16+

Музейга бушка да кер, бүләк тә ал

«Казан Кремле» музей тыюлыгына, аның туган көне хөрмәтенә, бушлай кертәләр.

Музейга бушка да кер, бүләк тә ал

«Казан Кремле» музей тыюлыгына, аның туган көне хөрмәтенә, бушлай кертәләр.

Бу көннәрдә музей-тыюлык 19 еллыгын билгеләп узачак. Шул хөрмәткә 20 һәм 22 гыйнвар көннәрендә Татарстанның табигать тарихы музее, «Манеж» күргәзмәләр залы, «Казан-Эрмитаж» үзәге, Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихлары музеен тамаша кылу ирекле булачак.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары «Евразиянең күчмә халкы империя төзү юлында» күргәзмәсендә борынгы күчмә халык һәм аларның культурасы белән якыннанрак таныша, «XIX-XX гасыр татарларының традицион культурасы. Россия этнография музее тупланмасыннан» күргәзмәсендә татарларның бөтен үзенчәлеген күрсәткән гаҗәеп матур әйберләрне күреп соклана ала. Ә инде Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихлары музеендагы «Лев Толстойның сугыш һәм солыхы. Ясная Поляна - Казан» күргәзмәсендә сез Лев Толстой чорына һәм аның бөек әсәре атмосферасына чумарга мөмкинсез.
Туган көн уңаеннан музейга килүче 19 яшьлекләрне һәм шулай ук туган көннәре 22 гыйнварга туры килүчеләрне сюрпризлар да көтәчәк, дип ышандыра музейның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading