16+

Мәктәпкә барасы килә!

Җәйнең соңгы ае керде. Димәк, тиздән балаларның мәктәпкә барыр чаклары да җитә. Беренче сентябрь - белем бәйрәме элек-электән дулкынланлыргыч, матур бәйрәм инде ул. Ә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керергә җыенучыларның бу бәйрәм мәңгегә исләрендә калачак.

Мәктәпкә барасы килә!

Җәйнең соңгы ае керде. Димәк, тиздән балаларның мәктәпкә барыр чаклары да җитә. Беренче сентябрь - белем бәйрәме элек-электән дулкынланлыргыч, матур бәйрәм инде ул. Ә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керергә җыенучыларның бу бәйрәм мәңгегә исләрендә калачак.

Авиатөзелеш районында урнашкан «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм үзәге 31 июль көнне беренче сыйныфка барырга тиешле 20 баланы кунакка, дөресрәге, беренче дәрескә җыйды. Матур рәсемле әлифбасын цирк билетына алыштырган Буратино белән берни дә белми торган Белмәмешне оятка калдырып, барлык сорауларга да дөп-дөрес җаваплар таптылар булачак укучылар. Тизлек һәм игътибар таләп итә торган уеннарда да сынатмадылар. Димәк, мәктәптә дә бары 4ле һәм 5ле билгеләренә генә укыячаклар. Бәйрәм соңында балаларга мәктәп букчалары тапшырылды.
Аз керемле, күп балалы, әти-әниләре эшләми торган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәктәп букчаларын кирәкле әсбаплар белән тутыруда район хакимияте булышлык күрсәткән.
Бүләк ителгән матур портфель бәйрәмгә дәү әнисе Дания ханым белән килгән Марсельнең күңеленә дә бик хуш килгән. 62 нче мәктәпкә шуны тотып барачак ул.
- Дәү әни тәрбиясе дә кергән бала инде. Үзем балалар бакчасында эшләгәч, анда гел минем белән йөрде. Укыганда йөзебезгә кызыллык китермәс, тырышып укыр, Алла боерса, - ди Дания апа. Шулай булсын, артыннан үсеп килүче энекәшенә үрнәк күрсәтәсе дә бар бит әле.
Әле алга таба да дәвам итәчәк акция кысаларында быел барлыгы 450 портфель, 72 канцтоварлар җыелмасы, хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 72 спорт костюмы тапшырылачак. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында Украинадан качак булып кайткан ике гаилә дә теркәлгән, аларга шулай ук ярдәм күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading