16+

Мәскәү төрмәләре туристларны көтә

Россия башкаласының кунакханәләр фонды тиздән яңа биналар белән тулыланачак. Туристларны Мәскәү төрмәләренә урнаштыра башлыйлар. Хисап палатасы аларны шәһәр читенә күчерү турындагы мәсьәлә өстендә эшли. Шулай итеп, шәһәр чигендәге күп кенә бушаган биналарда соңыннан офислар, музейлар, кунакханәләр булачак. Бутырка, Матросская тишина яки Лефортово кебек төрмәләрне, киң танылган булуларына карамастан, отель итеп...

Россия башкаласының кунакханәләр фонды тиздән яңа биналар белән тулыланачак. Туристларны Мәскәү төрмәләренә урнаштыра башлыйлар. Хисап палатасы аларны шәһәр читенә күчерү турындагы мәсьәлә өстендә эшли. Шулай итеп, шәһәр чигендәге күп кенә бушаган биналарда соңыннан офислар, музейлар, кунакханәләр булачак. Бутырка, Матросская тишина яки Лефортово кебек төрмәләрне, киң танылган булуларына карамастан, отель итеп күзаллавы кыен. Ә менә Войковская, Красная Пресня яки «Медведь» кебекләре чит илдән килгән туристлар өчен менә дигән урын. Элеккеге төрмәләрне кунакханә итеп үзгәртү, гомумән дә, дөньяда ярыйсы ук киң таралган эш. Араларында бюджетныкылар гына түгел, биш йолдызлылары да бар. Мәскәү мэры С.Собянин «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында шәһәр үзәгеннән дәүләт органнарын да «сөрергә» планлаштыруы турында сөйләгән. Алардан бушаган биналарны шулай ук кунакханәләр алачак.
Мәскәүдә кунып чыгу урыны табу гына түгел, бөкеләрдән беркайчан да чистармый торган юллардан йөрү мәсьәләсе дә кискен тора. Хакимият моны да туристлар һәм велосипедта йөрергә яратучылар файдасына хәл итәргә җыена. 2012 елның сентябрь аена Мәскәүдә 50 туристлык веломаршруты ачылачак. Туристларның экскурсияләргә велосипедка утырып йөриселәре алда әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading