16+

Ни телисең син, балам?

Бала тәрбиясе - психолог күзлегеннән

Ни телисең син, балам?

Бала тәрбиясе - психолог күзлегеннән

Эш бүлмәмә балалар психологы Тәнзилә Сәлимҗанова килеп, ярты көн буе балалар психологиясе хакында, көндәлек тормышта, мәктәптә еш очрый торган очракларны мисал итеп, гыйбрәтле хәлләр сөйләп китте. Балалар психологы гап‑гади мисаллар белән тәрбиянең асылын ачып бирде. Бала тәрбияләп, аны игелекле, кешелекле итү өчен югары белемле булу да шарт түгел икән. Хәер, аның сүзләренә үзегез колак салыгыз әле.

- Миңа бер балалы ханым ярдәм сорап килде. Улына 5‑6 яшьләр, аны авылга, әби-бабасы янына кайтарып, ул ханым Казанга эш, һәм...ир (гафу итегез, дөресе шул, ялгыз бала үстерү бик авыр заман) эзләп килгән. Улына тест үткәреп карарга булдым. Баскыч ясарга һәм иң якын кешеләренең исемнәрен язып чыгарга куштым. Уртага үзен куйган, монысы - әйбәт фал. Ә иң өстә - Азнакайда яшәүче Әнвәр исемле бер тракторчы, аннан соң аның хатыны, балалары, үзе, әби-бабасы, ә баскычның иң астында... әнисе.

- Кем ул Әнвәр? - дип сорыйм бу ханымнан.

- Ә-ә! Ул Азнакайдагы ике балалы күрше. Минем малай көне буе шуннан чык­мый икән, - ди.

Әнвәр малайга трактор фараларын сөртергә дә, чүкеч, ачкыч кебек кирәк-яракны тотып карарга да рөхсәт итә, вак‑төяк булышканы өчен дә җилкәсеннән кагып, мактап, үсендереп җибәрә икән. Балага әнисеннән, әби-бабасыннан эләкмәгән игътибар һәм назны авылның гап‑гади тракторчысы һәм аның хатыны бирә алган. Без бу ханым белән ИКЕАда очраштык. Ул баланың андагы уенчык техника, инструментлар белән мавыгып уйнавын күрсәгез икән. Әнисе улын шәһәргә алып килеп, аның техникага булган мәхәббәтен, сәләтен юкка гына чыгарачак!

Менә тагын бер мисал: бер зур банкирның бердәнбер улы компьютер уеннарыннан аерыла алмый. Гаиләдә тынычлык беткән, йокылары качкан. Үсмер инде мәктәптә дә дәресләрдә тыныч кына утыра алмый, уйныйсы килә ди.

- Май бәйрәмнәрендә авылдагы берәр туганыгызга кайтарыгыз улыгыз­ны, түтәл казысын, рәхәтләнеп эшләсен. Куллары эшләгәндә, башы ял итәчәк, хәтере дә яхшырачак, - дип озатып калдым аны.

Анда ул үз бакчаларын казыгач, кызып китеп бөтен күрше‑тирә әбиләргә ярдәм иткән. Ашарга чакыргач та бик озак эшләгән. Авылдан үзгәреп килде, хәзер буш вакытын эшләп уздыра.

Бер гаиләдә сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә килеп күренми башлагач, өенә барырга булдым. «Егет» караватта ауный, әби-бабасы, янына керү түгел, коридорга чыгарга куркып, үз бүлмәләрендә шыпырт кына утыра. Әнисе (ул да малайдан курка) эчкечелеккә бирелгән икән. Аралашырга атлыгып тормаган укучыбызга: «Сине һич югы атнага бер мәртәбә мәктәптә көтәбез», - дип, кайтып киттек. Икенче көнне килгән бу, өй киеменнән, чәче‑башы тузган. Парта арасыннан үткәндә, минем сөйләгәннәрне сүлпән генә язып утырган әлеге укучыга күз төшердем. Язуы бик матур икән:

- Син безнең мәктәптә иң матур язучы егет икән, паспортчы яки журналист булырсың, мөгаен, - дип, иңеннән сыйпап алдым.

Менә шул бер җөмлә аны кеше итте. Икенче көнне ак күлмәк, галстук белән килсә, аннары яңа аяк киеме, дәфтәр, китаплар пәйда булды. Укуны тәмамлаганда инде «өчле»ләре дә аз иде. Хәзер дә күрәм ул егетне. Ярдәмчел, ачык күңелле ул.

Еш кына балалар психологиясен рәсем ясатып аңлап карыйбыз. Аларның күбесе рәсемдә мул табын ясый, әмма ул нигъмәтләрне эшләп тапкан куллар бер дә ясалмый. Балалар эшләп үсми хәзер. Әниләре тәлинкә белән юып алларына куйган затлы җи­ләкләрне, үзләре нәрсә ашаганны да белмичә, монитордан күз дә аермыйча ашап куялар. Бер малайга, менә син паспорт алып кайттың, ди. Бәйрәм өстәле ясап, якыннарыңны өстәл янына чакыр әле, дип, рәсем ясарга куштым. Укучым мул ризыклы түгәрәк өстәл ясаган, өстәл тирәсендә әтисе, әтисенең әнисе, үзе.

Әниең кайда соң? - дип сорыйм.

Ә ул табын әзерли, аш бүлмәсендә, вакыты юк аның, - ди.

Аннары рәсемдә балалар башларын шундый дәү итеп ясыйлар. Аларның башлары өлкәннәрнең авызыннан чыккан көндәлек проблемалар белән шыплап тулган. Ипотека, кредит, түләү вакыты җитә, ай бетә дип балалар алдында күз яше түгеп утырулары кызганыч кына түгел, аяныч. Бала нинди дә булса түләүле секциягә яки гәҗит-журналларга язылырга әти-әнисеннән авыз ачып акча сорарга курка ул. Шул «елак» әти-әниләрнең күбесе үзе өчен көн дә эчәргә, тәмәкегә акча таба бит!

Бүгенге заманда күп балалар травма белән туа. Аны дәвалап, тәрбияләп торырга түгел, хәлең ничек, балакаем, дип сорарга да вакыт ягы таррак шул. Бик күп аналар ялгызы гына бала үстерә, үзенә тормыш иптәше эзли, аракы белән мавыккан әниләр дә адым саен. Бер гаиләдә ун яшьлек малайның яшәү шартларын күрергә кердем. Өйдә бардак, кәстрүл саен әчегән аш, урын‑җиргә карарга куркыныч. Теге баладан, бүген нәрсә ашадың, дип сорыйм. Авызына ризык эләкмәгәнен дә беләм.

- Апа, сез борчылмагыз, әнинең дуслары ярмалар китерде, яңа елга кадәр ашарга җитә! - дип шатлыгын уртаклашты ул. - Менә абый белән генә авыррак...

Ун яшьлек бала җилкәсендә бөтен тормыш йөге: әнисе эштә вакытта ул авыру (ДЦП) абыйсын да карый, ашарга да пешерә, җыя‑юа да. Ун яшьлек бала яшәп арыган инде! Аның яшендәгеләр уеннан туймый. Әтиләре, мондый авырлыклардан куркып, башка хатынга киткән. Әнисе эштән кайтып керми, чөнки фатир яллап яшәгәч, вакытында түләп торырга кирәк...

Тәрбиялим, дип, артыгын кыланучылар да җитәрлек. Сентябрьдә бер балага игътибар иттем. Әллә ничек ябыгып, күз төп­ләре күгәргән. Каникуллар башланганда, аңа туп алганнар. Кыйммәтле түгел, 200 сум тирәсе генә. Бала тупны алып уен мәйданына чыгуы була, бер яшүсмер ул тупны изеп‑сытып китә. Малай әти-әнисенә дөресен сөйләргә курка, тупны дустыма уйнарга биреп тордым, дип ялганлый. Җәй буе шул уенчыгын уйлап, кайгырып, җәй буе йөрәк даруы эчкән. Даруны әллә авыртуын басарга, әллә үз‑үзенә кул салу нияте белән эчкән - әйтүе кыен.

- Әбиең бармы? Булса, аннан нәкъ шундый туп бүләк итүен сора. Тупны бирерсең дә, яңа елга башка бүләк тә сорамам, дип әйт, - дим.

Бала әбисенә мөрәҗәгать иткән. Әбисе малайның әтисенә сөйләгән. Аңа туп бүләк иткәннәр. 200 сумлык бер туп хакында әти-әнисенә әйтергә куркып, бала сәламәтлегенә күпме зыян салган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading