16+

Ни хәлләрегез бар?

21 ноябрь - халыкара сәламләшү көне. Ә килеп чыгу тарихы болай: Америка Кушма Штатларыннан бертуган Майкл һәм Брайен Маккомаки халыкара хәлнең киеренкеләнгән бер мәлендә - 1970 елның урталарында Җир шарының бөтен почмакларына хатлар язып салалар. Анда аларның бер генә үтенече була: Маккомакилар шул хатны кулына алган кешедән, урамга чыгып, кимендә...

Моңа хәтта кайбер дәүләт башлыклары да колак сала. Шул вакыттан алып, төгәлрәге, 1973 елның 21 ноябреннән бу көнне сәламләшү (исәнләшү) көне дип билгеләп үтә башлыйлар. Хәзер аны 180ләп илдә ел саен бәйрәм төсендә билгеләп үтәләр. Әмма Россиядә, шул исәптән Татарстанда да аны алай зурлап искә алмыйлар әле.
Белгечләр кайбер халыкларда, милләтләрдә һәм кабиләләрдә сәламләүнең меңгә якын ысулы бар дип саныйлар. Шуларның аеруча киң таралганы - кул биреп исәнләшү. Бу алым каян килеп чыккан соң? туйларда, юбилейларда, туган көнгә багышлап үткәрелә торган чараларда таныш һәм таныш булмаган кешеләр белән дә кул биреп исәнләшү йоласы бездә дә бар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас.
Кайбер кешеләр хатын-кызның кулын үбә, шуның белән аны сәламләү йоласын үти. Шулай ук өч тапкыр биттән үбеп алу кебек сәламләшү формасы да кулланыла.
Без көн саен кем белән булса да исәнләшәбез, бер-беребезне сәламлибез. Әмма узган-барганда сәлам бирә белмәгән кешеләр дә бар әле. Ул йә синең күзеңә карап узар, йә күрмәмешкә салыныр. Бу - тәрбиясез кешеләргә хас сыйфат. Үз иткән, якын күргән кешеләр башкалар артыннан сәлам әйтеп җибәреп, үзләренең исән-сау икәнлекләрен белгертеп кенә калмый, ә бәлки, танышларына үзләренең ихтирам хисләрен дә җиткерә. Хәтта йомышың төшеп, берәр оешмага кергәч, бер дә таныш булмаган кешеләргә дә сәлам бирү синең әдәплелегеңне, зыялы, әхлаклы булуыңны күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading