16+

Необлогерлар форумы Казанда узачак

Миллионлаган укучысы булган дөньяның иң популяр блогерлары, социаль челтәрләрдән актив кулланучылар - алар барысы да 3 июнь көнне бергә җыела. Аларны блогерларның бишенче юбилей форумы берләштерәчәк. Озак сайлаганнан соң, форумны үткәрү өчен Казан шәһәренә тукталганнар. Мәскәүдә "Россия сегодня" мәгълумат агентлыгы Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә бу чарага багышлап форумны оештыручылар белән...

Необлогерлар форумы Казанда узачак

Миллионлаган укучысы булган дөньяның иң популяр блогерлары, социаль челтәрләрдән актив кулланучылар - алар барысы да 3 июнь көнне бергә җыела. Аларны блогерларның бишенче юбилей форумы берләштерәчәк. Озак сайлаганнан соң, форумны үткәрү өчен Казан шәһәренә тукталганнар. Мәскәүдә "Россия сегодня" мәгълумат агентлыгы Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә бу чарага багышлап форумны оештыручылар белән...

Миллионлаган укучысы булган дөньяның иң популяр блогерлары, социаль челтәрләрдән актив кулланучылар - алар барысы да 3 июнь көнне бергә җыела. Аларны блогерларның бишенче юбилей форумы берләштерәчәк. Озак сайлаганнан соң, форумны үткәрү өчен Казан шәһәренә тукталганнар. Мәскәүдә "Россия сегодня" мәгълумат агентлыгы Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә бу чарага багышлап форумны оештыручылар белән очрашу да узды. "Татар информ" агентлыгында оештырылган видео күпер аша анда Казан вәкилләре дә чыгыш ясады.

Блогерлар неофорумының башкалабызда узуы бер яктан көтелмәгән хәл булса, икенче яктан зур җаваплылык өсти торган сөенечле яңалык. Әлеге идеяне үзе дә социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.
Татарстан дәүләт комитетының туризм буенча җитәкче урынбасары Екатерина Барабанова: Татарстан дөнья күләмендә чаралар кабул итәргә әзер, безнең бу өлкәдә тәҗрибә җитәрлек. Су спорты буенча дөнья чемпионаты да уңышлы узды. Кунакларга республикабызны төрле яктан күрсәтергә җыенабыз. Казан туристлар яратып килә торган урыннарның берсе. Былтыр гына башкалабызда 2 миллион 700 мең кеше ял итеп киткән. Ләкин шулай да Татарстанның барлык туристик мөмкинлекләре ачылып, күрсәтелеп бетми кебек. Әлеге форум социаль челтәрләр аша да Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен пропагандалау мөмкинлеге бирә", - ди.

Социаль челтәрләрдә, блогларда яңгыраган фикерләр, кайтавазлар иң ышанычлысыдыр, мөгаен. Монда реклама бирү максатыннан түгел, һәркем үзе күргән, кичергән хисләре белән бүлешә. Чын дөресен яза, ди конференциядә катнашучылар.
Необлогерлар форумы кунакларын беренче көнне эшмәкәрләр белән очрашу көтә. Ике ел элек блогерлар белән элемтәгә кергән Альфа - Банк уртак хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләрен сизә башлаган.

Икенче көнне форум кунакларын Татарстанның истәлекле урыннарына алып барачаклар. Төп максат - республикабызны мәгълүмати, тарихи яктан һәм сәнәгать үзәге буларак таныту. Бер генә эскурсия дә күңелсез булмаячак, кунакларны заманча музейлар, көтә дип ышандыра татарстанлылар. Өченче көнне исә алар районнарда узган Сабан туе бәйрәмнәрендә катнаша алачак.

Блогерлар диюгә ук беренче чиратта беренчеләрдән булып үз блогын булдырган «LiveJournal Russia» күз алдына килеп баса. Live Journal Russiaнең баш мөхәррире Василий Гулин әйтүенчә, журнал укучуларына көтелмәгән яңалыклар әзерли. Алар форумны оештыручылар да булып тора. Башка оештыручылардан "Одноклассники ру", "В Контакте" социаль челтәре, Евразия коммуникацияләр үзәге вәкилләре дә форумда ниләр булачагын әйтеп бетермәде. Барысы да сер булып кала. Шунысы гына билгеле, чарада теләгән һәркем катнаша ала, һәм ул онытылмаслык булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading