16+

«Ялга кайткан әтисен күргәч, үкереп елый башлады» (+видео)

Мобилизацияга алынган райондашыбыз, коллегабыз ике атналык ялга кайтты, дип хәбәр итә Актаныш ветеринария берләшмәсе.

«Ялга кайткан әтисен күргәч, үкереп елый башлады» (+видео)

Мобилизацияга алынган райондашыбыз, коллегабыз ике атналык ялга кайтты, дип хәбәр итә Актаныш ветеринария берләшмәсе.

Әле яңарак кына булган беренче мобилизация кампаниясе башлануга 6 ай үтеп тә киткән. Безгә генә ул тиз генә үтеп киткән кебек, ә кемнәргәдер мобилизация башланганнан бирле, вакыт икенче төрле уза: көннәр – атналарга, атналар-айларга сузылган кебек. Ветеринария оешмасының Актаныш участогында мал табибы булып эшләүче Х. Рамилгә 28 сентябрьдә, төшке аш вакытында, иртәгә Казанга китәсең дип, кулына повестка бирәләр. Бу яңалык аяз көнне яшен суккан кебек була: гаиләсендә дә, оешмада да.

— Отпускка кайтам дип язгач, соңгы секундка кадәр ышанып бетә алмадым. Ниһаять, өйгә кайтачак! Балаларга сюрприз ясыйм дип, әйтмәскэ кушты. Менә сәгать 22.00 тирәсе. Бераздан кайтып җитәм дип смс язды. Минем йөрәгем ешрак тибә башлады, түзә алмадым, дәрес әзерләп утырган кызларыма, әйдәгез, киенегез, әтиегезне каршы алырга чыгабыз дигәч, ышанмый тордылар. Курткаларын тиз генә киделәр дә, чыгып чаптылар… Рамиль дә такси белән безнең тыкрыкка борылып, кереп бара... Кече кызым - әти кызы, әтисен күргәч, үкереп елый башлады, муенына асылынды, - дип сөйли хатыны Лениза. - Бергә торганда бер-береңнең кадерен белмисең икән. Мобилизациягә алынганнан бирле тормышка карашым үзгәрде, аерылгач кына аңлыйсың икән, ничек сагынганны, юксынганны, яратканны… Хәзер минем бар булган теләгем – дөньялар тынычлансын, сугышлар бетсен, ирләребез, әтиләребез, абый-энеләребез исән-сау кайтсыннар.

Рамильне барысы да сагынып көтеп каршы алды: эштә коллегалар, урамда күршеләр, авылда -туганнары, өйдә гаиләсе генә түгел, аның яраткан маллары, бигрәк тә чабышларда, сабантуйларда катнашкан, бергә үскән якын дуслары - атлары! Әйе, Рамиль, чыннан да, мал җанлы булганга, хайваннарны яратканга үзенә мал табибы профессиясен сайлаган. Актаныш участогында мал тоткан кешеләр арасында да аны белмәгәне юктыр. Украинада булганда да һәрвакыт хәлләрен сораштырып тордылар.

Ялга кайтуга, икенче көнне үк оешмага килеп кергәч, коллегалары да, үзенең туганын каршы алгандай, кочаклашып-елашып та алдылар. Актлар залына тиз генә җыелышып, Рамильдән хәл белешү-сорау алу булды: Украинадагы тормыш, мобилизациядәге егетләр ничек көн үткәрәләр, нәрсә ашыйлар, кайда йоклыйлар һәм башка сораулар. Кайда булса да, коллегабыз юмор хисен югалтмаган, сорауларга да шаярып җавап бирде, андагы тормыш авыр булса да, бер зарлану сүзе дә ишетелмәде. "Ашыйбыз, Аллага шөкер, атнага 3 тапкыр",- дип шаярып җавап бирде. Яңадан өстәп куйды: «Дөресен әйткәндә, ашау зарланырлык түгел, посылкалар, гуманитар ярдәм дә килеп тора, рәхмәт, туганнарга, коллегаларга, райондашларга. Без землянкаларда гаиләләрне, туганнарны, туган җирне сагынып, дөнья тынычланганны көтеп ятабыз. Төрле чаклар була инде монда»,- диеп сүзен тәмамлады. Әлбәттә, Украинада ничек көн үткәрүләре, сагынудан-сагыштан кечерәеп беткән моңсу кузләренә карасаң, берсүзсез дә аңлашыла.

Сүзне йомгаклап, дөньялар тынычлансын, илләребез имин булсын, күгебез аяз булсын, мобилизацияга алынган барлык ир-егетләребез, коллегаларыбыз тизрәк туган җиренә, тыныч-рәхәт тормышка, җылы өйләренә, яраткан эшләренә кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.

Актаныш ветеринария берләшмәсенең вконтакте сәхифәсеннән

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading