезендә (217нче маддә), күчемсез милек, транспорт, акция, пай өлешләре бүләк итеп бирелгәндә кабул итеп алучы мирасчының якын туганы булмаса, мирас бәясенең 13 проценты күләмендә салым түләргә тиеш. Әгәр бүләк итүче белән кабул итүче арасында туганлык җепләре тыгыз икән (әти-әни, әби-бабай, апа-сеңел, абый-эне, ир-хатын), мондый очракта алар салым түләүдән азат ителә.
- Васыятьнамә, мирасны бүләк итү турындагы күрсәтмәне язганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
- Васыятьнамә язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланылырга тиеш. Васыятьнамә төзүченең үз акылында булуы мөһим. Кемгә күпме өлеш тиячәген, һәр пунктны ачык итеп, төгәл күрсәткәндә, өстәмә бәхәсләр килеп чыкмаячак. Дарственный ясатканда шулай ук барысы да юридик яктан дөрес рәсмиләштерелергә тиеш. Мирасның хуҗасы икәү булса, бүләк итүче кешегә икенчесеннән рөхсәт алу кирәк. Бүләк ителәсе йортта балигъ булмаган балалар яшәсә, балаларны опекага алу һәм попечительлек бүлегеннән рөхсәт кәгазе таләп ителә.
РS. Мирас калдыручы өчен васыятьнамә язу ышанычлырак кебек. Ә милекне кабул итүчегә бүләк ителгәнне алу отышлырак. Кыскасы, һәркем үзе өчен җайлысын, уңайлысын сайлый. Иң мөһиме - барысын да законлы, дөрес итеп башкарырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар