16+

“Народный контроль”гә җибәрелгән хәбәрләр белән Татарстан Президенты да танышып бара

СССР дәверендә "капитализм калдыгы" дигән сүзтезмә еш кулланыла иде. Хәзер инде кабат капитализм урнашты, фикерләр тамырдан үзгәрде. Казанның Социалистик урамындагы 3нче йортка да "социализм калдыгы" бәяләмәсе бирелгән булган, ахырысы. Нык искергән әлеге йорт төзекләндерү күрмәгән. Көннәрдән бер көнне ишелеп тә төшәр иде бәлки. Ләкин, вакыйга бөтенләй икенче юнәлеш алган. -...

“Народный контроль”гә  җибәрелгән хәбәрләр белән Татарстан Президенты да танышып бара

СССР дәверендә "капитализм калдыгы" дигән сүзтезмә еш кулланыла иде. Хәзер инде кабат капитализм урнашты, фикерләр тамырдан үзгәрде. Казанның Социалистик урамындагы 3нче йортка да "социализм калдыгы" бәяләмәсе бирелгән булган, ахырысы. Нык искергән әлеге йорт төзекләндерү күрмәгән. Көннәрдән бер көнне ишелеп тә төшәр иде бәлки. Ләкин, вакыйга бөтенләй икенче юнәлеш алган. -...

СССР дәверендә "капитализм калдыгы" дигән сүзтезмә еш кулланыла иде. Хәзер инде кабат капитализм урнашты, фикерләр тамырдан үзгәрде. Казанның Социалистик урамындагы 3нче йортка да "социализм калдыгы" бәяләмәсе бирелгән булган, ахырысы. Нык искергән әлеге йорт төзекләндерү күрмәгән. Көннәрдән бер көнне ишелеп тә төшәр иде бәлки. Ләкин, вакыйга бөтенләй икенче юнәлеш алган.

- Социалистик урамындагы 3нче йортта яшәүчеләр безгә мөрәҗәгать иттеләр. Бу йорт 2016 елга билгеләнелгән капиталь ремонт исемлегенә кертелде, - диде "Халык фронты" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге рәистәше Игорь Бикеев.

Иҗтимагый хәрәкәтнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалган конференциядә уңай мисаллар шактый күп яңгырады. Мәсәлән, Әлмәтнең Клара Цеткин урамындагы 59нчы һәм 61нче, Маяковский урамындагы 56нчы йортлар "яшәргә яраклы" дип танылган. Шәһәр үзәгендәге әлеге йортлар "авария хәлендә" дип, аларда яшәүчеләрне социаль ипотека алымында торак төзелешендә катнаштырып, башка җирдән фатир алыдырырга җыенганнар икән. Бөгелмә шәһәрендә "үги бала" сыман һаман читтә кала биргән Луговая урамындагы 2нче күп фатирлы торак йортка капиталь төзекләндерү үткәртүгә ирешелгән.

Түбән Щитцы авылы халкы Бөек Ватан сугышында катнашканнар хөрмәтенә куелган мемориаль ташның, искергән элеккеге һәйкәл-обелиск белән чагыштырганда, бик начар булуына канәгатьсезлек белдергән. Нәтиҗәдә, яңасы урнаштырылган. Балык Бистәсе районында күп балалы гаиләләрдәге укучыларга мәктәптә бушлай туклану мәсьәләсе уңай чишелгән. Питрәчтә подрядчы оешма күп фатирлы торак төзелешендә җибәргән кимчелекләрен кабаттан төзәтергә мәҗбүр булган.

Займище авылы янында Идел ярларына ком кудырып, күп катлы йортлар төзергә җыенуга экологлар кискен каршы чыккан иде. "Халык фронты" теләктәшлегендә бу планга нокта куелды.

- Займище буенда Идел ярында күп катлы йортлар төзелмәячәк. Ком түшәлгән яр табигать тыюлыгы сыйфатында төзекләндереләчәк, - дип ышандырды Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Рөстәм Камалов.

Конференциядә чыгыш ясаган эшкуарлар монополистларның электрон сәүдә мәйданчыкларына керү өчен 45 мең сум түләү башкарырга кирәклегеннән зарландылар. "Татарстан Республикасының дәүләт заказлары буенча агентлыгы" генераль директоры Яков Геллер эшкуарларга теләктәшлек белдереп, дәүләт тарафыннан түләнелгән электрон сәүдә мәйданчыклары да барлыгын искәртте. Болар: SMB.tatartis.ru, katalog.tatar. Эшкуарлар әлеге сайтларга үзләре җитештергән товарлар исемлеген куя ала.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская җәмгыятьтәге кимчелекләрне фаш итүдә "Народный контроль" чыганагын актив файдаланырга чакырды. Интернет аша әлеге адреска җибәрелгән хәбәрләр белән Татарстан Президенты шәхсән үзе дә танышып чыга икән. "Халык фронты" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлегенең 16region@onf.ru адресына юлланган хәбәрләр дә җентекләп тикшерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading