16+

Мостафада Җәлил юбилеена елдан артык әзерләнгәннәр

Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена аның туган авылы - Оренбург өлкәсе Мостафа авылы музеенда узган елдан бирле әзерләнә башлаганнар. Герой-шагыйрьнең балачагы һәм үсмер еллары үткән урынны күрергә Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта чил илләрдән киләләр.

Мостафада Җәлил юбилеена елдан артык әзерләнгәннәр

Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена аның туган авылы - Оренбург өлкәсе Мостафа авылы музеенда узган елдан бирле әзерләнә башлаганнар. Герой-шагыйрьнең балачагы һәм үсмер еллары үткән урынны күрергә Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта чил илләрдән киләләр.

Музей мөдире Нәфисә Гобәйдуллина «ШК»га сөйләгәнчә, Җәлилнең туган көненә багышлап, инде 30 елдан артык район күләмендә мәктәп укучылары арасында иншалар, шигырь уку, рәсем конкурслары уздырыла. 14 февральдә «Үлемсез җыр» дип аталган тантаналы кичә дә үткән.

Мостафа авылында 400ләп кеше яши, тугызеллык мәктәптә 31 бала белем ала. Җәлилнең герой исеме чыгып, «Моабит дәфтәрләре» туган ягына кайтып, шигырьләре халык арасында таралгач, 60нчы елларда авылга төрле төбәкләрдән экскурсантлар агыла. Аларга Җәлил белән аралашкан кешеләр герой-шагыйрь турында горурланып сөйли, истәлекләрне киләчәк буынга тапшыра. Шулай итеп, Җәлилнең исемен мәңгеләштерүдә авыл халкының да өлеше зур була.

- Авылда кечкенә генә баладан да: «Кем ул Муса Җәлил?» - дип сорасаң, ике дә уйламыйча, аның шагыйрь икәнлеген, Мостафада туганлыгы турында әйтеп бирә. Балалар өчен язган шигырьләренең бер‑ике куплетын булса да, ә кайберләре тоташ та, яттан сөйләп бирә ала, - дип сөйләде безгә Нәфисә Гобәйдуллина.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым Мостафага соңгы тапкыр 2013 елның 25 августында - әтисе һәлак булган көнне килгән. Яңартылган музейны күреп, бик канәгать калган, рәхмәтләрен җиткергән. Сүз уңаеннан, быел музейга 40 ел тула.

- Олы яшьтә булуына карамастан, Мусаның туганы Зәйнәп Җәлилованың кызы Елена Павловна бездә еш була, ул Оренбургта яши. Исән чагында Җәлилнең ике туганы Таһир Корбанов та Казаннан еш кайтып йөрде. Ул да безгә шагыйрь турында күп истәлекләр әйтеп калдырды, - диде мөдир.

Музей ачылганда, Җәлилгә караган бер экспонат та булмаган. 2000 еллар башында Мостафа авылы кешесе Бишкәктән Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһимның архивын алып кайта. Ул вакытта Ибраһим абый мәрхүм, ә архивы биек йортының чардагында сакланган була. Шуннан соң музей Җәлилнең шәхси фоторәсемнәре, Ибраһим абыйның журналистлар, язучылар белән язышкан хатлары белән тулыландырыла.

Җәлилне белгән кешеләр калмаган инде. Әмма аның белән аралашкан кешеләр үзләренең истәлекләрен балаларына, туганнарына сөйләп калдырган. Хәзер шул туганнар музейга әлеге истәлекләрне язмача рәвештә китерә.

Мостафа авылына җәй көннәрендә гаиләләп, ә көзге‑язгы айларда делегация­ләр, төркем-төркем мәктәп укучылары килә. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй, Матвеевка, Пономаревка районнары, Татарстанның Азнакай, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Казан якларыннан кешеләр бик актив. Ә менә Мамадыш, Актаныш, Әтнә районнарыннан аларга сирәк киләләр, музей мөдире әйтүенчә, былтыр Италия, Казахстан, Үзбәкстан кешеләре, Оренбург өлкәсенә кайсысы эш буенча, кайсысы кунакка килеп, башкаладан 150 чакрым ераклыкта урнашкан Мостафадагы музейга да кереп чыккан.


Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым Мостафада 2013 елда булып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading