16+

Ни эшләвең бу, декабрь: яңгыр яудырасың, кул-аякны сындырасың…

Җәмәгать, гафу итегез, әче итеп сүгенәсе килә шушы шәһәр тротуарларыннан атлаганда. Атлаганда, дип әйтү дөрес булмас, шуышып барганда. Татарстанда 18 декабрьдә, быелгы кышта инде икенче мәртәбә, бозлы яңгыр һәм яңгыр явып узды.

Ни эшләвең бу, декабрь: яңгыр яудырасың, кул-аякны сындырасың…

Җәмәгать, гафу итегез, әче итеп сүгенәсе килә шушы шәһәр тротуарларыннан атлаганда. Атлаганда, дип әйтү дөрес булмас, шуышып барганда. Татарстанда 18 декабрьдә, быелгы кышта инде икенче мәртәбә, бозлы яңгыр һәм яңгыр явып узды.

Бозлавык тротуарларда сакланып йөрергә кирәк...

Казанда Сәлимҗанов урамында һәм Җиңү проспектының Гадел хөкем академиясе тирәсендә су “диңгез киңлегендә” җәелде. 19 декабрьдә 5-6 градус салкында тротуарлар көзге кебек ялтырап, бозланып катты. 

Якшәмбе көнне авылдан ярый әле көндез килеп калганбыз Казанга. Яңгыр явып торса да, М-7 автотрассасы чиста иде. Ләкин төнгә бозлавык хасил булган, транспорт хәрәкәте 6 сәгатькә ябылган, хәрәкәт 19 декабрьдә 5.00 сәгатьтә генә ачылган. “Казан” халыкара аэропортының очу полосасы да бозланган, шул сәбәпле, Төркиядән кайтып килгән очкыч, Мәскәү аэродромына төшәргә мәҗбүр булган. Мәскәүдә ярты метрдан биегерәк итеп кар явып узды бит әле җитмәсә, самолет андагы аэродромга ничекләр төшеп утыра алгандыр, очкыч экипажына рәхмәт!

Башкалада 19 декабрьгә каршы төндә генә дә автомобиль юлларына 212 тонна реагент һәм 660 тонна тоз-ком катнашмасы сиптерелгән. Казанда бу чималларга кытлык юк, кышкы чорга 59 мең тонна тоз-ком катнашмасы белән 11,3 мең тонна реагент хәстәрләнгән. Әле тагын 6,5 мең тонна реагент сатып алыначак. Җыештыру мәйданы 22 миллион квадрат метрны тәшкил итә, шуның 4 миллион квадрат метры – тротуарлар. Шәһәр урамнарыннан 9360 тонна кар чыгарылган. Юлларны җыештыруда 598 эше катнашкан, 407 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителгән.

Казанда бүгеннәрдә иң бәхетле кешеләр – транспорт чараларын идарә итүчеләрдер, мөгаен. Урам юллары чиста, ком яки реагент сиптерелгән. Һава шартлары начарланган көннәрдә Казанның тагын иң нәфесле һәм комсыз кешеләре – таксистлар. Алар бәяне 3 мәртәбә күтәреп куя. Иң “бәхетсез” кешеләр исә – җәяүлеләр. Казан мэры Илсур Метшин: “Тротуарларга игътибар бирелсен”, - дип, кат-кат әйтеп торса да, ул игътибар тротуарларга килеп җитми.

Бозлы тротуарлар бер Казанның гына бәласе түгел. Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да киңәшмәләрендә: “Юлларны җыештырырга өйрәндек, инде тротуарларны җыештырырга да өйрәнсәк, бик яхшы булыр иде. Хәзергә тротуарларга “-3” билгесе генә”, - дигән. Казанда элек административ-техник инспекция идарәсен җитәкләгән кеше буларак, кимчелекләрне күрә белә инде ул. Башкалада, мәсәлән, Кабан күле буенда яңа ачылган IT-паркка керү мәйданчыгындагы аякта да басып торып булмаслык бозлавыкны күрсә, нинди билге куяр иде икән Рамил Муллин? Шәһәр тротуарлары күпчелек урында бозланып каткан. Күрсәткечтә Түбән Камадан калышып булмый бит инде, Казанда тротуарларга мин җәяүле буларак, “+2” билгесе куяр идем.

Республика клиника хастаханәсенә узган атнаның җомгасыннан башлап, бу атнаның дүшәмбесенә бозлавыклы юлларда аяк-кулларын имгәткән 25 кеше китерелгән, шуның өчесе хастаханәгә салынган. Республика балалар клиника хастаханәсенә 23 ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр 47 кеше китерелгән. Шулардан 29 бала бозлавыкта егылып, тәненә бәрелүләр алган, 7се сеңгерен тарттырткан, 11 бала аягын яки кулын сындырган.
Сакланып йөрегез, җәмәгать!
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading