16+

 Мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә ярдәм чаралары 

 Казанда өлешчә мобилизациягә бәйле мәсьәләләр буенча шәһәр штабының чираттагы утырышы булды. Анда мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларының башлангыч исемлеге игълан ителде.

 Мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә ярдәм чаралары 

 Казанда өлешчә мобилизациягә бәйле мәсьәләләр буенча шәһәр штабының чираттагы утырышы булды. Анда мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларының башлангыч исемлеге игълан ителде.

Башкала мэры Илсур Метшин үзенең кереш сүзендә:”Казанда 3 җыелу пункты оештырылды, анда республикадан һәм башка төбәкләрдән килгән кешеләр туплана. Мобилизациягә алынганнарның гаиләләре игътибар үзәгенә куелды, адресларда йөреп чыгылды. Шәһәр штабы Казаннан мобилизацияләнгәннәргә кагылышлы мәсьәләләрне республика штабына җиткереп торачак. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре, балалары, ата-аналары борчылмасын өчен ярдәм чаралары гамәлгә ашырылачак”,- дип әйтеп үтте.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев әйтелгәнчә, Казаннан 800 ир-ат мобилизациягә алынган.
— Җыелу пунктларында 3 мәртәбә кайнар аш оештырылды. Мәдәни чаралар үткәрелә, китапханә булдырылды. Мобилизацияләнгән кешеләр үзләренең гаиләләрендә иминлек булуын тели. Хезмәткәрләр аларның һәммәсенең гаиләләрендә булды, анкеталар тутырылды. Әтисе дә һәм улы да мобилизациягә алынган гаиләләр дә бар. Юридик сорауларда ярдәм күрсәтелә. Казаннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрендә 300 бала исәпләнә, мәктәпләрдә бушлай тукландыру, балалар бакчаларына урнаштыру, хатыннарына эшкә урнашу һәм алмаш һөнәр үзләштерү, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтеләчәк,- диде Булат Алиев.

Җыелу пунктларында күчмә сәүдә оештырылган, медицина пунктлары ачылган.
— Мобилизациягә алынган кешеләр өчен хәрбиләргә тиешле нормалардагы аш-су әзерләп китерелә. Комбинат өстәмә җиһазландырылды, автотранспорт саны арттырылды,- диде Казанның “Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты” генераль директоры Рима Мөхәмәтшина.

Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миннуллина хәбәр иткәнчә, мобилизациягә алынган 29 ир-ат үзенең сөйгән кызы белән никахын теркәгән. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагыйтова әйткәнчә, башкалада мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен социаль волонтерлар туплауга керешелгән.

Утырышны йомгаклап, мэр Илсур Метшин:”Мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләрен барысын да якыннан белергә кирәк. Хезмәткәрләр, районнар хакимиятләре, идарәче компанияләр тарафыннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә игътибарлы мөнәсәбәт булсын,”-дип күрсәтмә бирде.

Ул эшкуарларның мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә ярдәм фонды оештыру турында тәкъдимнәр белән шалтыратуларын әйтте.
— Эшкуарлар фонд ачу буенча мөрәҗәгать итә. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә ярдәм фонды оештырылачак, аның финанс эшчәнлеге үтәкүренмәле булачак,- диде мэр Илсур Метшин.

 Психологлар тарафыннан бушлай ярдәм

“Доверие” балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге кабул итеп яки читтән торып консультация бирә башлады. 8-(843) 277-00-00 телефоны шалтыратуларны тәүлек буена кабул итә. Психологлар белән 9.00-17.30 сәгатьләрдә “Доверие”ның бүлекчәләрендә очрашырга мөмкин. Адреслар: Коләхметов урамы, 21; Халтурин урамы,16; 8 Март урамы.4; Годовиков урамы,14, подъезд 2; Сәлимҗанов урамы,14. Шулай ук борчылу-стрессны киметә торган күнегүләргә язылырга була.

“Игелекле Казан” телефоны

Мобилизациягә алынган кешеләрнең туганнарына белешмәләр бирү өчен “Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) автоном коммерциячел булмаган оешмасында “Кайнар элемтә” ачылды, телефоны: 8 (843) 558-74-18.

 Мэр Илсур Метшин игълан итте

Муниципаль мәктәпләрдә мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен (ничәнче сыйныфта укуларына карамастан) ике мәтрәбә бушлай кайнар аш белән тәэмин итү 10 октябрьдән башлап оештырыла, бу тәртип 2022/2023 еллар уку елы тәмамланганчы гамәлдә саклана.

Мобилизацияләнгәннәрнең мәктәпкәчә яшьтәге балалары 1 ноябрьдән муниципаль балалар бакчаларына йөргән өчен һәм тукланган өчен түләүләрдән азат ителә.

Мобилизацияләнгәннәрнең 18 яшькә кадәрге балаларына 10 октябрьдән башлап шәһәрнең җәмәгать транспортында (автобус, трамвай, троллейбус, метро) бушлай йөрү мөмкинлеге тудырыла.

Мобилизацияләнгәннәрнең 18 яшькә кадәрге балалары музейларга һәм театрларга бушлай керә ала. Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә, әлеге категориядәге балалар муниципаль генә түгел, ә республика һәм дәүләт музейларына, театрларына да бушлай керергә хокуклы. Моннан тыш, алар бушлай зоопаркка, мәдәният сарайларындагы кинотеатрларга, дәүләт концерт залларындагы һәм филармониядәге концертларга бушлай йөри ала.

Баланы чараларга бушлай бер өлкән кеше озатып йөрергә мөмкин.

Мобилизацияләнгәннәрнең 18 яшькә кадәрге балалары муниципаль бассейннардан, җиңел атлетика манежларыннан һәм күнегүләр залларыннан бушлай файдалана. Төркем белән үткәрелгән күнегүләрдән тыш, баланың үзе генә килгән очраклары турында сүз бара.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, “Игелекле Казан” кысаларында оештырылачак, ярдәм фондына теләге булган һәр кеше акча күчерә алачак. Әлеге чыганаклар адреслы ярдәм күрсәтүгә (дарулар сатып алуга, медицина тикшерүенә, балалр өчен киемнәр сатып алуга һәм башка социаль ярдәм чараларына) тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading