16+

Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый?

Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә. 

Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый?

Быел да кайбер төбәкләргә җәй көтмәгәндә, вакытыннан алда килде. Аерым урыннарда температура нормадан 14 градуска артыграк. Синоптикларның фаразы буенча, җәй гадәттәгедән эссерәк булыр дип көтелә. 

Җәйге эсседә, әлбәттә, кондиционер кирәк. Өйдә дә, эштә дә. Тагын сатып алырга соңга калмадыкмы икән?
Кондиционер сайлаганда нәрсәне истә тотарга кирәк? Белгечләр фикеренчә, бина мәйданын исәпкә алу гына җитми. Түшәмнәрнең биеклеген, бүлмәдә кояшның күпме “тору”ын, бина эчендә күпме кеше булуын, җылылык (мәсәлән, компьютерлар) бүлеп чыгара торган көнкүреш техникасы булу-булмавын да истә тотарга кирәк икән. Бу детальләр кондиционерның тиешле җитештерүчәнлеген билгеләргә ярдәм итәчәк. Суыткычның җитештерүчәнлеге кВт (киловатт) яки BTUда (Британия җылылык берәмлеге) үлчәнә. Көнкүреш кондиционерлары ешрак BTU билгесен куллана. Аларның көче 7 000 BTU һәм 24 000 BTU арасында тирбәлә, беренчесе 20 квадрат метрга кадәр мәйданлы биналар өчен булса, соңгысы 70 квадрат мәйданга туры килә.

Нинди кондиционер алырга: инвертор яки инвертор булмаганны?

Бу төр кондиционерлар характеристикалары буенча аерыла. Беренчедән, инвертор температураны +-0.5 градуска кадәр саклый, ә инвертор булмаган кондиционер 2 градус дельтага кадәр җитә ала. Бу – кеше өчен сизелерлек күрсәткеч. Икенчедән, инвертор кондиционерлар, икенчеләренә караганда, тынычрак.

Өченчедән, инвертор кондиционер энергия куллану ягыннан отышлырак. Экономия 30%ка кадәр тәшкил итә. Өстәвенә, дөрес кулланылган очракта, мондый төр кондиционерлар озаграк хезмәт итәчәк. 

Шул ук вакытта бу ике төрнең бәя аермасы ел саен кими. Дөньяда инвертор кондиционерларны күбрәк сатып алалар. Димәк, җитештерүчеләр дә үз чыгымнарын оптимальләштерә ала.

Ни өчен кондиционер эшләгәндә тәрәзәне ачарга ярамый?

Тәрәзәне ачсаң, ике куркыныч туа, ди белгечләр. Беренчесе – кондиционер урамнан керә торган зур күләмдәге җылы һава агымын җиңә алмый. Һәм, шул рәвешле, бинада температура күтәреләчәк. Икенчесе – әгәр кондиционер тәрәзә янында эленеп тора икән, даими рәвештә кайнар һава кергәндә, ул бүлмәдә эссе дип «уйлый» һәм тагын да катырак эшли башлый. Бинаны да, анда булган кешеләрне бар көченә суыта. Кешеләргә салкын тияргә мөмкин. Өстәвенә, бу вакытта электрны куллану да бик нык арта.

Көнкүреш кондиционерлары электр энергиясен күп «ашыймы»?

Юк. 20 квадрат метрлы бинага электр энергиясен куллану, иң күп дигәндә, сәгатенә 600 ватт булачак. Ә инверторлыларның – 300-400 ватт. Бу саннар мониторлы компьютерларның күрсәткеченә тиң. 

Кондиционер күпме тора?

Узган елгы, әмма өр-яңа серияне 15 мең сумга да сатып алырга мөмкин. Быелгы сезон аппаратларына бәяләр 20 мең сумнан башлана. Иң югары бәя сегменты – 50-70 мең, япон брендлары 70 мең сумнан да югарырак тора. Шулай булгач, хәзер теләсә нинди кесәгә туры килгәнкондиционер табарга мөмкин.
Кыйммәтле кондиционерларда һаваны чистартучы ионизаторлар, һаваны плазмалы чистарту системасы, фильтрлар, һава агымы белән акыллы идарә итү бар. Мәсәлән, диңгез бризын яки җиләс һаваны имитацияли. Шулай ук, кондиционер янында булган кешегә салкын тимәсен өчен, жалюзи конструкциясе бар. Вай-фай буенча идарә итү, һаваны эшкәртү, җылылык алмашын тулысынча зарарсызландыру һәм анда барлыкка килергә мөмкин булган зарарлы микроорганизмнардан котылу өчен ультрашәмәхә нурланышлы кондиционерлар да бар. 

Шулай ук «акыллы күз» функциясе булган кондиционерлар да тәкъдим ителә – ул кешеләрне бинада танып белергә һәм эш режимын үзгәртергә мөмкин.
Бүлмә суытабыз дип, үзегезгә салкын тидерә генә күрмәгез инде...

Лилия Яфизова.
Фото: https://www.freepik.com/

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X