16+

 Несмелов урамы юлы белән Вознесение трактын нинди язмыш көтә?

Татарстанда 2023 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 11,2 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкару планлаштырып куелган инде. 

 Несмелов урамы юлы белән Вознесение трактын нинди язмыш көтә?

Татарстанда 2023 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 11,2 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкару планлаштырып куелган инде. 

Әлеге чыганакларның 4,7 миллиард сумы-федераль үзәктән, ә 6,5 миллиард сумы республика бюджетыннан тәгаенләнгән. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә таныштырганча, республикада быел да юллар төзелешендә зур эшләр башкарылган.
 
Саннарны санап торырсың

Татарстанда быел гомум исәптә 443 чакрым юл төзекләндерелгән, шул исәптән авылларда 120 чакрым юлларга асфальт яки вак таш түшәлгән. Фермерлык хуҗалыкларына, бакчачылык ширкатьләренә һәм балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына юллар яңартыла. Чаллы шәһәрендә 23,6 чакрым юл төзелгән. 
— Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендәге “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты нигезендә республикада 170 чакрым автомобиль юллары төзелде. Шушы ук проект ярдәмендә Казанда 33,8 чакрым юл сафка бастырылды, 6 урамның юлларына капиталь ремонт үткәрелде, бу эшләргә 2 миллиард сум тотылды,-диде Артем Чукин.

Күперләрне төзекләндерү күз уңына алынды. Быелгы планга 28 күпер алынган булган, шуның 16сы ремонтланган, калганнарындагы эшләр киләсе елда тәмамланачак. Мәсәлән, Аксубайда, Столбищеда һәм Бөреледә күперләр яңартылган. Киләсе ел планына янә 28 күпер кертелгән, бу быел тәмамланып бетмәгән күперләрне исәпләмичә.

Казанның Зур боҗра юлы кысаларында, Мехчылар урамы юлына капиталь төзекләндерү үткәрелде, әлеге юл “эш режимында” файдалануга тапшырылды. Мехчылар урамы юлы, светофорларны һәм юл корылмаларын куеп бетереп, 2023 елда тулысынча тапшырылачак.

М-7 трассасы -буй җитмәс “офык”

Казанда Горький шоссесына янәшә рәвештә Несмелов урамы юлы төзелә. Әлеге юлның “Серебряный бор” аша Аракчинога кадәрге өлешен 2023 елда файдалануга тапшыру ниятләнелә. Несмелов урамы юлын план-сызымнарда М-7 “Волга” федераль автотрассасына кардәр җиткерү каралган. Ләкин, Артем Чукинның сүзләреннән аңлашылганча, биредәге юл төзелешенең икенче чиратын гамәлгә ашыру билгесез вакытка кичектерелә.
— Несмелов урамы юлын М-7 автотрассасына кадәр җиткерү турында әлегә тәгаен мәгълүмат юк,- диде министр урынбасары.

Вознесение тракты теркелди

Артем Чукин сөйләгәнчә, Вознесение трактының проект бәясе 26 миллиард сумны тәшкил итә. Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге беренче өлеше 12 миллиард сумга төшә. Трактның беренче участогын 2023 елда тәмамлау ниятләнелә. 

— Вознесение трактының Җиңү проспектыннан М-7 федераль автотрассасына кадәрге икенче участгы төзелеше өчен 346 миллион сум бирелде. Вознесение трактын тулысынча 2024 елда тапшыру максаты бар, — диде Артем Чукин.

Вознесение тракты М-7 автотрассасына Самосыр полигонының көнчыгыш тарафыннан килеп кушылачак. Федераль автотрасса белән тоташачак урында юл-транспорт чишелеше була. Анда төзелеш урынын урап узу юлы ясалды инде. 

Казаннан чыгып китү юлларында тыгылыш хасил булганлыктан, Вознесение трактына нык әһәмият бирелә. Вознесение тракты төзелү Мамадыш трактын транспорт тыгылышыннан бермә-бер бушатыр, дип уйланыла. Шәһәр хакимиятенең Мамадыш трактының үзендә дә юл-транспорт чишелеше төзү хыялы бар. 

Артем Чукин:”Киләсе елда да “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә юл төзү-төзекләндерү эшләре актив рәвештә дәвам иттереләчәк”,-дип өметләндерде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X