16+

Моңлы гомер юлдашы

Әлеге язманы башлаганчы, шактый уйланырга туры киле. Чөнки гомерен сәнгатькә багышлаган, сугыш афәтләрен кичергән, Берлинга кадәр барып җиткән мөхтәрәм шәхес турында хөрмәтле укучыма күңелдә булган теләкләремне һәм хисләремне мөмкин кадәр лаеклырак итеп җиткерәсе килә: сүз күптән түгел генә тууына 100 ел тулып үткән гаҗәеп әдәпле-тәртипле, бик күпләр өчен үрнәк булырдай...

Моңлы гомер юлдашы

Әлеге язманы башлаганчы, шактый уйланырга туры киле. Чөнки гомерен сәнгатькә багышлаган, сугыш афәтләрен кичергән, Берлинга кадәр барып җиткән мөхтәрәм шәхес турында хөрмәтле укучыма күңелдә булган теләкләремне һәм хисләремне мөмкин кадәр лаеклырак итеп җиткерәсе килә: сүз күптән түгел генә тууына 100 ел тулып үткән гаҗәеп әдәпле-тәртипле, бик күпләр өчен үрнәк булырдай...

Сугыш һәм хезмәт ветераны Мөбарәк Батталов гаҗәеп үзенчәлекле тормыш һәм хезмәт юлы үтә. Бала чагыннан башлап музыка, җыр-моң белән мавыгып үсә. Алар өендә патефон тәлинкәсеннән «Эшче», «Сания» операларыннан арияләр, халык көйләре яңгырый. Мөбарәк шуларны тыңлап үсә. Музыка аны көннән-көн мавыктыра бара һәм ул 18 яше тулганда Казан музыка училищесына укырга килә. Училище директоры Александр Литвинов яшь егеткә оркестр бүлегендә гобой классында укырга тәкъдим итә. Аңа уку җиңел бирелә. Биредә ул Фәрит Яруллин белән таныша, әкренләп мөстәкыйль рәвештә уку программасыннан тыш, гобойда халык, Салих Сәйдәшев көйләрен уйный башлый. Ходай биргән абсолют ишетү мөмкинлеге, музыкаль сәләте яшь музыкантка әкренләп Ф.Яруллинның виолончельдә йә булмаса фортепианода уйнавына кушылып хәтта радиодан чыгышлар ясарга мөмкинлек бирә.
Мөбарәк Батталов Казан музыка училищесыннан соң Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакта укый, аннары Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесын персональ стипендия алып, гел «биш»легә укып тәмамлый. Көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы яшь музыкантның да бөтен планнарын челпәрәмә китерә. Сугышта ул радист-телеграфист буларак катнаша һәм сугыш юллары буйлап Берлинга барып җитә. Праганы, Берлинны азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мөбарәк Батталов Казанга кайта, опера һәм балет театры оркестрына гобойчы буларак эшкә кабул ителә һәм лаеклы ялга чыкканчы, ягъни 30 елдан артык театрның иң ышанычлы, талантлы оркестр артисты була, гомере буе беренче гобой өчен үтә катлаулы партияләрне башкарып килә.
Опера һәм балет спектакльләрендә чит ил композиторлары, рус классиклары әсәрләрендә, татар композиторлары иҗатында гобой киң кулланыла. Әйтик, Вердиның «Аида» операсында гобой әсәрнең башыннан ахырына кадәр оркестрда берүзе генә диярлек музыкаль фрагментлар башкара. Чайковскийның «Аккош күле» балетында да гобойга зур урын бирелә. Хәтта балет музыкасы гобойда «фа» авазы белән башлана. Мөбарәк Батталов бу һәм башка бик күп опера-балет спектакльләрендә гобой партияләрен тиңдәшсез оста һәм ышаныч белән башкарып яшәде. Аның янында оркестрда тагын ике музыкантны, ягъни ике гобойчыны күрергә мөмкин була. Шулай ук искиткеч талантлы гобойчылар Рәшит Таймасов һәм Мөбарәк Вазыйх улының шәкерте Идел Сөләйманов (рәсемдә), бер-берсен алмаштырып, оркестрда уйнадылар.
1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында безнең опера театры да катнаша - Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсын алып бара. Әлбәттә, операдан тыш декада көннәрендә опера театры оркестрына көн саен җаваплы чараларда уйнарга туры килә. Илаһи зур уңыш белән тәмамланган декада нәтиҗәләре буенча опера һәм балет артистларына ирешкән уңышлары өчен төрле-төрле мактаулы исемнәр, орден-медальләр тапшырыла. Ә 80 кешелек оркестр музыкантлары арасында фәкать гобойчы Мөбарәк Батталовка гына Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Бу лаеклы исемне М.Батталов гомере буе горур йөртте. Чөнки ул елларда әлеге мактаулы исем бик югары, дәрәҗәле иде. Бу хакта вакытлы матбугат битләрендә гобойчы Батталов иҗатына, аның сәләтенә, осталыгына сокланып мәкаләләр бастырыла.
Гобойчы М.Батталовның яшьлек елларына кайтып, тагын шуны әйтәсе килә: училищеда укыган еллардан алып С.Сәйдәшев белән яхшы таныш була ул. Бу танышлык, дуслык яшь музыкант өчен гаҗәеп онытылмаслык ядкарь булып саклана иде. Беренчедән, С.Сәйдәшев гобойчы егетне Академия театры оркестрында уйнарга чакыра һәм яшь музыкантның матди хәлен уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Икенчедән, композитор симфоник оркестр өчен язган миниатюраларында гобойны еш куллана һәм башкару өчен Мөбарәк Батталовны чакыра торган була. Мәсәлән, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасына язган кереш музыкасында Галиябану көен гобойга тапшыра. М.Батталовның татар композиторлары белән иҗади дуслыгы моның белән генә чикләнми.
Мөбарәк Вазыйх улы театрдагы хезмәтен мөгаллимлек эшчәнлеге белән аралаштырып килде. Кайчандыр үзе укып йөргән Казан музыка училищесында гобойчылар укытты. Алар арасында мин дә бар идем. Безнең дәресләр училищеда иртән 8дән үк, ягъни театрда эш башланганчы индивидуаль тәртиптә үтә иде. Ул үзе белән гобоен һәрчак дәрескә алып килә иде: укучылары белән бергә күнегүләр, программага кергән әсәрләрне уйнарга ярата. Күренекле татар композиторы Александр Ключарев гобой һәм фортепиано өчен өч әсәр язган иде. Алар күләмнәре белән зур түгел, ә башкару өчен шактый катлаулы, укучыдан байтак осталык таләп итә. Дәресләрнең шактый иртә сәгатьтә булуына карамастан, еш кына композитор А.Ключаревның безнең дәресләргә кереп утыруын хәтерлим. Александр Сергеевич Ключарев үтә зыялы шәхес буларак, безне рухландырып, җылы сүзләр әйтеп китә иде.
Гаҗәеп сабыр холыклы, зыялы, укымышлы, ярдәмчел, күңеле моңнан торган Мөбарәк Вазыйх улы Батталов гаиләсендә дә шулай ук ихтирам-хөрмәткә лаек булып яшәде. Хатыны «сәхнә сандугачы» дигән мактауга лаеклы җырчы, кабатланмас Алтынчәч, Сәрвәр образларын сәхнәдә тиңдәшсез югарылыкта башкарган җырчы Рәисә Билалова белән ике кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкән яшьтәге музыкант өчен башта олы кызын югалту, соңрак гомер иткән хатынын җирләү, әлбәттә, сугыш һәм хезмәт ветеранының сәламәтлеген нык какшатты. Сугыш афәтләрен кичергән, тормыш кытыршылыкларына бирешмәгән өлкән яшьтәге Мөбарәк Батталов кинәт арабыздан үзе дә китеп барды.
Шунысы гаҗәп, татар сәнгатенә гомерләрен, талантларын багышлаган, сандугачка тиң җырчы, Татарстанның халык артисткасы Рәисә Билалова һәм оркестрда гобойчы буларак хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Батталов исән вакытта дан-шөһрәт юллап йөрмәделәр, барына канәгать булып яшәделәр. Әмма йөзек кашына тиң җырчы, җәмәгать эшләре активисты, шәһәр Советы депутаты Рәисә Билалова һәм аның ире - талантлы музыкант-педагог, шулай ук киң җәмәгать эшлеклесе Мөбарәк Батталов турында искә алучы булырмы, аларның исемнәрен мәңгеләштерүнең берәр ысулы табылырмы? Исән вакытларында ук онытылган, сәнгатебез тарихында тирән эз калдырган йолдызларны болытлар капламасын иде. Ни өчен әле һич югында Казан урамнарының берсенә бертуган Батталовлар исеме бирелмәскә тиеш? Күренекле шагыйрь Салих Батталов Ватан сугышында хәрби очучы була, Абдулла Батталов Муса Җәлил төркемендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә, Галимҗан Батталов сугышта башын сала. Мондый легендар шәхесләрнең исемнәре, кылган гамәлләре, батырлык үрнәкләре онытылырга тиеш түгел югыйсә. Бу хакта тиешле оешмада утыручы чиновниклар белергә тиешләр һәм татар халкының асыл улларына ихтирам күрсәтүне намус эше, эшлекле гамәл дип кабул итәргә тиешләр. Чөнки әйтелгәнчә, бертуган Батталовлар һәркайсы милли герой. Рәисә ханым Билалова, Мөбарәк Батталовка әйтелгән эчкерсез фикерләр аларның рухларына хәер-дога булып ирешсә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading